Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче яраланган кыргый хайванны аякка бастырган

Асыл болан бүгенге көндә Саба районының урман массивында.

Үрәсбаш авылында яшәүче Родион Ивановның хуҗалыгында сыер, бозау, кәҗәләрдән тыш, пони да (кечкенә ат) барлыгын белә идем инде. Ә менә өй каршында салмак кына атлап, чирәм чемченеп йөрүче боланга охшаган хайванны очратырмын дип, һич кенә дә уйлап карамадым. Асыл боланның (марал) язмышы хакында Родион абый менә ниләр сөйләде:

«Узган елның 24 июне иде ул. Хуҗалык бригадиры үзенең машинасына салып, комбайн суккычына эләккән ярымүле хәлдәге җан иясен ферма янына алып кайта. Биредә ветеринария табибы булып эшләүче Алмаз Богданов миңа шалтыратты да хәлне сөйләп бирде. Тиз генә җыенып, алар янына ашыктым. Күптән түгел генә туган әлеге кыргый урман хайванының хәле, чыннан да, бик начар иде: алгы аягы сынган, арткы тәпие сөягеннән чыккан, бот өлешендә тишем дә бар. Язмыш кочагына ташлап булмый, кызганыч бит. Тиешле оешмаларга бу хакта хәбәр итеп, белгечләр белән киңәшләшеп, алардан рөхсәт алганнан соң, мин моны өйгә алып кайттым. Гомере бетмәсә, тернәкләнеп китәр, юк икән — юк. Алмаз боланның аягын гипслады. Әмма сызланулары бик көчле булгандыр инде, өч көн берни дә ашамады-эчмәде яңа „танышым“. Кәҗә сөте бирергә тырышып карасам да, авыз эчендә тота һәм кире чыгара иде. Ходайның рәхмәте, дүртенче көнгә имезлекне капты, әкренләп сөт суыра башлады бу. Үземнең дә кәефләр күтәрелеп китте. Димәк, өмет бар. Өч атна сарай эчендә ятып кына торды боланым. Бер айдан мин аның гипсын алдым. Яраларын көн саен тозлы эремә белән эшкәртә, компресс та куя идем. Шуларның шифасы тиде, аякка басты. Мин аңа өч айдан артык көнгә биш-алты тапкыр кәҗә сөте эчердем, ипи, печән дә бирдем. Өч литр гына җитмәгәч, сыерныкына күчтек. Әнә шулай тугыз ай дәвамында бик яратып сөт белән тукланды боланым. Аннары нәрсә саласың, шуларны ашый: печән, кишер, бәрәңге, ашлык — берсе дә савытта калмый иде».

Кукмара районында яшәүче яраланган кыргый хайванны аякка бастырган

Әңгәмәдәшем тәрбияләп аякка бастырган асыл болан бер елдан артык Родион Ивановның хуҗалыгында яши. Аның кушаматы бик матур — Долина. Кәҗәләр белән бергә йоклый, дүрт яшьлек пони белән бик дус, аның тирәсендә чуалырга, уйнарга ярата ул. Сүз уңаеннан, шуны да әйтеп үтим: әлеге кечкенә атны хуҗасы моннан дүрт ел элек Теләчедән алып кайткан булган. Аны аеруча балалар үз иткән. Пони быел җәй буе диярлек «гастроль»ләрдә (нәсел калдыру өчен алып киткәннәр, — авт.) йөреп, үзенә азыкка җитәрлек акча эшләгән. 

Кукмара районында яшәүче яраланган кыргый хайванны аякка бастырган

Асыл болан эссе һава торышын яратмый, кигәвеннәрдән, этләрдән курка икән. Ә инде сулык күрсә, анда көннәр буе да ятарга әзер. 

«Бик акыллы да әле ул, хәтта ачуланганны да аңлый. Берсендә бакча ягындагы бүленгән такталарны җимереп, үрдәкләр янына кергән дә аларның савытыннан азык ашап ята бу. Күреп алдым да куып чыгармакчы булам, тыңламый гына бит, хәтта таяк болгаганга да исе китми. Минем ачуым кабарды моның шулай киреләнүенә. „Бар, урманыңа кит, анда рәхәт булыр“, — дип, тавышымны күтәргән идем, башын иеп, әкрен генә чыгып китмәсенме ул урыннан. Артыннан карап торам. Ишегалдыннан урамга чыкты да, хуҗалыкның ындыр табагы аша үтеп, әкрен генә урманга таба атлады. Ярар, кайтыр әле үзе, дисәм дә, өч-дүрт сәгать узгач, борчылып эзләп мендем. Исеме белән дәшкәч, минем тавышны ишеткәч, килеп чыкты тагын. Аннары бергәләп өйгә кайтып киттек. Бу хәлдән соң башкача тәртип бозмады, үрдәкләр ашавына да үрелмәде. Ә менә урманга менгәләде. Бераз йөрде дә кире төште», — ди Родион абый, елмаеп.

Кукмара районында яшәүче яраланган кыргый хайванны аякка бастырган

Язма әзерләгән, аны фото-видеога төшергән вакытта урман «кызы» әле авылда, хуҗасының өе каршында чабулап йөри иде. Әмма шушы көннәрдә ул күрше районга киткән.

«Саба районының урман массивында махсус әйләндереп алынган зур гына кишәрлек бар. Безнең табылдыкка анда күпкә уңайлы булыр дип уйлыйм. Чөнки хуҗалыкта яшәгәч, маралның саклану инстинкты юк, кешеләрне күрсә, яннарына йөгереп килә. Урманга менгән вакытында начар күңелле, явыз ниятлеләр очраса, юкка чыгарулары да ихтимал. Шуны да әйтеп узасым килә: кыргый хайваннарны гына түгел, хәтта йортныкыларга да уенчык итеп карарга ярамый. Әгәр яхшылык телисең икән, беркайчан яннарына якын барма. Чөнки алар тибеп җибәрергә, үзләрен агрессив тотарга һәм, уеннан-уймак чыгып, ахыры аяныч тәмамланырга да мөмкин», — ди Родион Леонидович.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев