Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районының Люгдон авылында кемнәр яши?

Редакция журналисты әлеге авылда булып кайтты.

Люгдон авылына барсаң, кем белән генә очрашып сөйләшим, кайсының капкасын кагыйм икән дип борчыласы юк. Чөнки өлкәннәр башлыча гел урамда кайнаша. Бу юлы да таякка таянып, әкрен генә урман ягыннан кайтып килүче ике әби белән рәхәтләнеп серләштек. Берсе казлар көтәргә чыккан, ә икенчесенең — тычкан-күсе юлларын томалау өчен чиләккә тигәнәк җыюы.

— Һава торышы бик әйбәт бу арада, чын «әбиләр чуагы». Һич кенә дә өйдә утырасы килми. Аннары көнгә бер булса да урман һавасы сулау файдалы, — ди алар.

Мария апа Иванова (сулда) тумышы белән Иске Очадан. 1960 елдан биредә яши ул.

— Мин килен булып төшкәндә, авылда 22 өй бар иде. Башлангыч мәктәп, кибет, клуб, хуҗалык амбарлары, ындыр табаклары, фермалар гөрләп торды.

Мин башта таналар карауда эшләдем. Әкренләп авылда берни калмады. Балаларны аякка бастырасы, тормышны алып барасы бит, колхоз конторасында эш булгач, шунда киттем. Аннары авыл Советында да кассир булып хезмәт куйдым. Ике авыл арасындагы юлдан җәйләрен велосипедта җилдерсәм, кышын чаңгыга күчә идем. Көз көне авылдашлар белән Түбән Үрәс, Танькино басуларына бәрәңге җыярга йөрүләр дә онытылмый, — ди Мария апа.

— Хәзер авылда санаулы хуҗалык кына калды. Сиксәнне узган өлкәннәрдән ике әби инде без: мин һәм Екатерина.
Әңгәмәдәшемнең сүзләренә караганда, Люгдон авылының исеме удмурт теленнән тәрҗемә иткәндә «таң» дигәнне аңлата икән. Авылга исә якынча 1930 елларда нигез салынган. Биредә 1949 елда — 113, 1958 елда — 81, 1970тә — 77, 1979да — 59, 1989да — 29, 2002 елда — 27, ә 2010да 12 кеше яшәгән. Бүгенге көндә авылда даими тору урыны буенча 4 кеше теркәлгән. 

Әгәр техникаң булмаса, авылга тиз генә килеп җитәм, димә. Коры көннәрдә басу юлыннан барып була үзе, ә менә яңгырлы һава торышында, кышын нишләргә?

— Урман эченнән Кәркәүч юлына чыгарга мөмкин. Кыш көне юлны шуннан ачалар, — дип сүзен дәвам итә Мария апа. — РайПОның "Автолавка«сы җәй көне атнага бер килә, кышын ул да туктый. Шуның өчен бар кирәк-яракны балалар алып кайта. Ипине туңдыргычка куябыз да кирәк саен җылытып ашыйбыз. Пенсияне почтальон китерә.
Мария Михайловнаның тормыш иптәше гомер буе колхозда, комбайнда эшләгән. Алар өч бала үстергәннәр. Бүгенге көндә барысының да үз тормышы. Әбинең 7 оныгы, 8 оныкчыгы бар.

— Ярый әле балалар ташламый. Килен өй түрләрен чәчәккә күмде, яшелчә бакчасын да буш калдырмадылар. Суны элек чишмәдән, соңыннан коедан алган булсак, хәзер бер чиләк су күтәрергә дә көч юк. Шуның өчен балалар скважина казытты. Мичкә ягу өчен кыш буена җитәрлек утынны да алар хәзерләп куя, — ди ветеран. — Кәҗә, тавыкларым бар, быел тик утырып аяклар оешмасын өчен, казлар да алдым. Хәрәкәтләнгәч, вак-төяк мәшәкатьләр өстәлгәч, тормыш тагын да матуррак булып күренә.

1938 елгы Екатерина апа Григорьева да (уңда) — Иске Оча авылы кызы. 

— Люгдонның шаулап торган чакларын искә төшерсәм, күңелгә авыр була. Ә-ә-нә тегендә, урманга таба ике зур күлебез бар, ә менә монда ферма, уң якта умарталык иде. Буаларыбызга хәтле кипте, башкасын әйтмим дә, — ди ул. — Мин бу авыл кешесенә кияүгә чыкканда, сарык фермасы юк, ә менә сыер һәм атлар тоталар иде. Колхоз беткәнче, шунда эшләдем. Кул көче бит барысы да. Кояш белән бергә торып, уракларны алып, кырга чыгып китәбез дә, караңгы төшкәч, көне буе әзерләгән көлтәләрне ат арбасына төяп, амбарга алып кайтабыз. Шунда сугасың, җилле көндә көрәк белән селкеткәләп җилләтәсең. Яшь чагында авырлыклар бик сизелмәсә дә, олыгая төшкәч, сәламәтлекнең какшаганы күренә. Шулай да бирешәсе килми. 

Екатерина апаның бүгенге көндә өч баласы исән-сау, оныклары, оныкчыклары да җай булганда әбиләре янына җыелыша.
— Узган ел шактый каты гына чирләп алып, дәваханә юлында йөрдем. Балалар: «Әни, бездә генә яшә. Авылда ялгызыңа бик читен бит», — диләр. Аларны алҗытасым, авырлык китерәсем килми. Кесә телефонымнан кирәк булганда шалтыратам, — ди Екатерина Афанасьевна. — Иптәшкә Мария бар. Аның белән очрашканда рәхәтләнеп сөйләшәбез. Кәҗә, тавыкларымны карыйм, аларга ашарга әзерлим. Шулай итеп, көннең узганы сизелми дә. Авылга килә торган юл булса, газ кертсәләр, безнең янга кайтып төпләнүчеләр булмасмы икән соң? Яшәтәсе килә бит әле үзен. 

Өлкәннәрнең икесе дә татарча бик яхшы сөйләшә. «Элек бирегә татар авылларыннан да эшкә киләләр иде. Алар белән аралашып, татар телен өйрәндек», — ди әбиләр. «Бүгенге көндә авылда берничә өйдә генә кичләрен ут кабына. Кышларны ничек чыгасыз соң, курыкмыйсызмы?» — дигән сорауга да әбиләрнең җавабы әзер: «Без инде ияләнгән. Гомер иткән нигезебез бик якын. Ташлап китәсе килми. Үз өеңдә — үз көең».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев