Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүчене авылдашын рәхимсез кыйнаган өчен сигез елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр

Судта ачыкланганча, 2022 елның 8 мартында төнлә белән хөкем ителүче исерек хәлдә үзенең авылдашы белән бәхәсләшкән.

Кукмара районы прокуратурасы элек хөкем ителмәгән Өлге авылында яшәүче 29 яшьлек иргә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд ирне РФ Җинаять Кодексының 111нче маддәсенең 4нче бүлегендә каралган җинаять кылуда (саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китергән аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү) гаепле дип тапкан.

Судта ачыкланганча, 2022 елның 8 мартында төнлә белән хөкем ителүче исерек хәлдә үзенең авылдашы белән бәхәсләшкән. Ике арада чыккан конфликт вакытында гаепләнүче авылдашын рәхимсез кыйнаган, зыян күрүченең башына авыр җәрәхәтләр ясалган. Соңрак аның гомере өзелгән.

Гаепләнүче үз гаебен танымады.

Суд, дәүләт гаепләвенең фикере белән килешеп, әлеге ир-атка катгый режимлы төзәтү колониясендә җәза үтәп, сигез елга ирегеннән мәхрүм ителү җәзасын билгеләде.

Хөкем карары үз көченә кермәде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев