Кукмара районында 11 бәхетсезлек очрагы мичләрне дөрес эксплуатацияләмәү һәм тиешле кагыйдәләрне төгәл үтәмәү аркасында килеп чыккан
Ягу сезоны башланыр алдыннан һәркем үзенең мичләрен - өйдә буламы ул, мунчадамы, яхшылап тикшерергә, төзекләндерергә тиеш.
Өйдән шактый читтә я бөтенләй су буенда булган кара мунчаларны хәтерлисезме? Миченнән чыккан корымына кадәр сәламәтлек, сулыш юллары системасы өчен файдалы булган аның. Рәхәтләндереп чабынып, парланганнан соң, кире өйгә кайтып җиткәнче шифасы калдымы икән, юкмы - әйтә алмыйм, әмма өлкәннәрнең күбесе хәзер дә әлеге мунчаларны сагынып искә ала.
«Мондый төр мунчаларның тагын бер уңай ягы: аларның йорт-кура тирәсеннән еракта булуы. Чөнки ут-күз чыга калса, ялкынның башка корылмаларга таралу куркынычы күпкә ким. Бүгенге көндә күпләр үзләренең мунчаларын йорт белән бер түбә астына, хәтта өйгә терәп үк сала. Бер караганда бик уңайлы булса да, иминлек ягыннан алай ук мактамас идем. Шуны билгеләп үтәсем килә: мунчаның кайда булуына карамастан, аны яккан вакытта һәркем игътибарлы булырга тиеш. Мичләрне күзәтүчесез калдырырга, артык кызу итеп ягарга ярамый. Төтен юлларының металл өлешләрен дә тиз янучан конструкцияләрдән сакларга кирәк», - ди Балтач һәм Кукмара районнарында күзәтчелек һәм профилактика буенча районара бүлеге җитәкчесе Нурфат Яппаров.
Узган ел районда 55 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Аларда дүрт кешенең гомере өзелгән, өчесе төрле җәрәхәтләр алган, ундүрт кеше коткарылган.
«11 бәхетсезлек очрагы мичләрне дөрес эксплуатацияләмәү һәм тиешле кагыйдәләрне төгәл үтәмәү аркасында килеп чыкты. Шуларның тугызында төп сәбәп булып, мунчаларда төтен чыгу торбасын түшәм һәм түбә аша үткәргәндә махсус эсселеккә чыдам конструкцияләр белән җиһазландырмау, төтен чыгу торбаларының төзексезлеге тора. Быел теркәлгән дүрт янгынның икесе шулай ук мунча миче белән бәйле.13 февраль көнне сәгать 21.14тә янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктында Кукмараның Фәрит Фазлыйәхмәтов урамында янгын чыгу турында хәбәр алынды. Биредә бер хуҗалыкның мунчасына ут капкан иде. Янгын сүндерүчеләр, үзвакытында килеп, ялкынның таралуына юл куймадылар. Нәтиҗәдә мунчаның бер квадрат метр мәйданда түшәменә зыян килде», - ди Нурфат Яппаров.
Хәзер күп кешедә мунча мичләре - тимердән. Аларны кемдер - газ, ә кемдер утын ягып җылыта, шулай ук арада кирпечтән өелгән, томалап керә торганнары да бар. Мич бары тик җылылык чыганагы гына булсын, бәла-казаларга китермәсен өчен, нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк, дип кызыксынам бүлек җитәкчесеннән.
«Ягу сезоны башланыр алдыннан һәркем үзенең мичләрен - өйдә буламы ул, мунчадамы, яхшылап тикшерергә, төзекләндерергә тиеш. Төтен суыргычның норматив документ нигезендә йорт (мунча) түшәме турысында бераз киңәйтеп эшләнүе мөһим. Сэндвич торбаларны куйганда кайвакыт бу кагыйдәләр сакланылмый. Нәтиҗәдә агач түшәмнәр кызып янып китә. Бәхетсезлек очрагы килеп чыкмасын өчен, сатып алганда торбаның техник документын, нинди температурага чыдамлы булуын сорау мөһим. Газ ягып җылытыла торган мичләр өчен чыгарылган торбалар 300 градустан югары температурага чыдамый. Шуның өчен дә аларны утын яга торган мичкә куярга ярамый. Төтенлекләрне ясаганда, кызмый торган махсус маркалы корыч материаллар куллану яхшы. Алар мең градуска кадәр температураны күтәрә. Шулай ук 50 миллиметр калынлыктан да ким булган базальт мамыгын эчлек урынына куллану да тыела. Аннары мин райондашлардан түшәмнең төтен чыгу торбасы кырыена янмый торган материал куюларын сорар идем. Тагын шуны да искәртим: күпләр каралты-кура, йорт-мунчаларын иминиятләштерү турында фаҗига булганнан соң гына исенә төшерә. Янгын чыкса, алар бернинди ярдәмсез кала. Күршеләрең турында да онытмаска кирәк. Әгәр хуҗалыкта ут-күз чыгып, янәшәгездәге хуҗалыкка зыян сала икән, бу очракта аның иминият суммасын янгын чыккан кеше түләргә тиеш булла», - ди Нурфат Габдрахман улы.
Кукмарада мунча өчен кирәк-яраклар белән сату итүче бер кибет хуҗасы белән дә сөйләшеп алдык.
«Мин һәрвакыт товарга килүчеләргә мичләрне, торбаларны ничек урнаштыру, кайсы төрләргә игътибар юнәлтү кирәклеген аңлатам, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүнең мөһимлеген сөйлим. Әйтик, төтен чыгу торбалары берничә төрле була. Шуның өчен иң элек мунчаның ничек җылытылуын сорашам. Газ ягылса - бер төрлене, ә утынга өстенлек бирсәләр, икенчене тәкъдим итәм. Чөнки ул бер айга гына түгел, ә дистә еллар өчен хезмәт итсен дип куела бит. Беркайчан да очсызлыга кызыгасы түгел, сертификатын, документларын карарга кирәк. Аннары мунча мичләре урнаштырганда акча эшләү ниятеннән йөрүче таныш булмаган, тәҗрибәсез кешеләргә түгел, ә махсус шул юнәлештә хезмәт куючыларга мөрәҗәгать итү дә бик мөһим», - ди Ришат Шакирҗанов.
Фото: Фәрхәт Кәримуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев