Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан Равил Кәримуллинны: «Спортта тырышлык, үҗәтлек тә бик кирәк»

Ул, лаеклы ялда булуына карамастан, актив тормыш рәвеше алып бара. Кыш көне рәхәтләндереп чаңгыда җилдерә, ә җәен исә роллерда йөгерә.

Кукмарада яшәүче Равил абый Кәримуллинны күп яшьләргә үрнәк итеп куярлык. Ул, лаеклы ялда булуына карамастан, актив тормыш рәвеше алып бара. Кыш көне рәхәтләндереп чаңгыда җилдерә, ә җәен исә роллерда йөгерә. 

Яңа танышым спорт белән кечкенә чагыннан ук кызыксына. Башта таудан шуарга өйрәндек, аннары чаңгы ярышларына йөри башладык, ди ул. 

Кукмара районыннан Равил Кәримуллинны: «Спортта тырышлык, үҗәтлек тә бик кирәк»

«Мин тумышым белән Югары Казаклар авылыннан. Мәктәптә укыганда физкультураны ярата идем. Олыяз мәктәбендә укытучыбыз Валерий Вуколов булды, иң беренче ул спортка мәхәббәт тәрбияләде, ярышларга йөртте. Физкультура дәресе көнгә бер тапкыр гына булса да, башка сыйныфларга ияреп, аңа икешәр тапкыр керә идем. Укытучыларның сүз әйткәннәрен, орышканнарын хәтерләмим, аңлаганнардыр инде. Башта спортның бөтен төре белән дә кызыксындым: футбол, теннис та уйнадым, гер дә күтәрдем... Ә аннан соң үзем өчен чаңгыны сайладым. Армиядә Монголия якларында булдым, анда гына кар юк иде, ике ел туктап торырга туры килде. Аннан кайткач, училищега мастер булып урнаштым, алга таба киез итек-киез комбинатында тракторда эшләдем. Билгеле, ул вакытларда чаңгыда сирәгрәк йөрелгәндер. Ә менә лаеклы ялга чыккач, бөтен буш вакытымны әлеге спорт төренә багышладым», — диде Равил авый, мәктәп елларын искә алып.

Равил абый чаңгы буенча ярышларда да актив катнаша. 60 яшьтән югары категориядә чыгыш ясый. Өйләренең бер як дивары аның медальләре белән бизәлгән. 

«Спортта тырышлык, үҗәтлек тә бик кирәк. Мәктәптә 7 сыйныфта укыган вакытта Кукмарага ярышка килдек. Шунда ахыргы урыннарның берсе минеке булды. Шулхәтле ачуым чыкты. Кайткач та ныклап шөгыльләнә башладым. Өйдән Янил мәктәбенә хәтле нәкъ 4 чакрым иде. Шул араны җәй көне йөгереп, кыш көне чаңгыда уздым. Физкультура укытучысы булу теләгем дә бар иде, мөмкинлек кенә чыкмады. Янилдәге һөнәр училищесында укыган вакытта тренерым Рәфкать абый Абдуллин булды. Ул, 84 яшь тулуга карамастан, әле дә чаңгыда бик актив йөри. Аның белән ярышлар вакытында очрашабыз. 1976 елларда уку йортының диварында „Безнең рекордлар“ дигән стенд бар иде. Анда барлык спорт төрләре буенча студентлар ирешкән рекордлар теркәлеп барды. Шундагы ике күрсәткечне мин үзгәрттем. 5 чакрым араны 16 минут 56 секундта һәм 10 чакрымны 36 минут 34 секундта чаңгыда шуып, үзебезнең студентлар арасында рекорд куйдым. Тик шунысы кызгыныч: бу вакытлардан соң 48 ел узган, әмма мине куып җитә алган кеше юк әле. Ә үзем бу күрсәткечләрне күптән уздым инде», — диде ул.

Кукмара районыннан Равил Кәримуллинны: «Спортта тырышлык, үҗәтлек тә бик кирәк»

Равил абый — «Кукмара» чаңгы базасының даими клиенты. Алар анда 60 яшьтән узган 6 кеше йөриләр икән. Ул чаңгыда бер селтәнеп яныңнан узып китсә, бураннар гына уйнап кала. Көнгә шулай 15, 20, 30 чакрым узам, ди. 

«Хәзерге вакытта бик көчле тренер, спорт мастеры Илфар Сәлахов кул астында шөгыльләнәм. Ул укучылары белән ярышларга киткән вакытта аңа ярдәм итәм. Без аның белән „Кукмара“ чаңгы базасында балаларга җәй көне шөгыльләнү өчен мәйданчык ясадык. Анда 20 төрле снаряд бар, бик уңайлы. Территориянең әйләнә-тирәсенә 1111 данә чыршы агачы утырттык», — дип сөйләде яңа танышым.

Чаңгыда йөргән вакытта иркенлек, рәхәтлек сизәм, саф һава сулап, матур табигать белән хозурланам, ди чаңгычы. Шуңа күрә яшьләргә диван-креслолардан торырга һәм спорт белән шөгыльләнә башларга киңәш итә ул.

Әйткәнемчә, яңа танышым кыш көне генә түгел, җәен дә спортны ташламый, чаңгы-роллерга баса, велосипедта йөри. Роллерда көн саен 20-30 чакрымга кадәр юл үтә.

«Бервакыт егылып, кара канга батып кайтканнан соң, башка роллерга басмас инде, дигән идем. Кая ул, әле яралары төзәлеп тә бетмәгән иде, тагын киемнәрен күтәреп чыгып китте», — дип сүзгә кушыла тормыш иптәше Лидия апа. 

«Без роллерда Иске Йорт авылы янындагы юлда йөрибез. Берсендә таулы җирдән төшкәндә каршыга көтү очрады. Роллер белән таудан төшкән вакытта туктап калып булмый бит, юл читендәге ташларга егылдым. Әмма бу гына әлеге спорт төренә мәхәббәтемне киметә алмады. Шуңа күрә алга таба Кукмарада роллер трассасы төзелсә, бик яхшы булыр, сөенер идек», — диде ул. 

Равил абый тормыш иптәше белән Янилдә укыган вакытта таныша, Лидия апа шул авылныкы икән. Алар бергәләп концертлар куеп йөргән чакларын сагынып искә алдылар.

«Мин гармун уйнатам, ул җырлый иде», — ди Равил абый, хатирәләргә бирелеп. Лидия апа да тормыш иптәше кебек спортны үз итә, көн саен булмаса да, аның белән бергә чаңгыда йөрергә чыга, иренә һәрвакыт теләктәшлек күрсәтә. «Әмма тренеры кушмаса да, ул күрмәгәндә генә пешкән ризыклар белән сыйлыйм әле», — дип елмая Лидия апа, ирен тәмле бәлешләр ашарга кыстап.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев