Кукмара районыннан Фирдүс Халиков: «Атларсыз тора алмыйм»
Бүгенге көндә Фирдүсне, чабышкы атлар тотучы буларак, якын-тирә районнарда беләләр. Алар, Кукмара, Балтач һәм башка күрше-тирә районнарда узышларда катнашып, беренче, икенче урыннар яулыйлар.
Олыяз авылыннан Фирдүс Халиков хуҗалыгында булып, эше белән якыннанрак танышканнан соң, яшьләрнең тәвәккәллеге, уңганлыгына сокланып, куанып кайттык. 25 яшьлек егет бүгенге көндә металл савыт-сабалар заводындагы иң авыр эшләрнең берсендә — кою цехында хезмәт куя, әмма эштән бушаган арада чабышкы атлары белән шөгыльләнә. Киләчәктә бу мавыгу тормышында төп урынны алыр дип ышана.
Фирдүс кечкенәдән тырыш, үҗәт булып үсә, дөресрәге, тормыш аны шундый итеп тәрбияли, чөнки ул 5 яшендә әтисез кала. Әнисе Фәридә апага өч баланы берүзенә үстерергә туры килә.
«Җиденче сыйныфта укыганда, авылдашыбыз, атлар асраучы Җәүдәт абый Гобәйдуллиннарга еш бара идем. Гел аларда вакытымны үткәргәч, Җәүдәтнең үги малае дип тә йөртә башладылар. Ул бездә атларга карата мәхәббәт тәрбияләгәндер дип уйлыйм. Үзе гомере буе ветеринария табибы булып эшләде, бик мал җанлы кеше иде. Аның мотоцикл люлькасында күп йөрдек, фермага да бара идек. Безне маллардан курыкмаска өйрәтте, табиб серләре белән уртаклашты. Аның улы Илнур белән башта ат артыннан йөрсәк, аннары ат өстенә иярсез генә утырып чаптык, тора-бара атларны үзебез иярләргә өйрәндек», — диде Фирдүс, балачакларын искә алып.
Ә биш ел элек Арча педагогия көллиятен тәмамлаган егет үзенең шәхси хуҗалыгында атлар тота башлый. Әмма физик тәрбия укытучысы буларак, спортны да ташламый. Баскетбол, футбол, көрәш белән кызыксына, профессиональ рәвештә хоккей белән шөгыльләнә. Башта малларны такта абзарларда асрый, үткән ел исә блоктан махсус ат абзары салып чыккан. Әлеге мал торагы уналтыга алты метр зурлыкта, биш атка исәпләнгән.
«Иң элек бер аттан башладым. Бүгенге көндә юртакларның саны дүртәү, ә иң күбе унга җиткергән булды. Алабыз, өйрәтәбез, әйбәт чапса — үзебезгә калдырабыз, юк икән — сатабыз. Бүгенге көндә бу эш хобби кебек. Киләчәктә атларның санын арттырасым, тагын да киңәясем килә. Авылдагы яшьләрне дә атлар белән кызыксындырасы иде. Малдан куркалар, йә әти-әниләре каршы. Бүгенге көндә минем авырлыгым 90 килограмм, ә тренировка вакытында атта йөрү өчен гәүдә авырлыгы 60–70 килограммнан артмаска тиеш. Ипподромның регламенты буенча жокейлар, гомумән, 57–60 килограмм гына була. Бер елны Кукмарада чабышта катнашыр өчен 17 килограммга ябыгырга туры килде», — диде ул.
Бүгенге көндә Фирдүсне, чабышкы атлар тотучы буларак, якын-тирә районнарда беләләр. Алар, Кукмара, Балтач һәм башка күрше-тирә районнарда узышларда катнашып, беренче, икенче урыннар яулыйлар. Кукмара Сабан туенда ике ел рәттән беренчелекне бирмәгәннәр.
«Бер елны Арча районында узган "Аударыш" бәйгесендә җиңүгә ирештем. Аннары үзем белән Илнурны чакырдым, тора-бара Кукмарадан команда туплап бара башладык. Ә Казан ипподромындагы чабышларда катнашу өчен безнең әле тәҗрибә җитми һәм чиста токымлы атлар кирәк. Хәзерге вакытта атлар ярымтокымлы, алга таба "чиста"ларга тырышачакбыз. Шулай ук ел саен иптәшләр белән өч көнлек атлы походлар да оештырабыз, палаткаларда кунабыз. 70әр чакрым йөреп кайтабыз«, — диде әңгәмәдәшем.
Фирдүс атларның һәрберсе белән көнгә бер тапкыр берәр сәгать шөгыльләнә. Кышын моның өчен Зур Сәрдек белән ике арадагы дамбага бара, анда зур булмаган, 500 метрлы чабу урыны ясаганнар. Ә җәен басуга чыга. Малларның абзарларында азык салу урыны — утлык юк. Аларның идәннән үрелеп ашаулары да — үзенә күрә бер физкультура, ди ул.
«Атларга иртә-кич солыны суда бүрттереп бирәм, шуңа витамин, кукуруз, түп, коры сөт, көрпә, чиста тарткан он, патока кушам. Ә төш турысында җылымса су белән коры солы гына салам. Чөнки көндезге сәгать ике, өчләрдә алар белән йөрергә чыгам. Бу малларның организмына авырлык килмәсен өчен эшләнә, чөнки солы тизрәк үзләштерелә. Тренировкадан кайткач, ике сәгатьтән соң тулы азык бирәм», — диде райондашыбыз.
Ә эссе җәй айларында тренировкаларны кичкә калдырырга туры килә икән. Атлар асрауның үзенчәлекләре бик күп, ди ул.
Фирдүснең тормыш иптәше Айсинә исемле, ул «Урал» хуҗалыгында ветеринария табибы булып эшли. Алар балалар бакчасына бергә йөргәннәр, бер сыйныфта белем алганнар. Атларга кушаматларны сайларга Айсинә булыша: «Силеста», «Карасика», «Җирән», «Аляска». Болардан тыш, «Айвори» исемле бер понилары да бар. Атлар бөтен ветеринария таләпләренә туры китереп теркәлгән, паспортлары эшләнгән. Шулай ук Халиковлар шәхси хуҗалыкларында сыер, үгез, бозаулар да асрыйлар. Әнисе Фәридә апага, Айсинәгә — һәркемгә дә эш җитә биредә.
«Бервакыт интернеттагы сайтларның берсендә Биектауда 40 мең сумга пони сатылу турында белдерү чыкты. Без аны Илнурга сатып алып кайттык. Гел атка акча тотасыз дип әйтмәсеннәр өчен, өйдәгеләрен бушка бирделәр дип ялганладык. Ул вакытта Җәүдәт абый да исән иде әле. Аннары әлеге пониның колынын үземә алдым. Нишләтәсең, атларны яратам, алардан аерылып, өч көнгә дә читкә китә алмыйм. Без — авыл малайларына туган ягыбызда бик рәхәт шул», — диде ул.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев