Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан 59 яшьлек хатын-кыз кырыгалдарларга 3 миллион сумнан артыграк акча күчергән

Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев сүзләренә караганда, райондашыбызга өч төрле банктан кредит рәсмиләштергәннәр.

Кукмара районының бер авылында яшәүче 59 яшьлек ханым кырыгалдарларга 3 миллион 345 мең 231 сум акча күчергән. 
Әлеге апа мошенниклар тозагына эләгүе турында елый-елый сөйләде:

— Апрель аенда кәрәзле телефоннан үземә кызыклы мәгълүматлар белән танышып утырганда экранга инвестицияләр платформасында акча эшләү мөмкинлеге турында реклама күземә ташланды. Балаларга бераз ярдәм итәсе килде дә кызыксынып киттем, җиңел генә акча эшләргә өметләндем. Әлеге платформага кергәннән соң: «Хәзер сезнең белән хәбәргә чыгарга тиешләр», — дигән хәбәр алдым. Чыннан да, бер хатын-кыз шалтыратты һәм үзенең биредә зур суммада акчалар эшләвен, Мәскәүдә фатир сатып алуын, кыйммәтле машинада йөрүен сөйләде, минем киңәшләрне тотсагыз, сез дә баеп китәчәксез, диде. Яңа танышның сүзләре буенча, иң элек элемтә өчен телефоныма Скайп кушымтасын йөкләдем. Шуннан соң ул миңа алга таба нинди операцияләр башкарырга кирәклеген аңлатты. Янәсе, мин 100 мең сум акча эшлим дә 20 меңне аларга күчерәм, ә 80 меңе үземдә калачак. Ватсап мессенджеры аша — аудио, Скайптан видеошалтыратулар булды. Мин элемтәнең икенче очындагыларның йөзен бер тапкыр да күрмәдем. Алар: "Кулың белән телефон — синең үзеңнеке, ә без синең "баш"ың булачакбыз«, — диделәр. Телефонны, заманча техниканы бик белеп тә бетермим мин, инвестицияләр турында да моңарчы ишеткәнем булмады, шуның өчен алар нәрсә әйтә, кайсы төймәгә басарга куша — һәммәсен үтәдем. Апрельдән бүгенге көнгә кадәр Карина, Виталий һәм Максим исемле кешеләр белән аралаштым, — ди ул.

Райондашыбыз иң элек инвестицияләр платформасында утыручыларга 5 мең сум акча күчерә. «Бу сумма бик аз, моның белән генә булмый», — дигәч, онлайн рәвештә банктан иң элек бер кредит, соңрак икенчесен рәсмиләштерәләр. 

— Платформада акча күп булган саен проценты да үсәчәк, диюләренә ышандым. Яңа танышның сүзләре, чыннан да, дөреслеккә туры килде, берничә көн эчендә минем счетта 11 мең доллардан артык акча тупланды. Көннәрдән беркөнне кабат шалтыраттылар да, акча эшләргә дип, платформага керсәк, анда «сезнең счетыгыз блокировкаланган» дигән язу чыкты. Минем белән идарә итүче ниндидер төймәләргә басарга кушты, сәбәбен сорап хат яздырды. Шуннан соң Максим исемле кеше хәбәргә чыкты да: «Без элегрәк счеттагы акча 30 мең долларга җиткәч кенә иминиятли идек, хәзер бу эшне 11 мең доллар булгач та башкару мөһим. Чөнки мошенниклар бик күбәйде. Бу алар тозагына эләкмәс өчен кирәк», — дип әйтте. Иминиятләү өчен кабат акча кирәк бит инде. Ышанычлы кеше (доверенное лицо) булу өчен киленемә әйттем. Аның исеменә рәсмиләштерелгән акчаларны иң элек миңа, аннары инвестицияләр платформасына күчердек. Көн арты көн узды, әлеге кешеләр миннән тагын бер ышанычлы кеше табуымны сорады. Кызыма әйткән идем, ул ышанмады, мошенниклар инде алар дип ачуланды, полициягә алып килде. Аның сүзен хокук сагында торучылар да раслады. Апрель аеннан башлап кырыгалдарлар белән аралашкан, аларга акча күчергән булып чыктым, — ди бичара ханым.

Полиция бүлегенә зыян күргән райондашыбыз белән бергә аның кызы һәм килене дә килгән иде. «Сез бит яшь кеше, кредит рәсмиләштерер алдыннан бер дә шикләнмәдегезмени?» — дим килененә. 

— Әни: «Мин бер платформага кердем, шунда акча эшлим. Счеттагы акчаларны иминиятләштерү өчен акча кирәк, син миңа булыш әле», — дигәч, башта куркып калдым, риза булмадым. Әмма берәр атна үткәч, әнине кызганып ярдәм итәргә алындым. Инвестицияләр платформасыннан шалтыраттылар, документларын сораган идем дә — җибәрмәделәр. Кыскасы, мин дә аларның йөкләмәләре буенча эш иттем, хәтта кредит суммасын да белмәдем, әйтмәделәр. Соңыннан билгеле булганча, банк никадәр сумманы хуплый, болар шуны рәсмиләштерә икән. Нәтиҗәдә ул 874 мең сум булып чыкты, — ди Алия (исеме үзгәртелде). 

Пенсионер ханымның кызы да алар белән аралашып алган. 

— Бик кызу сөйлиләр, сине тыңламыйлар да, сорауларга бөтенләй җавап бирмиләр, башны бутыйлар, — ди ул. — Мин озак сөйләшмәдем, телефонны өздем. 

Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев сүзләренә караганда, райондашыбызга өч төрле банктан кредит рәсмиләштергәннәр.

«Килгән зыян 3 миллион сумнан артык, — ди ул. — Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта мошенникларның эзенә төшү өчен тикшерү-эзләү эшләре алып барыла».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев