Кукмара районында -33 градуска кадәр салкын булуы ихтимал
Юлларда бозлавык сакланачак.
9 февральдә салкын һәм аз болытлы һава торышы көтелә. Бу турыда Кукмара районының Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте хәбәт итә.
Явым-төшемнәр көтелми. Җил көнбатыштан исәчәк, җилнең көньяк-көнбатыштан тизлеге 6-11 м/с.
Һава температурасы -24...-27 градусны тәшкил итәчәк. Аязганда -33 градуска кадәр салкын булуы ихтимал. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы -18...-21 градус булачак.
Юлларда бозлавык саклана.
Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев