Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан яшь егет интернеттан кәрәзле телефон сатып алганда мошенникларга эләккән

Җәйге каникуллар вакытында ул авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән һәм туплаган акчаларына кәрәзле телефон сатып алырга җыенган.

Тагын бер райондашыбыз, кәрәзле телефон алам дип, кырыгалдар тозагына «төшкән».

15 яшьлек мәктәп укучысы белән район эчке эшләр бүлегендә очраштык. Райондашыбыз бирегә әтисе белән килгән иде. Яшь егет үзенең ни рәвешле мошенниклар ятьмәсенә эләгүен безгә дә сөйләде:

«Җәйге каникуллар вакытында мин, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләп, бераз акча туплаган идем. Кибеттә бик кыйммәт тора дип, интернет челтәрендәге белдерүләр аша кәрәзле телефон сатучыларны эзли башладым. Үземә ошаганы табылгач, әлеге белдерүне "элгән" хатын-кызга хәбәр юлладым. Ул исә популяр мессенджерларның берсенә күчәргә кушты, алга таба аралашуны шуннан алып барачагын җиткерде. Яңа "таныш"ым миңа бер компаниянең визит карточкасын җибәрде. Интернетка кереп, барлык мәгълүматларны тикшердем һәм ышанычлы булуына инандым. Акча түләгәннән соң, әлеге компания вәкиле миңа кәрәзле телефонны алып кайтып бирергә тиеш иде. Тик менә... тиешле көндә дә, аннан соң да көтелгән кәрәзле телефон күренмәде. Сатучыга язудан да файда булмады, мине блокка куйды. Шулай итеп, айфонсыз да, акчасыз да калдым. Район эчке эшләр бүлегенә килеп гариза яздык. Мошенникларның эзенә төшәрләр дип өметләнәм», — ди ул.

Рамил Нургалиев, район эчке эшләр бүлеге начальнигы:

— Ялган юл белән акча эшләүчеләр август аенда район халкына 8 миллион сумлык зыян салды. Күргәнегезчә, бик зур сан. Иң төп мошенниклык очраклары интернет-кибетләр, ягъни маркетплейс мәйданчыклары белән бәйле. Күпләр диванда кырын яткан килеш кенә акча эшләргә тели. Янәсе, теге яисә бу товарны мактап бәяләмә яза, «ошый» тамгасына баса да, аңа тиз генә акча килә. Җәмәгать, бушлай сыр ул — тәбедә генә. Беренче-икенче көннәрдә бәлки алар, чыннан да, бераз акча күчерәдер. Әмма сумма арткан саен, бер-бер артлы теге яисә бу сәбәпләр килеп чыга башлый. Бу исә техник төзексезлек һәм башкалар булырга мөмкин. Мин шунысына гаҗәпләнәм: телефонның икенче очындагы күз күрмәгән, бөтенләй таныш түгел кешегә ничек ышанып була икән ул?! Беркатлылык нәтиҗәсендә миллионнар билгесез кешеләрнең счетына китә... 

Районда, инвестиция платформаларында акча эшләргә телим дип, төпсез коега төшүчеләр дә юк түгел. Берәү хәтта 8 миллион сумга кадәр акча күчерде. Өстәвенә бу хакта күршеләренә, дусларына сөйлиләр дә, алар ышана һәм әҗәткә акча бирә. Хәтта арада, дустына ярдәм итәм дип, үз өстенә кредит рәсмиләштерүчеләр дә бар. Нәтиҗәдә бер генә түгел, берьюлы 3-4 кеше зыян күрә. 

«Якын кешегез бәлагә юлыккан», — дип, хәзер шалтыратмыйлар, ахры, дип уйларга да өлгермәдек, август аенда әнә шундый ике факт теркәлде. Зыян күрүчеләр тиз арада район эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать иткәнлектән, тиешле чаралар күрә һәм җинаятьченең кем икәнлеген ачыклый алдык. Ул исә Пермь өлкәсеннән балигълык яшенә җитмәгән ир бала булып чыкты. 120 мең сум зыян ияләренә кайтарылды. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре дәвам итә. 

Тагын бер мошенниклык схемасы мондый: аферистлар иң элек кешенең акчасын урлый, аннары кире кайтарабыз дип, зыян күрүчене җинаятькә этәрә. 

Бәлагә юлыкмас, ялган юл белән акча үзләштерүчеләрнең кармагына эләкмәс өчен, һәркемне уяу, игътибарлы булырга чакырам. Интернет аша нидер сатып алганда иң элек сатучы турында булдыра алган кадәр күбрәк мәгълүмат тупларга кирәк. Телефонга килгән бернинди парольне дә чит кешегә, аеруча пароль сорап шалтыратучыларга әйтәсе түгел. Чөнки мошенниклар шул рәвешле җайлы гына итеп шәхси кабинетларга үтеп керә һәм онлайн-кредитлар рәсмиләштерә. 

Ялган корбаны булган очракта кичекмәстән «02», «112» номерларына шалтыратуыгыз сорала.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев