Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы Мәдәният йорты грант отты

Әлеге проект 2022 елда Вахит авылының “Нәфыйк Хөсәинов исемендәге” ял паркында тормышка ашырылачак.

Район Мәдәният йорты “Арт-резиденция” “И к селу, и к городу” проекты белән 2 миллион 318 мең 138 сумлык Россия Президенты мәдәни инициативалар фондының Грантына ия булды.

Проектның җитәкчеләре - район Мәдәният йорты директоры Айгөл Сафина һәм Вахит мәдәният йорты хезмәткәре Нияз Кәримуллин. Әлеге проект 2022 елда Вахит авылының “Нәфыйк Хөсәинов исемендәге” ял паркында тормышка ашырылачак.

Әлеге проект өч юнәлештә эшләячәк. Беренчесе – “Паблик-Арт”. Монда яшь архитекторлар һәм рәссамнар тикшерүләр үткәреп, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне чагылдырган  архитектура, арт-объектлар ясаячак. Икенчесе – “Этно-Фьюжен”.

Яшь музыкантлар авылның милли мирасы белән танышып, яңа иҗади  коллаборацияләр булдырачак. Һәм өченчесе  - “Локал-Хистори”. Әлеге юнәлештә эшләүчеләр экскурсияләр оештырып, авылның тарихын өйрәнәчәк һәм аның турында күргәзмә булдырачак.

фото: https://www.instagram.com/kukmor.tatarstan/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев