Кукмара районында исерек килеш руль артына утырган тугыз кеше административ җаваплылыкка тартылды
Суд карары белән аларга 45 мең сум штраф, 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм бер очракта административ кулга алу җәзасы билгеләнде.
Кукмара районында яшәүче гражданин Т., исерек хәлдә, 2026 елның 14 апрелендә 15.05 сәгатьтә “Өлге–Иске Юмья” автомобиль юлының 12нче чакрымында Лада Калина автомобиле белән идарә итә. Алкотестер ярдәмендә тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмында 1,329 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Хокук бозуда гаепләнүче суд утырышына килми, эшне үзеннән башка карау турында гариза тапшыра.
Кукмара районында яшәүче гражданин С., исерек хәлдә, 2026 елның 23 апрелендә 18.09 сәгатьтә Кукмара шәһәренең Гафиятуллин урамындагы 1нче йорт каршында дәүләт теркәү билгесе булмаган электр скутеры белән идарә итә. Алкотестер белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмында 0,648 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Хокук бозуда гаепләнүче суд утырышына килми, эшне үзеннән башка карау турында гариза тапшыра.
Кукмара районында яшәүче гражданин Г., исерек хәлдә, 2026 елның 27 апрелендә 21.45 сәгатьтә Кукмара шәһәренең Ш. Мәрҗани урамындагы 26нчы йорт янында Шкода Рапид автомобиле белән идарә итә. Алкотестер белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмында 0,683 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Суд утырышында ул үз гаебен танымый.
Кукмара районында яшәүче гражданин К., исерек хәлдә, 2026 елның 21 маенда 21.45 сәгатьтә Лубян авылындагы Яшьләр урамы, 13нче йорт янында Лада Калина автомобиле белән идарә итә. Алкотестер белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмында 0,853 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Суд утырышында үз гаебен танымый.
Кукмара районында яшәүче гражданин Г., исерек хәлдә, 2026 елның 22 маенда 22.00 сәгатьтә Кукмара шәһәренең Магистральная урамы, 65нче йорт янында Лада 217230 автомобиле белән идарә итә. Алкотестер белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмында 0,906 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Хокук бозуда гаепләнүче суд утырышына килми, эшне үзеннән башка карау турында гариза тапшыра.
Кукмара районында яшәүче гражданин И., исерек хәлдә, 2026 елның 25 маенда 21.00 сәгатьтә Янил авылындагы Яшьләр урамы, 9нчы йорт янында Лада Гранта автомобиле белән идарә итә. Алкотестер ярдәмендә тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмында 0,381 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Суд утырышында ул үз гаебен танымый.
Кукмара районында яшәүче гражданин Н., исерек хәлдә, 2026 елның 2 июнендә 20 сәгать 23 минутта Кукмара шәһәренең Нур Баян урамы, 29А йорт янында Рено Логан автомобиле белән идарә итә. Алкотестер ярдәмендә тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмында 0,849 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Суд утырышында ул үз гаебен танымый.
Кукмара районында яшәүче гражданин Я., исерек хәлдә, 2026 елның 10 июнендә 23 сәгать 40 минутта Югары Шәмәрдән авылының Октябрь урамы, 1нче йорт янында Баик автомобиле белән идарә итә. Алкотестер ярдәмендә тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмында 0,872 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Хокук бозуда гаепләнүче суд утырышына килми, эшне үзеннән башка карау турында гариза тапшыра.
Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән хокук бозучыларга суд карары буенча 45 мең сум күләмендә штраф салына, шулай ук алар ел ярымга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.
Саба районында яшәүче хатын-кыз Ш., исерек хәлдә, транспорт чаралары белән идарә итү хокукына ия булмаган килеш, 2026 елның 30 июнендә 7.50 сәгатьтә “Кукмара–Шәмәрдән” автомобиль юлының 27нче чакрымында Хонда Цивик автомобиле белән идарә итә. Алкотестер ярдәмендә тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмында 0,663 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Суд утырышында үз гаебен таный. Суд карары белән ул административ хокук бозуда гаепле дип табыла, аңа 10 тәүлек срокка административ кулга алу җәзасы билгеләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев