Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан Хафиз Мөхәммәтҗанов — онытылмас батырлык үрнәге

Илебездә сугышлар булмыйча, матур, бәхетле, тыныч дөньяда яшәсәк иде!

Сугыш — бик куркыныч сүз. Ул илгә күп хәсрәт, күз яше алып килә. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 81 ел үтсә дә, аның хатирәләре әле дә күңелләрдә яңара. Һәр яз Җиңү бәйрәме зурлап билгеләп үтелә, әмма ветераннарыбыз сафлары гына сирәкләнә. Алар безгә сугышның ачы хәсрәт булуын искә төшерә.

Минем әнинең бабасы да, илебезне яклап, илбасарларга каршы сугышта катнаша.

Хафиз  Мөхәммәтҗанов 1906 елны Аш-Буҗи авылында туган. Шунда эшләгән, тормыш алып барган, илебезгә илбасарлар явы килгәч, сугышка алынган. Яу кырында күргәннәрен аз сөйләгән, янында үлеп калган иптәшләрен гел искә алып, батырлыклары турында искә ала торган булган. Үзенең дә кулы яраланып, госпитальләрдә яткан. Аның турында мин күп әйбер белмәсәм дә, әнием сөйләгәннәрдән, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, медальләре аша бабамның кыю булганын, илебезне яклауга үзеннән өлеш керткәнен аңлыйм.

Җиңү көнендә парадтагы ветераннарны күргәч, бабам да шундый булгандыр, исән булса, ул да, шулай медальләрен тагып, парадка килер иде дип күз алдына китерәм. Сугышта катнашкан барлык ветераннарга рәхмәтем бик зур. Аларның батырлыгына нинди генә матур, ягымлы, җылы сүзләр дә аз кебек.

Күпме сынау, күпме газап китергән бу сугыш. Илебездә сугышлар булмыйча, матур, бәхетле, тыныч дөньяда яшәсәк иде!

Сәмирә Хаҗиева, Пычак урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы

Фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев