Кукмара районында яшәүче Илсур Әгълиуллин Әфганстан җирләрендә сыналган
15 февральдә сугышчы-интернационалистларны искә алу көне билгеләп үтелә.
Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәгән, тарихның утлы елларын үз җилкәсендә татыган батыр йөрәкле райондашларыбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз. Аларның язмышы — яшь буын өчен чын үрнәк, тормыш мәктәбе.
Шундый каһарманнарның берсе — Байлангар авылында туып-үскән, Әфганстан җирендә ике елдан артык хәрби хезмәт узган Илсур Әгълиуллин.
1982 елны Татарстаннан бер меңгә якын егетне Казахстанның Усть-Каменогорск шәһәрендә урнашкан хәрби частька алып китәләр. Анда алар ике ай дәвамында карантин үтә, хәрби әзерлек уза. Әлеге егетләр арасында якташыбыз Илсур абый да була.
«Әфган сугышы турында ишеткән бар иде, әмма мәгълүмат бик аз булды. Шуңа күрә аның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен күз алдына да китермәдек, — дип искә ала ул. — 22 июнь көнне безне самолетларга төяп, Әфганстанның Шынданд провинциясенә алып килделәр. Автомат тоткан кешеләрне, хәрби хәрәкәтне күргәч, әлбәттә, күңелгә шом керде. Әмма кеше һәрнәрсәгә ияләшә: бераздан без дә күнектек, моны гадәти солдат тормышы итеп кабул иттек».

Илсур Әгълиуллин артиллерия полкының беренче дивизионына шофер итеп билгеләнә. Шулай итеп, аңа Әфганстанда ике ел да өч ай хезмәт итәргә туры килә. Ул «техзамыкание» машинасында йөреп, колонналарны ахырдан озата бара, рейдларда катнаша, ватылган техникага ярдәм итә. Шушы еллар эчендә Әфганстанның күп кенә юлларын үтәргә туры килә, еш кына Төркмәнстанның Кушка шәһәренә чыгып, сугыш кирәк-яраклары, азык-төлек һәм башка йөк ташыйлар.
Әфган җиренә аяк басканда егеткә нибары 18 яшь кенә була. Аны монда 60 градуслы эсселек, тузанлы һава, кар катламы яткан биек таулар каршы ала.
«Шәһәргә барганда юл кырыйларында бала-чага тезелеп, төрле вак-төяк сата иде. Халык ишәккә, дөягә атланган, машиналар чуар бизәкләр белән бизәлгән. Кибетләрдә бездә булмаган джинсылар, кояш күзлекләре һәм башка вак-төяк күп иде. Хәтта әнигә яулыклар алып кайттым», — дип искә ала Илсур абый.
Чит җирләрдә хезмәт итүче егет өчен якташларын очрату аеруча зур терәк була. Самолеттан төшүгә үк, үзеннән бер атна алда киткән Вахит авылыннан Нәзир исемле егет аны кочаклап ала. «Елаштык. Чит җирдә якташыңнан да якын кеше булмый икән», — ди ветеран, дулкынланып. Авылдашы Рамил Ибраев белән дә аларны нибары 20 чакрым гына аерып тора.
«Татарлар бер-берсенә тартыла иде, әмма анда милләтләр аерымлыгы булмады. Рус, татар, белорус, үзбәк, калмык — барыбыз да бер йодрык булып, дус-тату яшәдек. Интернет барлыкка килгәч, хезмәттәшләрнең күбесен таптым, очраштык, өйгә чакырып кунак иттем. Кызганыч, арада инде вафат булганнары да бар, — дип сөйли ул. — Районда да әфганчылар советы бик актив эшли, бердәмлек көчле, администрация тарафыннан игътибар зур, мәктәпләрдә очрашулар, истәлекле чаралар даими үткәрелә».
Солдатлар палаткаларда яши. Ашау-эчүдән дә зарланмый ветеран, әмма суның җитмәвен аеруча авырлык белән искә ала.

Сугыш — кан кою, күз яше, югалту белән янәшә атлый. Әфган сугышы китергән фаҗигане сөйләп кенә бетереп булмый. Күпме газиз аналар япь-яшь нарасыйларын җир куенына салырга мәҗбүр булды...
«Әфган сугышы фронтлы яу түгел иде. Колонна бара һәм кинәт утка тотыла, кешеләр юкка чыга. Иң соңгы операция аеруча авыр булды. 1984 елның мартында өйгә кайтырга приказ чыккан иде. Әмма Союзга чыкканда, чик буена җитәргә 12 чакрым кала безнең колонна көчле атышка эләкте. Шул операция өчен миңа «Батырлык өчен» медале тапшырылды», — ди Илсур абый.
Ватан алдындагы изге бурычын үтәп, туган якларына кайткач та Илсур абый югалып калмый. Ул үзен тырыш, белемле белгеч, үрнәк гаилә башлыгы итеп таныта.
— «Маяк» колхозы рәисе Фаиз Вагыйз улы мине авыл хуҗалыгы тармагына чакырды. Алты көн ял иткәннән соң, машинага утырып, эшкә керештем. Соңрак югары уку йорты тәмамладым, техника куркынычсызлыгы буенча белгеч, механик, күп еллар баш инженер булып эшләдем. Үз эшемне булдырып, атлар белән шөгыльләндем. Соңгы дүрт елда төзелеш компаниясендә тәэмин итү өлкәсендә хезмәт куям, — ди ул.
Ә янында аның һәрвакыт төп терәге — тормыш иптәше Минзәлия апа. Алар бергәләп ике ул тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә дүрт оныкларының уңышларына сөенеп гомер итәләр.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев