Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районының Күкшел һәм Поршур авылларында капиталь төзекләндерелгән мәдәният йортлары ачылды

Биналарның икесе дә заманча һәм бик матур.

Бүген Күкшел һәм Поршур авылларында капиталь төзекләндерелгән мәдәният учаклары ачылды. Тантаналарда район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау үзәге җитәкчесе Алсу Мифтахова һәм башкалар катнашты. 

Күкшел авылындагы мәдәният йорты — «Мәдәният» илкүләм проекты, ә Поршур авылындагы клуб «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча үзенең икенче яшьлеген кичергән. Биналарның икесе дә заманча һәм бик матур. 

«Федераль һәм республика программалары буенча районда күп эшләр башкарыла. Әлеге төзекләндерелгән клублар да — Яңа ел алдыннан чын мәгънәсендә зур бүләк. Мәдәният йортлары буш тормас дип ышанам. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек телим»,  — диде Сергей Димитриев. 

«Мәдәният йорты ул — авылда тормышны саклаучы учак. Әлеге учак сүнмәсен, гел дөрләп янып торсын. Яңартылган биналарда җыр-бию белән шөгыльләнү, иҗади яктан үсү өчен барлык заманча шартлар да тудырылган. Якынлашып килүче бәйрәмнәр белән сезне!» — диде башкала кунагы Алсу Мифтахова.

Кунаклар Югары Чура авылы клубында да булды. Биредә мәдәният учагы «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча яңартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев