Кукмара районында 29 градуска кадәр салкынайта
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында 29 градуска кадәр салкынайта

Иртән һәм көндез бераз кар явуы көтелә.

11 март көнне Кукмара районы территориясендә салкын һава торышы көтелә. Бу хакта районның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте хәбәр итә.

«Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез, иртән һәм көндез бераз кар явачак», - диелә хәбәрдә.

Төнлә һәм иртән районны 500 метр һәм аннан да кимрәк күрүчәнлек белән томан каплаячак. Төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 4-9 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр җитәчәк.

Төнлә һәм иртән 22-25 градуска кадәр салкын була, урыны белән термометр баганалары 29 градуска кадәр төшәчәк. Көндез исә 11-14 градус салкын булыр дип көтелә.

Юлларда бозлавык хасил була.
 

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»


Нет комментариев