Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан килешү буенча хезмәт итүче Александр Артемьевның әнисе: «Бик горурланам улым белән»

Бүгенге көндә үз теләге белән махсус хәрби операциядә катнашучы, илебезнең азатлыгы өчен көрәшүче, удмурт егете Александр кечкенәдән үк якыннарын яклаучы, саклаучы була. Андыйлар турында, кыска гына итеп, «канына сеңгән», диләр.

Батыр егет — ил күрке.

...Әнисе Ольга Александровна бу турыда сөйләгәндә берничек тә елмаймый калып булмый. Улы Александр да әлеге көнне яхшы хәтерли, әле һаман да рәхмәт сүзләре белән искә ала икән. 

Җиденче сыйныфта укучы Саша Кукмарага килгәч, кибеттә кечкенә балалар өчен ясалган, бәясе шактый «уңай» булган уенчык автомат күреп ала. Ә сыер савучы булып эшләгән әнисенең, хуҗалык акча түләмәгәнлектән, аны сатып алырга һич тә мөмкинлеге юк. Үсмер, 14 яшьлек егетнең чын күз яшьләре аша автомат яныннан китмичә: «Әни, ал, әни, ал», — дип елап соравы әни йөрәген эретә, билгеле. Димәк, ул вакытта ук улы Александр Артемьевның күңеле хәрби булырга омтылган инде.

«Урта мәктәпне тәмамлар алдыннан: „Их әни, сигезенче сыйныфтан соң хәрби училищега керү мөмкинлеге булган икән бит, белмәдек“, — дип, юкка гына үкенмәде ул. Ә минем — беркая йөрмичә, хуҗалыкта сыер савучы гына булып эшләүченең — бу турыда ишеткәнем дә юк иде», — ди әнисе.

Бүгенге көндә үз теләге белән махсус хәрби операциядә катнашучы, илебезнең азатлыгы өчен көрәшүче, Иске Юмья авылында туып-үскән удмурт егете Александр кечкенәдән үк якыннарын яклаучы, саклаучы була. Андыйлар турында, кыска гына итеп, «канына сеңгән», диләр. Армия хезмәтеннән соң 2016 елда контракт төзеп, Россия Хәрби көчләре сафына баса, 2017 елның декабрь аеннан өч айга Сириягә командировкага җибәрелә ул. «Махсус хәрби сугыш хәрәкәтләре» ветераны исеме дә аннан кайткач бирелә. 

Өч еллык контракт хезмәте тәмамланганнан соң, Александр туган якларына кайта. Казанда, Мәскәүдә метро төзелешендә эшли. Махсус хәрби операция башлангач, солдат, көрәшче йөрәге түзәме соң инде?! Ул янә үз теләге белән илебезне сакларга китә. 2022 елның 1 августында районыбызда беренчеләрдән булып контракт төзеп, Татарстан Республикасының «Алга» батальоны составында Луганск, Донецк Халык Республикаларын, Херсон һәм Запорожье өлкәләрен азат итүдә катнаша. Бүгенге көндә хәрби полиция взводында хезмәт итә.

«Улым контракт төзү өчен медицина тикшеренүләре узып йөргәндә, мин операциядән соң дәваханәдә ята идем. Әни, мин китәм, көрәк урынына автомат тотачакмын, дигәч, югалып калдым. Матди яктан да кыенлыклары юк иде. Әмма максатына ирешә торган холыклы икәнен белгәнгә күрә, аны елап озатсам да каршы килә алмадым. Бик горурланам улым белән. Ул кечкенәдән минем өчен „өзелеп“ үсте. Ничек тә ярдәм итәргә, сакларга тырышты. Әтисе аңа 10 яшьлек чагында вафат булды. Саша 4 сыйныфтан көтү көтә иде инде. Хәзер дә шалтыраткан саен: „Әни, сине беркем дә кыерсытмыймы?“ — дип сорамыйча калмый. Мин бүгенге көндә аның сөйгәне, оныгыбыз белән яшим. Алла боерса, махсус хәрби операция тәмамлангач, никахларын бәйрәм итәргә планлаштырабыз», — ди Ольга.

Александр Артемьев быелның 9 мартында Россия Президенты карары нигезендә хәрби хәрәкәтләрдә күрсәткән фидакарь батырлыгы, сугышчан әзерлектә бик яхшы күрсәткечләре өчен дәүләт бүләгенә лаек була — «Жуков» медале белән бүләкләнә. Шулай ук аның күкрәген «II дәрәҗә батырлык өчен» медале дә бизи. 

«Саша белән без сыйныфташлар идек. Ул мәктәптә укыганда ук физик яктан нык иде, спорт ярышларында призлы урыннар яулады, хәрби булырга теләде, яшьләр арасында булгалаган төрле кытыршылыкларны да тиз генә, уңай гына хәл итә ала иде. Ул акыллы, сабыр, аны белгән һәркем хөрмәт итә. Холкы да тимердәй нык, әйткән сүзен үти. Шуңа күрә аның позывное да „Гранит“. Мәктәптә укыган чорда мине дә кыерсытырга ирек куймады, хәзер улымны да үзенеке кебек ярата ул. Апасы Галинаның балалары Вероника һәм Настя да аны бик ярата, ул шулай ук алар турында кайгырта. Бик яхшы энекәш, абый, ул һәм әти кеше ул. Ялга кайткалаган чорында күргәннәре турында сөйләми, зарланмый. Сашаны әнисенең догалары саклый дип уйлыйм. Көн дәвамында улы өчен атлаган саен дога укый, һәм без аны — Героебызны исән-имин кайтуын бергәләп көтәбез», — ди кәләше.

фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев