Кукмара районыннан Олег Васильев һәм Александр Петров — безнең Геройлар
Нырья урта мәктәбендә батырлар истәлегенә мемориаль такталар ачылды.
Махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Геройлар, әлеге белем йортының чыгарылыш укучылары Олег Васильев һәм Александр Петровлар истәлегенә бүген Нырья урта мәктәбендә мемориаль такталар ачылды.
Чарада район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин, районның «Офицерлар союзы» рәисе Илфат Гайнанов, хәрби диңгез флоты ветераны, отставкадагы 3нче ранг капитаны Николай Петухов, «Сугышчан кардәшлек Кукмара» оешмасы рәисе Радик Габдрахманов, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, вакытлыча ялга кайткан солдатлар, Геройларның туганнары, якыннары катнашты.
«Моннан ун ел элек, шушындый чараларда катнашырга туры киләсен әйтсәләр, беркем дә ышанмас идек. Билгеле, беребез дә балаларны чит җирләрдә һәлак булсыннар дип үстермәдек. Әмма бүгенге буынга шушындый зур сынау килде. Бик зур рәхмәт солдатларга, алар илебезне саклый, тыныч тормыш, киләчәгебез өчен көрәшә. Бу егетләр — безнең Геройлар», — диде Резеда Гаянова.

Олег Васильев 1979 елның 22 ноябрендә Төмән өлкәсенең Маслянский поселогында туа. Ул Николай Макарович һәм Валентина Романовна гаиләсендә икенче бала була. 1987 елда гаилә Нырья авылына күчеп кайта, шул елның сентябрендә Олег Нырья урта мәктәбенең 3 сыйныфына укырга керә һәм 1995 елда 11 сыйныфны тәмамлый. Алга таба ул укуын Кукмара аграр көллиятендә дәвам итә. Аны тәмамлагач, «Рассвет» хуҗалыгында комбайнчы булып эшли.
1997 елның көзендә Екатеринбург шәһәрендә армия хезмәте уза. 2022 елның августында Олег үз теләге белән Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашу өчен Россия армиясе сафларына кушыла. Штурмчы һәм механик-йөртүче була. Беренче көннәрдән алгы сызыкта хезмәт итә. 2024 елның 7 июлендә Донецк Халык Республикасының Новомихайловка бистәсе янындагы штурм вакытында хәрби машина минага эләгә...
Олег Николаевич 2024 елның 7 июлендә батырларча һәлак була. 8 ай хәбәрсез югалган дип санала. 2025 елның 20 мартында җирләнә.

Александр Петровка 42 яшь була. Ул 1982 елның 31 маенда Югары Күзмис авылында күпбалалы Валерий Петрович һәм Татьяна Петровна гаиләсендә дөньяга килә. Александр 1989 елда Югары Күзмис башлангыч мәктәбенә беренче сыйныфка укырга керә. Аннары 1993 елдан 1999 елга кадәр Нырья урта мәктәбендә укуын дәвам итә. Тырыш егет «4» һәм «5» билгеләренә генә укый, аеруча химия, тарих, сызым, физкультура фәннәрен ярата. Аттестат алганнан соң, укуын Казан дәүләт һөнәри-педагогика көллиятенә укырга керә.
2002 елда армиягә китә, ике ел Волгоградта сапер булып хезмәт итә һәм өлкән сержант исеме ала. 2022 елның 26 сентябрендә ул, мобилизацияләнеп, Ватанны саклау өчен махсус хәрби операциягә китә. 2024 елның 4 ноябрендә Александр Валерьевич хәрби бурычны үтәгәндә һәлак була.
Геройларның исеме — мәңгелек. Чарада катнашучылар батыр якташларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аларның туганнары, якыннарына сабырлык теләделәр һәм мемориаль такталар янына чәчәкләр салдылар.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев