Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан инглиз теле укытучысы: «Мин инде суда тончыгып үләм икән, дидем»

Укытучы булып эшләүче Рәйсәгә ул араларда төрле йомыш белән өч көн рәттән Кукмарага барырга туры килә. Соңгысында Мамадыш трассасыннан борылып, үз якларына таба кайтып барганда ничектер хәлсезлек тоя. Һәм... йөзенә чәчрәгән судан айнып китә.

16 май көнен Өскебаш якларында яшәүче Рәйсә (исеме үзгәртелде), хәзер үзенең икенче туган көне дип, һич икеләнмичә әйтә ала. Бу көнне Важашур авылында яшәүче Әмир Гайнанов ярдәме белән ул исән кала.

...Мәктәптә инглиз теле укытучысы булып эшләүче Рәйсәгә ул араларда төрле йомыш белән өч көн рәттән Кукмарага барырга туры килә. Соңгысында Мамадыш трассасыннан борылып, үз якларына таба кайтып барганда ничектер хәлсезлек тоя. Һәм... йөзенә чәчрәгән судан айнып китә. 

Поч. Сутер белән Югары Өскебаш авыллары арасындагы борылышта ел саен кар сулары җыелып торган уйсулык бар. Фоторәсемнән күрәсездер, ышык урында, агачлар күләгәсендә урнашканлыктан, бик эссе җәйләрдә дә кипми икән ул. Рәйсә Ока машинасы белән барганда әнә шул суга төшеп китә. Ничек төшкән, нәрсә булган, ул боларның берсен дә белми. Шунысын да өстик: әлеге юл шуның кадәр «җанлы» түгел, ягъни бертуктаусыз машиналар йөреп тормый. Әмирнең нәкъ шул вакытта очравы — могҗиза.

Рәйсә сөйли: 

— Рульдә барганда йокыга киткәнсеңдер син, диләр. Алай дип уйламыйм. Чөнки бу очракта юлдан дөбер-шатыр төшеп барган тавышка уяныр идем барыбер. Әле бит мин кайта торган юлның кире ягында ул сулык. Поч. Сутер авылы турысын узганда үземне хәлсез итеп сизгән идем инде. Шул тирәдәге борылыштан ничек борылдым, ничек суга килеп төштем — берсен дә хәтерләмим. Әйткәнемчә, битемә су тигәннән уянып киттем. Кабина суга күмелеп бетә язган иде.

Машинам иске, шуңа күрә су да тиз тулгандыр дип уйлыйм. Кар суы салкын була, аның да салкынлыгын сизмәгәнмен. Гомумән, мин суның салкынлыгын тоймадым, курку хисем көчле булуы, шок хәлендәге халәтем шулай иткәндер инде. Уянуга каешымны ычкындырдым, сизәм, инде суларга һава аз кала башлаган. Ишегемне этеп карыйм, ачылмый. Урман ягына түгел, ә юлга таба йөзеп чыгарга уйлаган идем. Ишек ачылмагач, күтәрелеп, урындыгыма тезләндем дә, аркамны терәп, башымны артка таба яткырып, муенымны машинаның түбәсенә кадәр өскә күтәрдем. Чөнки шулай иткәндә генә сулап була иде. Мин инде судан тончыгып үләм икән, дидем. Әти белән әнигә бала хәсрәте күрергә насыйп булган дип, гел аларны уйладым. Быел яран гөлләр утырткан идем, үсмәделәр. Мин үләсе булганга, алар да терелеп, яңарып китә алмаганнар икән, дигән уй да күңелдән сызылып үтеп китте. 

«Монда кеше бармы ул?» — дигән тавышны ишеткәч, ул минуттагы халәтемне сөйләп, аңлата алмыйм. Димәк, мин исән калам, мин яшәячәкмен дип уйладым. Аяк белән ишеккә типтем, сизәм, су аша ул аны ишетмәде. Эндәшеп карыйм, булмый. Их, мине күрмичә китеп бара бит бу кеше дип, шул арада инде өметсезлек тә биләп алды. Җаным-тәнем белән аны мине коткаруын теләдем. Ниһаять, булды: коткаручым ишекне каерып ачты да, кулымнан тотып, кабинадан тартып чыгарды. Юлга килеп баскач кына рәхәтләнеп бер тын алдым. Шул арада яныбызга РайПОның «Автолавка» машинасы килеп туктады. Сатучысы тынычландыра торган дару бирде.

Өйгә кайтып кергәндә, кече кызым бәрәңге әрчеп утыра иде. Мин биемемә һәм кызыма суга батканымны әйттем дә коры киемнәргә киенә башладым. Шуның кадәр куркыныч булганын уйламадылар инде алар, шунлыктан сүземә әллә ни игътибар да бирмәделәр. Тормыш иптәшем авылдагы чишмәне ремонтларга киткән иде. Ул да кайткач: «Төне буе мәктәп эше белән утыргач шулай була ул», — дип кенә әйтте дә машинамны алырга китте. Ә менә кайтып кергәндә аның йөзе ап-ак иде. Түбәсе генә күренеп торган Оканы күргәч кенә янәшәмдә нинди зур бәхетсезлек йөргәнен аңлап ала ул. Шул арада күршеләрем керде. Берсенә сумкадагы документларны киптерергә куюын үтендем. Икенчесе, салкын тимәсен дип, бөтен җиремне көмешкә белән уды, рәхмәт яугырлары.

Ул көнне бер дә елый алмадым. Ә инде икенче көнне медицина көллиятендә укучы олы кызым, кайтып: «Әни, син мине шундый куркыттың бит», — дип кочаклап алгач, рәхәтләнеп еладым. Мәктәптә дәресләр биргәндә дә искә төшкән саен үземне тыеп тора алмадым, хәзер дә шулай. 

Машина руле артына утырганыма 10 ел. Әйе, бу вакыйгадан соң курку хисе калган. Әмма йөрмичә булмый, бик әкрен генә барасы җиремә барып кайтам. Үземне ничек булса да кулга алырга, башкаларга сиздермәскә тырышсам да, гәүдәмнең сул як өлешендә авырткан җире бар. Дәваханәгә дә бардым, нәрсәдер ул, белмим.

Үзен куркыныч астына куеп, салкын көндә боздай кар суына кереп, гомеремне саклап калган Әмир абый Гайнановка ничек кенә рәхмәт сүзләремне җиткерсәм дә әз булыр кебек. Аллаһы Тәгалә аның тормышын бар яктан да уңай итсен иде.

Кукмара районында яшәүче: «Мин инде судан тончыгып үләм икән, дидем»

Әмир Гайнанов сөйли:

— «Уңыш» хуҗалыгында зоотехник булып эшлим. Ул көнне көндезге сәгать өчләрдән соң Кәркәүчтән Югары Шөн фермасына бара идем. Әлеге урынга 100-200 метр кала суда түбәсе генә диярлек күренеп торган машинаның тәрәзәсе кояш нурында ялтырап алды. Туктадым, машинадан чыктым. Кешесе бармы икән дип уйлауга, кабинадан кул күреп алдым. Як-якка карыйм, бер машина да күренми. Куртка, аяк киемнәремне салдым да, кулыма иң зур ачкычны алып, суга кереп киттем. Суы салкын, җилкәмнән иде. Тәрәзәне ватарга туры килмәде, каерып ишеген ачтым. Рәйсәне кулыннан тотып, кабинадан өстерәп чыгардым. Бик курыккан иде ул. Хатын-кыз шундый бит инде, иң беренче сүзен дә хәтерлим әле: «Иптәшем машина өчен нәрсә дияр инде?» — диде ул. Аңа: «Ул турыда уйлама, исән калганыңа сөен», — дип җавап бирдем. 

Рәйсә таныш кешем түгел. Аны юлга алып чыккач, тагын икенче тапкыр суга керергә туры килде. Ул машина эчендә сумкасы һәм документлар белән тагын бер сумкасы калганын әйтте. Кабина эчендә йөзеп йөргән кәгазьләрне тутырып алып чыктым. Шул арада ярдәм кирәкмиме дип, юлдан үтүче берничә машина да туктады. Рәйсәне авылына алып кайтып, капкасыннан кертеп озаттым. Икенче көнне телефонымны табып, иптәше белән шалтыраттылар, аннан соң күчтәнәчләр белән яныма да килеп киттеләр. Юк, үземне алай герой дип санамыйм. Минем урында булган башка кеше дә шушы ук эшләрне башкарыр иде дип уйлыйм. 

Автордан: 

Әмир Нургали улы Гайнанов, чыннан да, безнең заман герое, янәшәбездә яшәүче герой ул. Аның шундый икәнен раслаучы бер генә мисал: ул үзе дә 9 яшендә (аңа хәзер 56 яшь) Поч. Сутер авылы янындагы буада бата яза. Гомерлеккә курку хисе кала: шуннан бирле бер тапкыр да сулыкларга кергәне булмый аның. Ә бу көнне үзе турында уйламыйча, башкаларны коткарырга ашыга ул. Герой дими — ни дисең!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев