Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы прокуратурасы гражданнарның торак хокукларын яклауга кереште

2020 елда Восточная урамындагы өч күпфатирлы йортта яшәүчеләр йортларын авария хәлендә дип тану турында гариза белән район Башкарма комитетына мөрәҗәгать итә.

Кукмара районы прокуратурасы Восточная урамы, 3нче йортта яшәүченең мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәрде. Ул торак шартларының начар булуыннан зарлана.

Кукмара шәһәренең Восточная урамында урнашкан 1, 3, 3А йортларында 7 гаилә яши. 2020 елда алар йортларын авария хәлендә дип тану турында гариза белән район Башкарма комитетына мөрәҗәгать итә.

Нәтиҗәдә 1нче номерлы йорт авария хәлендә дип табыла, анда яшәүчеләрне вакытлыча торак биреп күчерәләр.
2020 елның 1 декабрендә 3 һәм 3А номерлы йортлар да яшәү өчен яраксыз дип табыла, әмма аларның авариялелек мәсьәләсе әлегә кадәр хәл ителми.

Шулай итеп, югарыда күрсәтелгән йортларны авария хәлендә дип тану турында гражданнарның гаризалары каралмый, торак хокуклары бозыла.

Хокук бозуларны бетерү максатыннан, прокуратура район һәм шәһәр башкарма комитетларының җитәкчеләре адресына гомумиләштерелгән күрсәтмә кертте.

Прокурор реакциясе акты карау стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев