Кукмара районыннан Туктаровлар: «Балалар гаиләсе тагын да ныгыта»
Туембаш авылында гомер итүче Нәфисә һәм Мөхәммәдхәсән Туктаровлар 22 ел бергә гомер итәләр. Әлеге матур гаиләдә тупырдашып тугыз бала үсә: җиде малай һәм ике кыз. Бүгенге көндә аларның иң өлкәне Инсафка 21 яшь булса, кечкенәсе Ибраһимга 10 гына ай әле.
Балалы йорт — нурлы йорт, ди халык. Әйе, балалар яшәешебезне мәгънәле, көнкүрешебезне тагын да кызыклы итә. Әмма аларны үстереп кеше иткәнче, олы тормыш юлына чыгарганчы күпме тырышырга кирәк. Туембаш авылында гомер итүче Нәфисә һәм Мөхәммәдхәсән Туктаровлар 22 ел бергә гомер итәләр. Әлеге матур гаиләдә тупырдашып тугыз бала үсә: җиде малай һәм ике кыз. Бүгенге көндә аларның иң өлкәне Инсафка 21 яшь булса, кечкенәсе Ибраһимга 10 гына ай әле.
Туктаровлар моннан уналты ел элек Башкортостаннан Кукмара районына күченеп кайтканнар. Гаилә башлыгы — белеме буенча ветеринария табибы, ә Нәфисә шәфкать туташы икән. Ни өчен шушы якларны сайлаганыбызны белмибез, әмма шул турыда төш тә күрмәгән идек, бу — Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтедер дип елмаялар.
«Балалар — ул бәхет, яшәү мәгънәсе, шуңа күрә алардан башка тормышны күз алдына да китереп булмый. Ә балалар күп булу гаиләне тагын да ныграк итә. Үзебез дә ишле гаиләләрдән, минем әти-әниемнең 12 баласы булган, хәзерге вакытта 8е исән-сау. Алар бөтен Россия буенча сибелгәннәр, без үзара аралашып торабыз, хәзерге заманда бу авырлык тудырмый. Нәфисә дә алты балалы гаиләдә үскән. Бирегә кайтканда, өч балабыз бар иде. Башта вакытлыча фатир алып торып яшәдек, Зур Сәрдек фермасына ветеринария табибы булып эшкә урнаштым. Аннары мине „Әсәнбаш“ хуҗалыгына баш ветеринария табибы итеп чакырдылар. Шул вакытта яшь белгеч буларак исәпкә баскач, йорт алу өчен дәүләт акча бирде. Хәзерге вакытта да Яңа Сәрдек авылыннан Айнур Гәрәевның крестьян-фермер хуҗалыгында ветеринария табибы булып хезмәт куям. Һөнәрем үземә бик ошый, шуңа күрә эшкә сөенеп барам», — дип сөйләде Мөхәммәдхәсән.
Тора-бара гаилә Туембашка килеп төпләнгән. Шушында яшәгән берничә ел эчендә авылны, аның кешеләрен яратырга өлгергәннәр.
«Күршеләребез, гомумән, авыл халкы бик әйбәт. Авыл җирлеге башлыгы Илфат Гарипов кебек кешеләр бу тормышта күбрәк булсын иде, һәрвакыт хәлләрне белешеп тора, ярдәм итәргә ашыга», — дип дәвам итә гаилә башлыгы.
Балаларга исемнәрне бергәләп сайлыйбыз, ди бәхетле әти-әни. Иң мөһиме — мәгънәсенә игътибар итәләр. Инсаф, Хафиз, Халид, Исмәгыйль, Мөхәммәд, Абдуллаһ, Хадиджа, Хәтимә, Ибраһим.
«Балаларны кечкенәдән ялганламаска өйрәтәбез, бер-берсен яратсыннар, хөрмәт итсеннәр, булдыра алган кадәр кешеләргә булышсыннар дип үстерәбез», — дип сөйләде Туктаровлар.
Кайвакыт бер баланы карап җитешеп булмый, сез ничек өлгерәсез, дибез Нәфисәгә. Чөнки ул йорт-кура тирәсендәге тавык чүпләп бетермәслек мәшәкатьләрдән тыш, үзенең хәләл кафесын ачкан олы улына ярдәм итәргә дә җитешә.
«Гаилә корып яши башлагач, тормышта төрлесе була, шуңа күрә яшьләргә бер-берегезгә юл куя белегез, иң кызу минутында сабырлык күрсәтегез дип киңәш итәр идем. Балалар туганнан соң, өйдәге эшләрне синеке-минекенә бүлергә кирәк түгел. Бөтен куаныч һәм авырлыкларны иңгә-иң куеп күтәрсәң җиңел», — диде Нәфисә.
«Кайбер кешеләр күпбалалы гаиләнең тормышы авыр була дип ялгыша. Бала туып кына кешеләр ярлыланмый, һәр сабый үз ризыгы белән туа, әмма бу алма пеш, авызыма төш дип көтеп ятарга дигән сүз түгел. Һәрвакыт хәрәкәттә булырга, тырышырга кирәк. Тормышта авырлыклар гел булып тора, ул балалар үстерү белән генә дә бәйле түгел. Аллаһы Тәгалә һәр сынаудан соң җиңеллеген бирә. Ә балаларны яратсаң, аның мәшәкатенә исең китми. Ул-кызларым эштән кайтканны сагынып көтеп ала, „әти“ дип өзелеп торалар, моннан да зуррак тагын нинди шатлык була ала?! Безнең гаиләдә эш бүлү дигән әйбер юк. Балаларны да хезмәткә өйрәтеп үстерергә тырышабыз. Сыерлар, бозаулар асраган чаклар да бар иде, бүгенге көндә сарыклар тотабыз, умарталарыбыз бар. Җәй көне малайлар сарыкларны көтәләр, бакчада эшлиләр, кортларны карарга булышалар, өй җыештыру һәм башка йорт-кура тирәсендәге эшләрне дә бергәләп башкарабыз. Хәзерге заманда балаларны кирәкле, файдалы шөгыль белән кызыксындырмасаң, алар көннәр буе телефонда утырырга мөмкин. Шуңа күрә аларның вакытларын дөрес бүлергә тырышабыз. Иң кечкенә дүртесеннән кала барысы да ашарга пешерә, тегә беләләр. Ике улыбызның үз эшләре бар, берсе Ижевскида медицина университетында белем ала, урта яшьтәгеләре Кукмара беренче гимназиясендә укыйлар, алар анда өстәмә көн төркеменә йөри, шунда өй эшләрен әзерләп кайталар. Ә кечкенәләре әниләре белән», — диде Мөхәммәдхәсән.
Туктаровлар, ул-кызларының бала чагы күңелле, истә калырлык һәм файдалы булып узсын өчен, бар көчләрен куялар. Шуңа күрә ялларны да бергә кызыклы итеп үткәрергә тырышалар. Мәсәлән, җәен урманга җиләккә, артыш җыярга йөриләр. Шулай ук зоопарк, төрле аттракционнарга һәм башка күңел ачу урыннарына барырга өлгерәләр. Тик шунысы гына бар: бер машинага барысы да сыймыйлар. Бәлки алга таба хыяллары тормышка ашып, микроавтобуслы да булырлар.
«Районда, авылда балаларга вакытларын күңелле һәм файдалы үткәрү өчен, бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Бездә балалар бакчасы менә дигән, уен мәйданчылары хәтта берничә. Яңа тормыш юлына аяк баскан яшьләргә дә авыл тормышын тәкъдим итәр идек. Безнең бер дә шәһәргә китәсе килми», — ди Туктаровлар.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев