Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районының Олыяз авылында заманча китапханә ачылды

Биредә балалар, яшьләр һәм өлкәннәргә матур әдәбият һәм фәнни китаплар уку, ялны файдалы итеп уздыру өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган.

Олыяз авылында бүген сөенечле вакыйга булды: модельле китапханәләр төзү буенча республика программасы кысаларында үзгәртеп корылган китапханә үзенең ишекләрен ачты. Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Әхмәтшина, “Урал” хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов, Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликов, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге мөдире Люция Нәҗметдинова, республика яшүсмерләр китапханәсе директоры Наилә Вәлиуллина һәм башкалар катнашты.
Узган ел китапханә “2014-2025 елларда Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү” дәүләт программасы нигезендә республикада модельле китапханәләр төзү буенча узган конкурста катнашып, җиңүче дип таныла һәм өч миллион сумлык грантка ия була.


- Мәдәният йортының икенче катында урнашкан китапханәбездә хәзер һәркемгә: балалар, яшьләр һәм өлкәннәргә матур әдәбият һәм фәнни китаплар уку, ялны файдалы итеп уздыру өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Бик күп яңа җиһазлар, заманча җайланмалар, мультистудия, интерактив глобус, ламинатор, ике төрле принтер, вай-фай ярдәмендә эшли торган өйрәтү комплексы, 1800 данә яңа китап кайтты, - диде китапханә мөдире Сөмбел Камалиева. - Без хезмәттәшем Земфира Хаҗиәхмәтова белән бергәләп эшлибез. Китапханәнең ишекләре һәрчак ачык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев