Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүчеләргә «Социаль ипотека» программасы буенча торак сатып алу шартлары турында сөйләделәр

Бүгенге көндә районда «Социаль ипотека» программасы кысаларында фатир алу өчен 12 гаилә исәптә тора.

Яшь гаиләләрне тораклы, туган якларында, ягъни районда калдырырга ярдәм итә торган программалар зур әһәмияткә ия. Бүгенге көндә районда «Социаль ипотека» программасы кысаларында фатир алу өчен 12 гаилә исәптә тора. Бу турыда район Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге баш белгече Илүзә Зыятдинова сөйләде.

«„Социаль ипотека“ программасының төп максаты — торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган яшь гаиләләрне тораклы итү. Программада катнашу өчен ир белән хатынның законлы никахта торуы, аларның берсенең яше 35тән артмавы, шул исәптән тәрбиядә бер яки берничә баласы булу шарт. Тулы булмаган гаиләләр, ягъни ялгыз бала тәрбияләүче, 35 яшькә кадәрге әти яисә әни кеше дә программа буенча торакка дәгъва кыла ала. Шулай ук һәр гаилә әгъзасына торак мәйдан белән тәэмин ителеш 18 квадрат метрдан артмау мөһим. Болардан тыш, гаиләнең федераль һәм республика программалары буенча алынган ипотекасына бурычлары булмау да — төп шартларның берсе. Айлык керем күләме исә минималь яшәү минимумыннан югарырак булырга тиеш», — диде Илүзә Зыятдинова.

Илүзә Фәнис кызы ипотекага исәпкә басу өчен программада катнашучының даими рәвештә Татарстанда пропискасы булу, шунда яшәве һәм эшләве дә кирәк дип ассызыклады. Элегрәк бу мөмкинлектән бюджет өлкәсендә эшләүчеләр генә файдалана алса, хәзер исә оешманың хокукый-оештыру формасы каралмый. 

«Программада, иң беренче чиратта, конкурста килешү төзегән һәм торак бәясенең 10 проценты күләмендә беренчел взнос керткән гаиләләр катнаша. Яшь гаиләгә фатир бәясен 28,5 елга кадәр түләп бетерү мөмкинлеге бирелә, ике кешедән торган гаиләгә торак мәйданы нормативы — 42 квадрат метрны, ә өч һәм аннан күбрәк кешедән торган гаиләгә һәр кешегә 18 квадрат метрны тәшкил итә. Исәпкә алынганнан соң яшь гаиләдә бала туган очракта 200 мең сум күләмендә компенсация түләнелә. Ә инде балага 3 яшь тулгач, ана сертификатыннан файдаланырга мөмкин. Татарстан Дәүләт торак фондының социаль ипотека буенча еллык процент ставкасы 7 процентны тәшкил итә», — диде Илүзә Зыятдинова.

Илүзә Зыятдинованың сүзләренә караганда, быел әлеге программа буенча Кукмара шәһәренең Тимер юл урамы 14нче йорт адресы буенча бер күпфатирлы йорт төзү планлаштырыла. Киләчәктә Нур Баян урамында лифт белән йөрү шартлары булган бер күпкатлы йорт салыначак.

Кукмарадан Фидания һәм Рәмис Шәяхмәтовлар 2017 елда «Социаль ипотека» программасы буенча яңа фатирлы булганнар. Бүгенге көндә алар үз куышларына сөенеп гомер итәләр, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.

«Мин үзем 3нче урта мәктәптә эшләдем, хәзерге вакытта декрет ялында. 2013 елда әлеге программада катнашып карарга булдым. Бу вакытта вакытлыча фатир алып тора идек. Документларны җыюның бер авырлыгын да тоймадым, барысы да җиңел эшләнде. Дүрт ел көткәннән соң, ике бүлмәле яңа фатирыбызның ачкычларын тапшырдылар. Ә өч көннән шунда яшәргә күчендек. Чөнки анда тормыш итәргә бөтен мөмкинлекләр дә бар иде: газ плитәсе, ванна, бәдрәф. Тора-бара калган кирәк-яракны алдык. Фатирыбыз беренче катта урнашкан, бик уңайлы, якты, җылы. Иң мөһиме: „үзебезнеке“ дип яшибез», — диде Фидания. 

Программа буенча исәпкә басканнан соң дөньяга килгән өч сабыйларына бирелгән 200әр мең сум күләмендә компенсация акчасы да Шәяхмәтовларга ипотека суммасын шактый киметергә ярдәм иткән. Моннан тыш, ана капиталыннан, шулай ук өченче балалары тугач, социль ипотека кредитын каплар өчен федераль бюджеттан бирелә торган 450 мең сум акчаны да файдаланганнар. 

«Без алган вакытта 60 квадрат метрлы әлеге фатирыбыз 1 миллион 950 мең сум тора иде. Ә аларның бәяләре һаман арта. Шуңа күрә яшь вакытта, дәүләт ярдәм иткәндә файдаланып калырга кирәк. Вакыт бик тиз үтә ул, чиратың җиткәнен сизми дә каласың. Аллаһ боерса, ипотекабызны озакламый тулысынча түләп бетерербез дип ышанабыз», — диде Фидания.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев