Кукмара районы үзәк дәваханәсенең инфекция бүлеге мөдире Илдус Сәмигуллин 54 ел сәламәтлек сагында
Табиб белән әңгәмә.
Район үзәк дәваханәсенең инфекция бүлеге мөдире Сәмигуллин Илдус Габделнур улы, аның үткән юлы шәхсән минем өчен укылмаган китап кебек. Иманым камил, бу фикер белән күпләр килешер. Тәҗрибәле, зыялы, абруйлы табиб белән булган әңгәмәбез газета укучыларыбызны аның «тормыш китабы»ның кайбер өзекләре белән таныштырыр дип уйлыйм. Үзен мин бит инде «иске кием элгече», дип атаса да, хезмәттәшләренең һәм авыруларның тирән ихтирамын яулаган табиб ул.
- Илдус Габделнурович, ялгышмасам, сез төп чыгышыгыз белән безнең районнан түгел?
- Әйе, мин Үзбәкстанда туганмын, әмма ике айлык вакытта аннан күченеп киткәнбез. Әти дә, әни дә – Казан татарлары. Апам Альмира, сеңлем Әлфия белән гаиләбездә өч бала үстек. Әни беренчел һөнәре буенча медицина хезмәткәре иде. Бөек Ватан сугышы вакытында 3нче Белоруссия, Украина фронтларында хәрби-кыр госпиталендә операция шәфкать туташы булып эшләгән. Әти дә сугыш ветераны иде, Ерак Көнчыгышта японнарга каршы сугышкан. Икесе дә бу еллар турында бик аз сөйләде. Сугыштан соң аларны язмыш нинди юллар буенча йөрткәндер, белмим. Әтине Кукмарадагы сөт-май комбинатына баш хисапчы итеп күчергәнлектән, гаиләбез белән 1960 елда бирегә кайтып төпләндек, әни сатучы булып эшләде. Ә мин 1967 елда Кукмара икенче урта мәктәбен, 1973 елда Казан дәүләт медицина институтының дәвалау бүлеген тәмамладым.
- Димәк, табиб булу теләге...
- Юк, очраклы рәвештә. Уку йортларына документлар тапшыруның соңгы көне иде. Өйдән чыктым да трамвайга утырдым, әмма маршрутны ялгышканмын. Мин аны КАИга бара дип торам, ә ул мине Бутлеров урамына алып барды. Шунда төшеп, мединститутка документларымны бирергә туры килде инде (елмая). Бәлки әнинең дә теләге көчлерәк булгандыр. Әти-әни барыбер гаиләдәге берәр баласының табиб булуын тели бит ул.
- Ни өчен шулай?
- Чөнки картлык көннәрендә яки авырып киткәч, үзләрен дәвалар дип өметләнә, ышана торганнардыр. Әмма алар табибларның үз туганнарын, якыннарын дәвалый алмаганнарын аңламый. Чөнки без якыннарыбызга үзебезгә «уңайлы» булган диагнозны гына куярга мөмкин.
- Ни өчен шулай, дип, тагын кабатларга мәҗбүрмен.
- Без башкаларга – чит кешеләргә дөрес итеп катлаулы, авыр диагнозны куеп, нәрсә эшләргә кирәклеген маңгайларына бәреп әйтсәк тә, якыннарыбызның күзләренә карап, дөрес диагнозны белдерә алмыйбыз. Бу диагноз куя алмау дигән сүз түгел, турысын әйтеп борчыйсы килми, әйтә алмыйбыз, үзебезчә аны «матурлыйбыз», «йомшартабыз». Үз-үзеңә дә диагноз куярга ярамый. Чөнки шулай ук реаль булмаячак. Үз туганына үзе операция ясаган хирургны да белмим.
Мин беренчел белемем буенча табиб-хирург бит. Хирургия буенча интернатура тәмамладым, Казан шәһәрендәге 12нче дәваханәдә эшләдем. Мәрхүм хирург Илдус Вәлиев белән бер елны төрле төркемнәрдә генә укыдык. Икебез бер хәрби комиссариатта исәптә тордык. Ул армия сафларына алынырга тиеш иде. Миңа караганда иртәрәк өйләнде, баласы булгач, аны калдырдылар. Һәм аның урынына мине җибәрделәр. Элек бит армиягә барасың киләме, дип сорап тормыйлар иде. Комсомолмы? Комсомол. Алга! Һәм мин 1995 елга кадәр анда тоткарландым.
- Бу турыда без дә озаккарак тукталып сөйләшик әле. Кайсы гаскәрләрдә хезмәт иттегез сез? Хәрби дәрәҗәгез нинди?
- Хәрби табиб, хәрби хирург буларак Урал-Идел буе хәрби округының стратегик юнәлештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт иттем. Полк табибы да булдым, хирургия бүлегендә ординатор да идем, госпитальдә дә эшләдем. Хәрби чиным – майор. Хатыным Фәридә дә – медицина хезмәте прапорщигы, ул батальон фельдшеры иде.
- Хезмәтегез авыр булдымы? Күңелегездә калган берәр очракны искә алып китик әле.
- Хезмәт кайда да бер инде ул. Әмма гаскәрләрдә эш вакыты иртәнге сәгать 6дан кичке 11гә кадәр дәвам итә. Ельцин сәясәте башланып, кыскартулар тотынгач авырга туры килде, 1991-93 елларда хезмәт хакы күрмичә, гаиләбез белән хәрбиләр өчен бирелә торган паекка гына яшәдек. Ә Советлар Союзы таралганнан соң, Казахстаннан ике йөз чакрым ераклыктагы гаскәрләрнең барысын да таркаттылар. Хәрби шәһәрчекләр юк ителде. Безнең хәрби шәһәрчек үзе бер ракета дивизиясе иде, офицерлар белән бергә 10 мең солдат, аның үзендә 3 мең 500 кеше яшәде. Тимерчыбык белән әйләндереп алынган бу шәһәрчекне 10-20 минут эчендә әйләнеп чыгарга була иде. Монда почта, музыка һәм гомуми белем бирү мәктәпләре, клуб, бассейн, спорткомплекс, күпкатлы йортлар, кыскасы, бөтен структура бар иде. Алар барысы да ташландык хәлгә килде. Менә шунысы кызганыч. Ә вакыйгага килсәк, каравылда торган солдатлар күнегүләр ясыйлар, һәм бер солдат автоматын җилкәсеннән алганда ялгыш кына каршыда торучы иптәшенең эченә ата. Яраланган солдат, бик күп кан югалтып, үлем хәленә җиткән иде.
- Фәридә ханым белән Казанда ук таныштыгызмы сез?
- Әйе, без икебез бергә онкологик диспансерда эшләдек. Танышып киттек, дуслаштык. Олы кызыбыз Җәмилә 1974 елны туды, Динарабыз – 1985 елгы. Икесе дә – программистлар, гаиләләре белән Казанда яшиләр, оныгыбыз бар. Җәмилә КАИны тәмамлагач: «Мә әти, син шундый диплом, технарь булу турында хыялланган идең», - дип, дипломын алып кайтып күрсәтте. Динара киявебез белән чакыру буенча Чехиягә вакытлыча командировкага киткәннәр иде. Соңгы вакыттагы вәзгыять нәтиҗәсендә кайта алмыйлар әле.
- Сезгә ничә яшь? Шуның ничә елы медицина хезмәтенә багышланды инде? Ни өчен Кукмарада хирург булып урнашмадыгыз?
- Миңа 71 яшь. 1967 елдан бирле ничә ел була инде, 54ме? Институтка укырга керүгә дәваханәдә эшли башладым. Кукмарага эшкә кайтканда, ул чакта баш табиб Наил Саматов иде әле, хирург урыны буш түгел иде, шуңа күрә инфекционист булырга туры килде.
- Коронавирус пандемиясе вакытында узган ел сезгә бик авырга туры килде, талчыктыгызмы? Хәрби госпитальдә эшләү күнекмәсе пандемия чорында ярдәм иттеме?
- Ковидның беренче очрагы белән бүлектә май уртасында очраштык. Һәм шуннан соң инде авыручылар «партия-партия» килә башлады. 21 августта безгә бүлекне «провизорный госпиталь» итеп үзгәртергә туры килде. (Провизор госпитале – ул Covid-2019 белән авырган кешеләр белән элемтәгә керүчеләрне, чит ил сәфәрләреннән ОРВИ симптомнары белән кайтучыларны изоляцияләү урыны. Госпитальдә булу – коронавирусны профилактикалау чараларының берсе, - авт.). Без диагноз куеп һәм аеруча авыр хәлдәгеләрне расланган диагноз белән Казанга җибәрә башладык. Авыручылар саны артканлыктан, дәваханәдә тагын бер инфекция бүлеге ачарга туры килде. Әлбәттә, ул ачылгач, без аз гына сулыш алдык. Шул вакытта бүлекләрдә кислород юк иде әле, аны сентябрь ае башында дүрт көн эчендә ике бүлектәге 47 ноктага, ягъни карават янәшәсенә тоташтырып куйдылар. Бу чорда бездә 50 дәваланучы бар иде. Авыр хәлдәгеләр өчен бүлектә 4 кешегә исәпләнгән реанимация бүлеге ачылды. Анда табиб-реаниматолог, табиб анестезиолог, шәфкать туташы посты куелды. Көн саен 10-12 кешене салып, шушы чор эчендә якынча 700ләп авыру безнең аша үтте. Кызганыч, 40тан артык кешегә ярдәм итә алмадык, хроник авыруларын вирус көчәйтү нәтиҗәсендә, алар вафат булды. Без бит өр-яңа вирус белән очраштык. Шушы вакыт эчендә дәвалау буенча 10 төрле яңа күрсәтмә, төзәтмәләр кертелде. Кайсыдыр дару алынды, икенчеләре өстәлде. Әлбәттә, эшли-эшли, дәвалау үзенчәлекләрен аңладык. Без бүлек хезмәткәрләре генә түгел, дәваханәдә озак еллар эшләгән башка тәҗрибәле табиблар, яшь табиблар, шәфкать туташлары, башка хезмәткәрләр белән әлеге куркыныч афәткә каршы бергәләп көрәштек. Халык массакүләм төстә дәваханәгә килгәндә, хәтерлисезме, нинди чират була торган иде. Ә элеккеге хәрби тәҗрибә ярдәм итте. Чөнки безгә бу кеше чиратта беренче тора иде, аны кабул итик, дип түгел, аеруча авыр хәлдәге авыруны уртача авырлыктагысыннан, җиңел формада авыручыдан аерырга туры килде.
Мин үзем авыруны «аяк өсте» генә үткәрдем. Әмма үзебезнең хезмәткәрләр арасында да каты авыручылар булды.
- Сез бит, беренчеләрдән булып, ковидка каршы вакцинация ясаттыгыз?
- Әйе, ясаттым. «Вакцина моңа тәэсир итә, ә моңа – юк», - дигән «очсызлы пропаганда» минем өчен түгел. Чөнки мин – инфекционист, һәм мин әлеге вакцинага ышанам. Бу вакцинаның ничек ясалганын, нинди элементлардан торганын һәм үземнең нәрсә әйткәнемне дә яхшы беләм. Безгә әлеге вирус белән бер генә ел яшәргә туры килмәячәк. Бәлки ул дистә еллар да булыр. Хатыным, балалар, якыннарым авырсалар да, авырмасалар да, әлеге прививканы ясаттылар. Чөнки организмга үтеп кергән вирус вакцинаның антитәнчекләре (антитела) ярдәмендә каршылыкка очрый һәм организмнан чыгарыла. Ә иммунитет зәгыйфьләнгән очракта вирус организмга керсә, авыру авыр формада үтмәячәк. Шуңа күрә прививка ясау бик кирәк, дип исәплим. Аны ясаткач, кайберәүләрнең тән температурасы күтәрелү, гәүдә авыраю кебек реакцияләре булырга мөмкин. Ә прививканы ел саен ясатырга туры килерме-юкмы, антитәнчекләр күпмегә сакланыр икәнен әлегә әйтә алмыйбыз. Бу өлкә өйрәнү процессында.
- Илдус Габделнур улының берәр төрле хоббие бармы икән?
- Эш инде минем хобби. Өйдәге ир-ат эшенә минем беркайчан да беркемне чакырганым булмады. Кирпеч, плитка салумы ул, эретеп-ябыштыру, су, җылылык кертү кебек эшләрнең барысын да үзем эшлим. Ашарга пешерергә алай исем китми, әмма бар ризыкны да яратып ашыйм. Иң мөһиме – кайнар булсын.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев