Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районының өч мәктәбенең азык-төлек блогында капиталь төзекләндерү эшләре бара

Ремонт республика программасы кысаларында башкарыла.

Пычак, Янил һәм Мәчкәрә урта мәктәпләренең азык-төлек блокларында хәзерге вакытта капиталь төзекләндерү эшләре бара. Ремонт республика программасы кысаларында башкарыла. 

Шушы көннәрдә Пычак урта мәктәбендә булып кайттык. Киң ябалдашлы ак каеннар үсеп утыручы белем йортының территориясенә узуга, биредәге тәртипкә игътибар итми кала алмадык. Балалар өчен уен мәйданчыгы, ял зонасындагы эскәмияләр каршындагы кое да бик матур. Каникуллар чоры димәссең — һәр җирдә эш кайный! Җәйге практика узучы укучыларның берничәсе кипкән үләннәрне тырма белән җыя, ә кайберләре түтәлләрдән чүп утый, яшелчәләргә су сибә. 24 еллык тарихы булган мәктәп бинасы ягыннан бораулаган, тишкән тавышлар ишетелү дә юкка түгел…

— Өч дистә елга якын вакыт эчендә белем йортында зур күләмле төзекләндерү эшләренең башкарылганы булмый. Әмма шулай да 2022 елда «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле мәгариф үзәге ачылып, биология, физика һәм химия кабинетларына ремонт ясалды, барлык тиешле җиһазлар кайтарылды. Быелның 29 апрелендә исә күптән көтелгән эш — азык-төлек блогын төзекләндерүгә керештеләр, — ди мәктәп директоры вазыйфаларын башкаручы Регина Минимуллина. 

 

Төзелеш оешмасы прорабы Дамир Бариев сүзләренә караганда, капиталь ремонт программасы бик күп төрдәге пунктларны үз эченә ала икән. 

— Азык-төлек блогында идән, түшәм, электр чыбыклары, су һәм канализация системалары тулысынча алыштырыла, яңа цехлар ясала. Биредә төзүчеләрнең кулы кагылмаган бер генә почмак та калмаячак. Бүгенге көнгә инде 60 процент эш башкарылды. Бина эчендәге бүлгән такталарны, бетон идәннәрне сүттек, тәрәзәләрне яңарттык. Хәзерге вакытта егетләр идәнгә, душ һәм бәдрәф бүлмәләренең диварларына плитә ябыштыру белән мәшгуль. Ремонтны җәй ахырына төгәлләргә планлаштырабыз, — ди ул. 

Төзекләндерүне башкаручы ир-егетләрнең җитез кулларына күз иярми. Барысы да — үз эшләренең осталары. 

— Әлеге өлкәдә инде бик күп еллар хезмәт куябыз. Сантехника, электрика эшен дә, калганын да булдырабыз. Узган ел Лельвиж мәктәбендә нәкъ шушындый эш башкарган идек, быел монда килдек. Объектны башлаганда күз курыкса да, кул эшли, нәтиҗәне күргәч, күңелгә рәхәт булып китә, — ди Мөнир Хисмәтов белән Рамил Сәмигуллин.

 

Регина Семеновна белән төзелеш мәйданчыгын карап чыктык. 

— Монысы — туклану залы. Ул бик иркен, якты һәм уңайлы булачак. Идәненә һәм диварларның бер ягына плитә ябыштырылачак, икенче ягы буяла, өченче өлештәге яктырткычлы рейкаларда «Тәмле булсын» дигән язу урын алачак. Кайнар цех, пешекчеләрнең төп эш урыны да "икенче яшьлеге"н кичерә. Савыт-саба юу, яшелчә, ит продуктлары, ярмалар, балык эшкәртү цехлары тиешле таләпләргә туры китерелә, директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасарының да аерым бүлмәсе, ашханәдә бәдрәф һәм душ та булачак. Шулай ук чыгу юлында да өсте ябылган тамбур ясыйлар, — ди әңгәмәдәшем. — Республика программасы буенча яңартылган азык-төлек блогына заманча пешерү плитәсе, пешкән ризыкларны билгеле бер температурада тота, махсус капкачлы савытлары булган, мармит дип атала торган җиһаз, ике суыткыч, бер туңдыргыч, савыт-саба юу өчен мойкалар, асылмалы зонтлар кайтарылган. Цехлар өчен стеллаж һәм махсус шкафларга, өстәлләргә дә заказ бирелгән. Тәлинкә, калак, чынаяктан башлап барлык төр савыт-саба да яңа булачак. 
Пычак урта мәктәбендә, Арпаяз, Әсән-Елга, Пычак һәм Өлге авылларыннан килеп, 75 бала белем-тәрбия ала. Һәр укучы кайнар аш белән тәэмин ителә. Яңа уку елында алар яңа сулыш өрелгән ашханәдә тукланачак.

Ришат Шакиров, Янил урта мәктәбе директоры:

– Безнең белем йорты 1977 елда төзелгән. 2014 елда өлешчә капиталь ремонт ясалып, бераз яңарту эшләре башкарылган иде, быел азык-төлек блогында кызу эш бара. Төзүчеләр хәзерге вакытта түшәм җыялар, диварларга плитә ябыштыралар. 

Мәктәп белән бер түбә астында балалар бакчасы да урнашкан. Узган уку елында барлыгы 220 бала белем-тәрбия алды. Ашханәгә килсәк, ул 60 бала сыйдырышлы. Анда укучылар өчкә бүленеп туклана. Азык-төлек блогына яңа җиһазлар да кайта башлады. 

Илназ Миннемуллин, Мәчкәрә урта мәктәбе директоры:

 –Мәктәптә, Күкшел һәм Мәчкәрә авылларыннан килеп, барлыгы 72 бала укый. Азык-төлек блогына ремонтны бик көтеп алдык. Бүгенге көндә якынча 80-85 процент эш башкарылды инде. Җылылык, су системасы, ут чыбыклары – һәммәсе яңартылды, ишекләр алыштырылды, санитар таләпләргә туры килерлек итеп аерым бүлмәләр ясалды. Бүгенге көндә төзүчеләр диварларны буйый, тәрәзә тупсалары куя. Җиһазларның да инде бер өлеше кайтты. 

Безнең ашханә 80 балага исәпләнгән. Яңартылган туклану залы, цехлар да хәзер заманча булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев