Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында кабат исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен ир-ат хөкем ителәчәк

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.

Кукмара районы прокуратурасы Киров өлкәсендә яшәүче 44 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 264.1нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (исерек хәлдә машина йөрткән килеш җәзага тартылган булып, янәдән автомобиль руле артына утыру).

Эш материалларыннан күренгәнчә, 2025 елның 22 августында кич белән Кукмара районы территориясендәге «Киров-Малмыж-Нократ Аланы» автомобиль юлында полиция хезмәткәрләре тарафыннан УАЗ Патриот маркалы автомобиль руле артында исерек хәлдәге ир-ат тоткарлана. 

Документларын тикшергәндә җинаятьченең Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.8нче маддәсенең 1нче өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган булуы ачыклана. Ул вакытта ир-ат 45000 сум штрафка тартылган һәм 1 ел да 7 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән була.

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.

Җинаять эше карау өчен судка җибәрелде.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев