Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы прокуратурасы суд приставлары бүлегендә гражданнар мөрәҗәгатьләрен үз вакытында карамау фактларын ачыклады

Гражданинның бер мөрәҗәгатенә җавап законда билгеләнгән вакытны бозып бирелгән, икенчесе җавапсыз калдырылган.

Кукмара районы прокуратурасы суд приставларының Балтач һәм Кукмара районнары буенча бүлегендә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен үз вакытында карамау фактларын ачыклады. Бу хакта Кукмара районы прокуратурасы хәбәр итә.

Гражданинның бер мөрәҗәгатенә җавапның законда билгеләнгән вакытны бозып бирелүе, икенчесе җавапсыз калдырылуы ачыкланды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, прокуратура өлкән суд приставы адресына ачыкланган фактларны бетерү һәм гаепле вазыйфаи затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә бирде.

Прокурор акты карау стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев