Кукмара районының Камышлы авылында дәүләт программасы буенча 30 йорт төзелә
Аренда килешүе буенча торак төзелешенең 80 проценты — федераль һәм республика бюджетыннан, ә 20 проценты эш бирүче һәм муниципаль берәмлек тарафыннан финанслана.
Үткән ел ахырында Камышлы авылы янында, көзге җылы яңгырдан соң тишелгән гөмбәләр кебек, бертөрле 30 йорт калкып чыкты. Бу тирәдән үтеп киткәндә моңа беркем дә игътибар итмичә калмыйдыр. Үзенә күрә бик пөхтә, матур күренәләр. Соңгы тапкыр әлеге участокка килгәндә, йортларның фундаменты гына эшләнә иде. Бүгенге көндә йортларга идән җәелә, җылылык, электр энергиясе кертәләр.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары Нияз Ризвановның сүзләренә караганда, әлеге йортлар «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы, «Аз катлы торак комплекс» проекты буенча салына.
«Аренда килешүе буенча торак төзелешенең 80 проценты — федераль һәм республика бюджетыннан, ә 20 проценты эш бирүче һәм муниципаль берәмлек тарафыннан финанслана. Бу программада катнашучылар арасында социаль сферада эшләүчеләр дә, бюджет, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар да бар. Программада төп шартларның берсе — авыл җирендә яшәү, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык, тору урынында бер кешегә исәпләнгән мәйдан 18 квадрат метрдан артмау һәм, билгеле, түләп бара алу мөмкинлеге», — диде ул.
Кенәбаш авылыннан Лилия һәм Фәннур Баһамановлар да, 80гә 20 дәүләт программасында катнашып, биредән йорт алырга булганнар. Тик әле йортның ачкычлары кулларына тапшырылмыйча, күңел ышанмый, диделәр.
Гаилә башлыгы Фәннур Поч. Кучук мәктәбендә физик тәрбия һәм тормыш иминлеге дәресләре укыта. Ул, Әлмәт техникумын тәмамлап, авылга эшкә кайткан, бер ел тренер булып хезмәт куйган, көрәш, волейбол, баскетбол буенча түгәрәкләр алып барган, аннары армиягә алынган, Ватан алдындагы бурычын үтәгәннән соң, кабат мәктәптә укытуын дәвам иткән. Шунда ул үзенең булачак тормыш иптәшен очраткан. Лилия Кукмарадан икән.
«2003 елда Казан дәүләт педагогика университетының рус филологиясе факультетын тәмамлагач, Поч. Кучук мәктәбенә эшкә билгеләнеп, анда инглиз теле укыта башладым. 2006 елда без гаилә кордык. Бүгенге көндә ике бала тәрбияләп үстерәбез. Улыбыз — унберенче, кызыбыз беренче сыйныфта белем ала», — дип, гаиләләре белән таныштырды Лилия.
Бүгенге көндә гаилә әниләре белән Кенәбаш авылында гомер итә. Аларга әлеге программада катнашып карарга элеккеге Поч. Кучук авыл җирлеге башлыгы Риналь Гыйниятов тәкъдим иткән.
«Шуннан соң тормыш иптәшем белән киңәшләштек тә бу программада катнашып карарга ниятләдек. Документлар әзерләү бер дә авыр булмады, тиз арада бөтенесен дә туплап, район Башкарма комитетына, әлеге эшләр белән шөгыльләнүче кызларга илтеп бирдек. Барысы да тикшерелеп, документлар Казаннан әйләнеп кайткач, безгә йорт төзелүе турында әйттеләр. Бу бик сөенечле хәбәр булды. Чөнки эш урыныбыз моннан 5-6 чакрым гына, юлда йөрергә дә уңайлы, Кукмарага да якын. Авыл җирендә дә тормышлар бик рәхәт хәзер, шәһәрдәге шикелле итеп яшәргә мөмкин. Шуңа күрә без авылны сайлаганга бер дә үкенмибез. Әлеге программаларның районда тормышка ашырылуына район башлыгының хезмәте зур, рәхмәт аңа, ул авылларны яшәтү, саклап калу, яшьләрне читкә җибәрмәү өчен тырыша», — диде гаилә башлыгы Фәннур.
Баһамановларның булачак йорты 72 квадрат метр мәйданны алып тора. Ул Габдулла Тукай урамында урнашкан.
«Өй төзелә башлагач, бер-ике тапкыр килеп карап киттем, эшчеләр белән дә сөйләштем. Алар бик мактадылар. Беренче килгәндә, диварларын күтәрсәләр, икенчесендә түбә ябалар иде. Тәрәзәләр куйгач та читтән генә күз ташлап үттек. Әлегә күршеләребезне белмибез, әмма яхшы кешеләр дип ышанабыз. Чөнки күрше туганыңнан да кадерлерәк булырга тиеш, диләр бит. Инде ачкычларын кулга алып, исән-сау яшәргә язсын», — диде Фәннур Баһаманов.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев