Кукмара районында яшәүче, ремонт ясыйм дип, мошенникларга 20 меңнән артык акча күчергән
Мин инвалидлык пенсиясенә яшим, башка керемнәрем юк, шуңа күрә бу сумма минем өчен шактый зур, ди райондашыбыз.
Мошенниклар кукмаралыларга «һөҗүм» итүен туктатмый. Район эчке эшләр бүлегенә пенсия яшендәге икенче төркем инвалид райондашыбыз мөрәҗәгать итә. Ул авылда яши. Шәхси хуҗалыгында ремонт ясыйм дип, кырыгалдарлар кармагына эләгә.
— Быел хуҗалык корылмаларына ремонт эшләре башкарырга уйладык. Моның өчен такталар эзли башладык. Төзелеш материаллары хәзер кыйммәт булганлыктан, икенче сортлы 2 кубометр борыс сатып алырга булдым. Башта агач материаллары белән шөгыльләнүче райондагы барлык якын-тирә авылларны йөреп чыктым, әмма икенче сортлы борыс тапмадым. Шуннан соң интернет челтәрендә такталар сату турында белдерүләр карарга булдым. Агымдагы елның 24 июнендә социаль челтәрләрнең берсендәге сату-алу төркемендә төзелеш материаллары турында белдерү күрдем. Анда икенче сортлы борысның бәясе 1 кубометр өчен 10 мең сум дип күрсәтелгән иде. Игъландагы элемтә номеры буенча шалтыраттым, һәм миңа ир-ат җавап бирде. Ул рус телендә акцентсыз сөйләшә иде. Мине нәрсә кызыксындыруы турында сорашты. Алга таба ватсап аша аралашырга тәкъдим итте һәм икенче номер бирде. Шуннан соң мин Иван исемле ир-ат белән языша башладым. Күпме материал кирәк булуын яздым. Аннары ул килешү төзү өчен исем-фамилияләрне, төгәл адресны сорады, нинди банк картасы белән түләячәгемне дә кызыксынды. Миңа кирәкле борысның бәясе 21 мең 500 сумга төште. Телефонның икенче башындагы кеше түләнгән товар дүрт-биш көн эчендә килеп җитәчәк дип белдерде. 24 июнь көнне акчаны күчердем, 28 июнь көнне материалны алып килергә тиешләр иде. Әмма алардан: «Тәэмин итүче безне кыен хәлдә калдыра — китерү датасын күчерде. Сезгә 2-3 июльләргә генә килеп җитәргә мөмкин. Әгәр көтәргә теләмисез икән, акчаны кайтару өчен җитәкче исеменә ирекле формада хат языгыз», — дигән хәбәр килде. Мин, акчаны кайтаруны сорап, гариза яздым һәм беренче сөйләшкән телефон номерына шалтыраттым. Тавышыннан таныдым: бу беренче сөйләшкән кеше иде. Ул акчаны атна ахырына кадәр көтәргә кушты. Ватсапта да акчаны бу атна көтегез, дигән хәбәр килде. Шуннан соң әлеге кеше башка элемтәгә кермәде. Мин исә товарны китерерләр дип көттем. Якын кешем авырып китеп, аны карарга туры килде. Хәзер мошенниклар кулына төшкәнемне аңлап, полициягә килдем. Мин инвалидлык пенсиясенә яшим, башка керемнәрем юк, шуңа күрә бу сумма минем өчен шактый зур, — дип сөйли ул район эчке эшләр бүлегенең өлкән тикшерүчесе Иван Туктаевка.
Кырыгалдарлар җайлы акча эшләү ысулларын эзләп кенә тора. Ә социаль челтәрләр — моның бер юлы. Шуңа күрә күрмәгән-белмәгән кешеләргә ышанып, акча күчергәнче бик игътибарлы булырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев