Кукмара районындагы «Керәшеннәр берлеге» махсус хәрби операциядәге якташларга ярдәм итә
Солдатларның нинди әйберләргә аеруча мохтаҗ булуын белешеп, иң кирәкле булганнарын тупларга тырышканнар.
Районда махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган волонтерлык төркемнәре шактый. Алар гуманитар ярдәм җыю, кирәк-яраклар туплау, хәрбиләргә рухи терәк булу кебек игелекле гамәлләр башкара.
Югары Чура җирлегендә яшәүчеләр дә бу эштән читтә калмаган. Алар берләшеп, «Керәшеннәр берлеге» исемле төркем булдырганнар һәм якташлары өчен гуманитар ярдәм туплап, аны илтеп тапшыру нияте белән юлга чыкканнар.
Әлеге эштә актив катнашучыларының берсе Геннадий Андреев сөйләвенчә, бүгенге көндә Югары Чура җирлегеннән алты егет махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Авылдашлары алар белән даими элемтәдә тора, хәлләрен белешеп, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.
«Районыбызның күп кенә җирлекләреннән солдатлар янына барып, гуманитар ярдәм илтеп кайтучылар бар. Без дә бу изге эштән читтә калмаска булдык. Югары Чура — кечкенә җирлек түгел, биредә тырыш, бердәм һәм ярдәмчел халык яши. Шуңа күрә авылдашлар белән киңәшләшеп, махсус төркем оештырырга карар кылдык. Үзебезнең эмблеманы да эшләттек. Чөнки моңа кадәр безнең авылдан солдатлар янына махсус барып кайткан кеше юк иде», — дип сөйләде ул.

Гуманитар ярдәм җыю эшенә авыл халкы да, иганәчеләр дә бик теләп кушылган. Кыска вакыт эчендә шактый күләмдә кирәкле әйберләр тупланган. Аларның барысы да бер зур йөк машинасына һәм прицепка төялгән.
Ярдәм әзерләгәндә хәрбиләрнең үзләре белән дә киңәшләшкәннәр. Солдатларның нинди әйберләргә аеруча мохтаҗ булуын белешеп, иң кирәкле булганнарын тупларга тырышканнар. Нәтиҗәдә генераторлар, көндәлек кулланыла торган кирәк-яраклар, техника өчен мөһим җиһазлар әзерләнгән. Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучы бер якташ өчен мотоцикл да булдырылган. Аны Поршур авылы егетенә илтеп тапшырачаклар.
«Дөньялар тыныч түгел, бу хәлләр барыбызны да уйланырга мәҗбүр итә. Әмма безнең өчен иң мөһиме — егетләребезне күрү, аларга кирәкле ярдәмне илтеп җиткерү, безнең терәкне тойсыннар дибез, туган якларга тизрәк исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез. Үзебезгә дә хәерле юллар булсын», — диде Геннадий Андреев.
Фото: Самира Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев