Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районының мәктәп яны лагерьларында 1200 бала ял итә

Мәктәп укучыларының җәйге каникулларын кызыклы һәм файдалы итеп уздыру максатында, ял лагерьлары үз эшчәнлекләрен башлап җибәрде.

 “Галактика” балалар иҗат үзәге директоры Лира Усманова сүзләренә караганда, районыбызның 24 белем йортында оештырылган көндезге мәктәп яны лагерьлары 21 июньгә кадәр эшләп, аларда 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге 1200 бала ял итәчәк. 


- Лагерьларга, иң беренче чиратта, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегендә исәптә торучы, физик мөмкинлеге чикле малай-кызлар, аз тәэмин ителгән, күпбалалы, авыр тормыш хәлендәге гаиләләрнең һәм махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларның балалары кабул ителде, - ди ул. - Лагерьларның барысы да махсус программа нигезендә эшли. Күпчелек чаралар хәрби-патриотик, физик тәрбия һәм сәламәтлек, экология-биология, сәнгать-эстетика белән бәйле булачак, шулай ук истәлекле даталар да игътибардан читтә калмаячак. Укучылар иртәнге сәгать сигездән көндезге сәгать икегә кадәр төрле экскурсияләргә йөри, ял итә, ике тапкыр туклана. 
Ә менә Камышлы урманы буенда сыенып утыручы “Нараткай” лагеренда төзекләндерү эшләре бара. Шуның өчен ул быел балаларны 1 июльдән Урта Комар мәктәбе базасында кабул итәчәк. 
 - “Нараткай”да барлыгы 375 бала ял итеп, үзенең сәламәтлеген ныгыта алачак. Берәр атналык дүрт сменага Манзарас, күппрофильле лицей, Кукмараның өченче һәм дүртенче урта мәктәпләре беркетелде. Әмма бу әлеге сменаларда шушы белем йортында укучы балалар гына ял итәчәк, дигән сүз түгел. Шулай ук районның башка мәктәп укучылары да игътибардан читтә калмаячак, - дип сүзен дәвам итә Лира Рафис кызы. – Без инде 2017 елдан махсус профильле программа буенча балаларның җәйге ялын оештырабыз. Быел 10 августтан 16 августка кадәр дәвам итә торган иң соңгы бишенче смена “Яшь турист” дип аталачак. Ул “Галактика” үзәгендә шөгыльләнүче 7-17 яшьлек балалар өчен уздырыла. Биредә аларның ялы башлыча спорт, туризм юнәлешендә булачак, шулай ук ял һәм күңел ачу чараларына да урын биреләчәк.  


Балалар арасында: “Җәй көне бераз акча эшләр, әти-әнигә булышыр идем”, - диючеләр дә юк түгел икән. Район хезмәт һәм мәшгульлек үзәгеннән алынган саннар да шул хакта сөйли. 
 - Балаларның хезмәте район Башкарма комитеты, мәшгульлек үзәге һәм эш белән тәэмин итүче арасында төзелгән өчьяклы килешү нигезендә алып барыла. Без быел 200гә якын 14-18 яшьлек яшүсмерне вакытлыча эш белән тәэмин итәргә планлаштырабыз, - ди мәшгульлек үзәге директоры Әсхәт Җиһаншин. - Кукмара 3нче урта мәктәбе һәм күппрофильле лицей балалары апрель аеннан мәктәп территориясендә эшләде. Алар инде икенче дулкынга укучылар әзерли. Беренче гимназия, дүртенче урта мәктәп укучылары да хәзерге вакытта яхшы гына эшләп йөри. Җәйге чорда хезмәт кую өчен шәхси эшмәкәрләрдән, районның оешма-предприятиеләреннән кеше сорап шактый гаризалар керде. Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаштырылган укучылар бездән бер айга 2250 сум матди ярдәм ала, шулай ук аларга, эш сәгатеннән чыгып, хезмәт хакы да түләнә. Хезмәт кодексы нигезендә каникуллар чорында 14-15 яшьлек бала атнага - 24, 16-18 яшьлекләр 35 сәгатьтән артык эшләргә тиеш түгел.


Район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 450 бала быел Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы аша алынган юлламалар белән республиканың төрле шәһәр-районнарында урнашкан лагерьларга җибәреләчәк. “Исәптә торучы, социаль куркыныч тормыш хәлендәге, ятим, караучысыз калган 60 бала әлеге лагерьларда бушлай ял итәчәк”, - дип ачыклык кертте район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Вәлиев.


“Нараткай” балаларның ял һәм сәламәтләндерү лагерен нинди яңалыклар көтә? Бу хакта лагерь директоры Әмир Хәкимуллин белән сөйләштек.


 - Лагерь территориясендә төзелеш эшләре март аенда башланып киткән иде, хәзерге вакытта биредә проект нигезендә яңарту тулы көченә бара. Дүрт йокы корпусының нигезе инде әзер, төзүчеләр биналарның каркас өлешен урнаштырганнан соң, җылытылган сэндвич-панель ярдәмендә дивар-түшәмнәрен эшләячәк. Шулай ук параллель рәвештә медпункт, контроль тикшерү пункты (КПП), мунча-кер юу комплексында да эшләр бара, канализация, су, җылылык кертү өчен трассалар казыла, торбалар салына, - ди ул. – Йокы корпусларына килгәндә, аларның һәрберсе 30ар балага исәпләнгән, бүлмәләрдә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган (бәдрәф, юынгычлар да үзендә), хәтта идәннәр дә җылытылган булачак. Бер корпус физик мөмкинлеге чикле балалар өчен махсус җиһазландырыла. Әлеге бинаның эчке өлеше генә түгел, ә территория, хәтта тротуарлар да тиешле таләпләргә туры килергә тиеш. Шулай ук безгә йортларны газлаштыру бурычы да куелды. Хәзерге вакытта документлар туплау буенча эш алып барыла. Ашханә, склад биналары, универсаль спорт мәйданчыгы әле яңа, шуның өчен аларга төзекләндерү кагылмый. Ә менә мини-футбол өчен тагын бер мәйданчык ясау программага кертелгән. Проектта коймаларны яңарту да каралган. Киләсе елга исә балаларга күңел ачу чаралары, төрле кичәләр оештыру өчен клуб төзү планлаштырыла. Шулай ук кече архитектура формалары (ял беседкалары, уен мәйданчыгы, яңартылган тротуарлар, йөгерү юллары, территорияне яшелләндерү, чәчәкләр утырту), бию мәйданчыгы да булачак. Кыскасы, эш бик күп. Тиздән балаларны өр-яңа ял лагеренда кабул итә алырбыз дип өметләнәм. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев