Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан Хәтимә һәм Васыйл Хаевлар: «Бер-береңне хөрмәт итәргә өйрәнергә, сабыр булырга кирәк»

Югары Өскебаш авылында тигез, матур пар булып яшәп, алты дистә елдан артык гомер сукмагыннан салмак кына атлап баручы бәхетле әби белән бабай — Хәтимә һәм Васыйл Хаевлар янында кунакта булып кайттык.

Хәтимә апа белән Васыйл абый икесе дә Югары Өскебаш авылыннан. 

«Мин бик яшьләй ятим калдым. Әтине сугышка алдылар да, ул аннан кире әйләнеп кайтмады. Әни 1948 елда авырып үлеп китте. Сеңлемә ул вакытта — 9, ә миңа 11 яшь иде. Бер ел абыйларда торганнан соң, үзебезнең йортка кайтып, шунда икебез яши башладык. Укудан бушаган араларда колхозда нинди эш йөклиләр, шуңа йөгердек: арпа башы да чүпләдек, көл дә җыйдык. 1952 елда Арчаның Үрнәк авылына трактор йөртергә өйрәнү өчен укырга җибәрделәр. Кулыма таныклык алгач, бер ел хуҗалык комбайнында, ике ел тракторда эшләдем. Армиядән инде туп-туры Себер якларына юл тоттым. Паспорт алып, Кизел бассейнына эшкә урнаштым. Бер чакрым тирәнлектәге шахтага төшүләр, андагы авыр хезмәт хәзер инде куркыныч төш кебек. Ике елдан соң авылга җәйге ялга кайткач, тулай торакта берүзең яшәве рәхәт түгел, парлы булырга кирәк дип өйләнергә булдым. Тик менә очрашып йөргән кызым юк бит әле. Клубта яшь, чибәр Хәтимә исемле авылдашымны очраттым да аны башкача үземнең яннан җибәрмәдем», — дип искә ала яшьлек елларын Васыйл абый. 

Бер-берсенең холкын да сынамый, әле безгә тормыш корырга иртә, бераз акча эшлик дип тә сөйләнеп тормый яшьләр. Бер көн аралашалар да, икенче көнгә никахлашып, Себер якларына китеп баралар.

«Мәктәпне тәмамлагач, туганнар мине үз яннарына Свердловск өлкәсенә алып китте. Анда заводта эшләдем. Васыйл белән авылга ялга кайткач очраштык. Җырдагыча: „Бер күрүдә гашыйк булдым, бер күрүдә яраттым“, — диюләре шулдыр инде, юкса, алай тиз кияүгә чыкмаган булыр идем үзенә. Шөкер, бик рәхәт яшәтте ул мине. Авыр сүз әйтмәде, тавыш-гауга чыгаруны, эчү-тартуны белмәде, эшләде дә эшләде», — ди Хәтимә апа.

Бераздан яшь гаилә туган якларына күченеп кайта. Васыйл абый күп еллар «Беларус» тракторында эшли, «Иң яхшы тракторчы» дәрәҗәсенә күтәрелеп, фоторәсеме Мактау такталарыннан төшми, медальләр белән бүләкләнә. Хәтимә апа исә мәктәп, колхоз ашханәләрендә хезмәт куя, фермада сыер да сава. 

«Малларга азык булмагач, салам пресслау өчен тракторым белән Куйбышев, Казахстан якларына кадәр барып җиттем. Хәзер дә күмәк хуҗалыкларның тормышы белән гел кызыксынып торам, бакча башында чәчү чәчкәндә яннарына менеп, хәлләрен дә белешәм. Берсеннән-берсе куәтле машиналарда эшлиләр. Эх, „Беларус“та булса да бер әйләнеп кайт идең басу-кырларны, дим, аларга карап. Дәрт бар, дәрман гына юк шул...» — ди гаилә башлыгы.

Васыйл абый белән Хәтимә апа 4 малай, 1 кызга гомер бирә. Зөфәр, Илнур, Илсаф исемле уллары Кукмарада төпләнә, Илһамнары Якутия якларында яшәп, пенсиягә чыкканнан соң, быел ул да кече Ватанына яшәргә кайта. Миләүшәләре исә Казанда гомер итә. Әби белән бабайның 10 оныгы, 8 оныкчыгы бар. 

«Улларыбыз да, кызыбыз да акыллы, тыйнак булды, йөзгә кызыллык китермәделәр. Укыдылар, эшләделәр, үз ояларын кордылар. Алар өчен сөенеп бетә алмыйбыз. Балаларга да, оныкларга да: „Берне алыгыз, бергә барыгыз, шуның белән генә яшәгез“, — дип әйтәбез. Алайса кайбер яшьләр өйләнергә өлгерми, шул арада аерылыша. Тормыш ул шома гына бармый, гел сөешеп кенә дә тормыйсың. Шуның өчен юл куя белергә, бер-береңне хөрмәт итәргә өйрәнергә, сабыр булырга кирәк», — ди өлкәннәр.

Хәтимә апа һәм Васыйл абыйның хуҗалыгы бик матур урында. Тик менә ул урамда йортлар гына сирәгәеп калган. Күршеләрендәге ике өй дә, сукрана-сукрана, җиргә сеңеп килә. 

«Бер елны йорт, каралты-кураны яңартып бетергәч, янгын чыгып, дүрт хуҗалык кара күмергә әйләнде. Ияләнгән җир, коебыз да бар дип, без төп нигездән башка урынга күченмәдек. Ел ярым дәвамында барысын яңабаштан тергезә алдык. Кайчандыр гөрләп торган вакытлары бар иде дә бит авылыбызның. Үзебез дә, авыл да картая инде, яшьләрнең күбесе калага китү ягын карый. Хәзер тормышлар яхшы, авылларда да мөмкинлекләр зур, ялкауланмаган кешегә эш урыннары табарга була. Әти-әни йорты дип, читкә киткәннәр кайтып төпләнсә, нигезләр таркалмас, кечкенә авыллар сакланып калыр иде дә бит...» — дип көрсенә алар.


фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев