Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан участок инспекторы Руслан Сираҗетдинов: «Бу хезмәт — минеке»

Беркайчан зарлануны белми торган, аралашырга бик тә рәхәт, киң күңелле полиция хезмәткәре ул.

Шәһәр үзәгеннән шактый читтә урнашкан Лубян авылына баргач, район эчке эшләр бүлегенең өлкән участок инспекторы Руслан Сираҗетдинов белән очрашмый калган юк. Беркайчан зарлануны белми торган, аралашырга бик тә рәхәт, киң күңелле полиция хезмәткәре ул.

«Гаиләбез белән Төмән өлкәсеннән Лубянга күченеп кайтканда, миңа ун яшь иде. Иң элек мәктәпне, аннары урман-техник көллиятен тәмамладым, алга таба Йошкар-Ола шәһәрендәге Идел буе дәүләт технология университетында урман хуҗалыгы белгечлеген үзләштердем. Диплом алгач, урман эшенә җиң сызганып керешсәм дә, бераздан әлеге юнәлешнең үзем өчен түгеллеген аңладым һәм аннан киттем. 2009 елда Лубянда участок инспекторы вазыйфасына кеше юк, икешәр хезмәткәр чиратлап Кукмарадан килеп эшли иде. Җирлек башлыгы, көллият директоры, әти-әниемнең йогынтысы белән әлеге эшкә алынырга булдым һәм моңа бер тапкыр да үкенмәдем. Катлаулы, җаваплы һәм авыр булуга карамастан, бу хезмәт, чыннан да, минеке», — ди 15 еллык эш тәҗрибәсе булган, бүгенге көндә майор хәрби дәрәҗәсенә күтәрелгән Руслан Сираҗетдинов. 

Лубян җирлегенә Лубян, Чулыгино һәм Сәрдәүч авыллары керә.

«Мин эшли башлаган вакытларда җирлектә халык саны 1800ләп иде. Вакыт узган саен, әкренләп әлеге сан кими. Хәзер җирлектә тору урыны буенча 1344 кеше теркәлгән. Аларга көллияттә белем алучы 260 студент өстәлә. Төп вазыйфаларымның берсе — җирлектәге тәртипне, иминлекне тәэмин итү, халык белән аралашу, кисәтү әңгәмәләре алып бару. Шулай ук административ беркетмәләр төзү, җинаять кылынган очракта аны ачу, шаһитлар белән сөйләшү, авыл халкыннан мөрәҗәгать, гаризалар кабул итү, район эчке эшләр бүлегендә исәптә торучыларны күз уңында тоту эшләрен дә башкарырга туры килә. Исерткеч эчемлек белән мавыгырга яратучылар, өендә тавыш-гауга чыгаручылар да юк түгел. Тик менә нинди генә хәл булмасын, авыл кешесенең күбесе инспекторга гариза язам дип ашкынып тормый. Күп кенә проблеманы йорттан читкә чыгарасы килмәгәнлектән, мәсхәрәләүләргә түзеп яшәүчеләр дә бар. Болай эшләүнең ахыры аяныч төгәлләнмәсен, шәхескә карата авыр җинаятьләр кылынмасын, кеше гомерләре өзелмәсен өчен, хокук сагында торучы үз участогындагы андый гаиләләрне аерым контрольдә тотарга тиеш», — ди участок инспекторы.

Руслан Наил улы хезмәт юлын башлаган көннәрнең берсендә Лубянда авыр җинаять кылына: исерткеч эчемлек кулланганнан соң, бер ир-ат икенчесен үтерә. 

«Кайгы килгән ике гаиләнең дә якыннары белән аралашу минем өчен иң авыры булган иде. Участок инспекторына күпмедер дәрәҗәдә психолог һәм табиб та булырга кирәклеген шул чагында аеруча яхшы аңладым», — дип искә ала Руслан.

Узган ел җирлектә 22 җинаять эше теркәлгән һәм тикшерелгән. Болар: кыйнау, үтерү белән янау, сәламәтлеккә җиңел һәм уртача зыян китерү. 

«Безнең карамакка Дәүләт автоинспекциясе линиясе буенча да эшләү керә. Исерткеч эчемлек кулланып, йөртү таныклыгы булмаган хәлдә руль артына утыручыларның берсе дә күз уңыннан читтә калмый. Гаеплеләр тоткарлана, беркетмәләр төзелә. Урман-техник көллиятендә укучы студентларның да тәртибен контрольдә тотарга тырышабыз, аларга даими рәвештә хокук бозуның аяныч хәлләргә китерүен аңлатабыз», — ди Руслан Сираҗетдинов.

Полиция майоры тормыш иптәше Наталья белән өч бала тәрбияләп үстерә. 

«Хезмәтемне яратып башкарам. Җитәкчелекнең, хезмәттәшләрнең һәрдаим ярдәмен тою да эшне күпкә җиңеләйтә. Һәрвакыт мине аңлый, хәлгә керә белә торган пар канатыма да рәхмәтем зур», — ди ул.

фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев