Кукмара районында яшәүче Фаил Гобәйдуллин: Соңгы тапкыр 72 яшемдә Сабантуйда 100 мәртәбә гер күтәрдем
Фаил Гобәйдуллин гер күтәрү буенча Россиянең спорт остасы, биш тапкыр Россия, 13 мәртәбә! Татарстан чемпионы була.
Хәзер дә көчле әле ул Фаил абый. Шулай булмаса, 85 яшендә дә кыш буе җилләр уйнатып кар көрәмәс иде. Әле бит сукмак салып кына түгел, болын кадәр ишегалдын «ялт» итеп кардан арындырып куйганнан соң, шуңа өстәп, сеңлесе Фирая апа белән берлектә, үзәк юлга чыгу өчен, тыкрык буен да чиста тотарга кирәк.
Заманында гер күтәрү буенча районыбызны һәм туган авылы Зур Сәрдекне бөтен илгә таныткан Фаил абый Гобәйдуллинның хәлен белеп кайтыйк әле дип, авылдашы, нотариус Рафил Вәлиев тәкъдим иткән иде. Күз тимәсен, гыйнвар аенда 86нчы яшенә таба киткән Фаил абый әле хәзер дә, әйткәнемчә, бирешергә уйламый да.
«Аякларым гына бераз сызлап интектерә, гер күтәрү галәмәте инде ул, сеңлем», — диде үзе.
Бер кат хәл-әхвәл белешкәннән соң, Фаил абыйның гер күтәрү буенча ирешкән нәтиҗәләрен искә төшердек. «Әллә ни түгел инде», — диде ул, тыйнак кына итеп. Һәм бу сүзләрне гер күтәрү буенча Россиянең спорт остасы, биш тапкыр Россия, 13 мәртәбә! Татарстан чемпионы әйтте.
...Ул — сугыш чоры баласы. Әтисе Харис илебезне сакларга алынганда әле яңа гына туып калган сабый аның яраланып, 1946 елда ике чемодан күтәреп кайтып кергәнен генә хәтерли. Гаиләдә икенчесе булып туган Фаилдән соң, әнисе тагын тугыз бала алып кайта әле, ә сугышчан Кызыл Байрак ордены иясе булган әтисе авылда күп еллар участковый булып эшли.
Яшьтән өендә, мәктәптә, авыл клубында штанга, гантель, гер күтәрергә яраткан, инде үзе дә шактый «таза» булган егет Арча районының Үрнәк авылындагы тракторчылар әзерләү курсында укыганда Олыяздан килгән, алга таба күп тапкырлар көрәш буенча авыл Сабантуйлары батыры булып танылачак Рашит Галиәхмәтов белән күрешә. (Якташының көчле куллы, нык бәдәнле булуына шул вакыттагы соклануы инде ничә еллар үтсә дә, күңеленнән әле дә җуелмый).
Күз алдында күркәм үрнәк булуы 18 яшьлек Фаилгә спорт белән шөгыльләнү өчен тагын да зуррак этәргеч бирә. Армия хезмәтенә алынгач та күреп алалар үзен. Үкчәсенең арткы өлешенә — ике, алдына бер дага кагылган күн итек киеп, Октябрь бәйрәме уңаеннан Львов шәһәрендә үтәчәк хәрби парадка бер ай буена әзерләнгәннәре дә онытылмаган. Кызганыч, армиядә хезмәт иткәндә, әни югалту ачысын кичерергә дә туры килә үзләренә һәм Фаилне 1 ел да 18 көн хезмәт иткәннән соң, туган ягына кайтаралар.
Фаил Гобәйдуллин тракторчы һәм комбайнчы буларак, «Коммунизга» колхозының басу-кырларын иңләү белән беррәттән, спорт өлкәсендә дә бер-бер артлы матур нәтиҗәләр яулый башлый. Сүз уңаеннан әйтеп үтик, туган колхозында трактор-комбайнда эшләве, ел әйләнә техниканы кыр эшләренә әзерләүдә катнашуы һәм мактаулы, тырыш хезмәте өчен, беренче класслы механизаторның исеме колхозның «Мактау китабы»на кертелгән.
Фаил абый беренче зур җиңүен 26 яшендә яулый. 1967 ел, Татарстан Беренчелеге була бу. Шул ук елны Башкортостанның Салават шәһәрендә Россия беренчелегенә чакыралар. Биредә ул өченче урында кала. Аннан соң Россия беренчелеге Казанда үтә. Герне 65 тапкыр күтәргәч, ни сәбәпледер, хөкемдар аны туктата. Гаделсезлекләр киртә булмый аңа, ныгыта гына.
1969 елда Татарстан беренчелегенә гер күтәрү ярышларында районнардан командалар катнашырга тиеш була. Бездән өчәү баралар: Зур Кукмарадан легендар көрәшче Нурсил Галиев, Зур Сәрдектән Фаил Гобәйдуллин һәм армиядән разрядлы спортчы булып кайткан Фоат Ибәтулиннар. Алар беренче урынны алып, районга җиңү кубогын алып кайталар.
1970 ел. Гер күтәрү буенча РСФСР чемпионаты. Бик күп танылган герчеләрне артка калдырып, әле берәүгә дә билгеле булмаган колхозчы егет 80 килограммлы үлчәү авырлыгында чемпион булып кала. 1971 ел, Барнаул, шул ук егет икенче тапкыр әлеге мәртәбәле дәрәҗәгә ия була. «Спорт остасы» исеме бирелә. 1972 ел, Свердловск. Беренче урын. 1973 ел, Ярославль, янә беренче. 1974 ел, Тамбов. Тагын Россия чемпионы. Курган өлкәсендә уздырылган «Ак Олимпиада»да беренче урыны өчен «Золотой Колос» билгесе белән бүләкләнә. Шулай итеп, 32 килограммлы гер белән Россия беренчелегендә җиде тапкыр катнашып, шуның бишесендә чемпион булып, Зур Сәрдегенә кайта ул.
Фаил абый үтә дә тыйнак кеше ул. Шуңа күрә җиңүләре, уңышлары турында артык «җәелеп» китмичә генә сөйләп уза. Ә менә 1974 елда, Мәскәүдә үткән ВЛКСМның XVII съездына махсус чакырылып, делегатлар алдында гер күтәрүен болай дип искә алды:
«Ике кулымда икешәр потлы — 32 килограммлы герләр иде. Берзаман залдан хор белән кычкырып саный башладылар. Каушадым, үзем дә санында буталдым», — ди Фаил абый.
Ә сәхнәдә ярты сәгатьтән артык герләрне күккә чөйгән татар егетенә делегатларның озаклап кул чабуларын һәм, сәхнә артына чыккач, үзен көрәш буенча ун тапкыр Дөнья, өч тапкыр Олимпия уеннары чемпионы Александр Медведь кочаклап алуын ул әйтеп тормады.
Бик күпләрнең хәтерендә тагын бер хатирә саклана. 1994 елда Зур Сәрдектә Камил Шакиров исемендәге республикакүләм ярыш бара. Көрәшчеләр төшке ашка тукталган арада сәхнәгә 53 яшьлек Фаил абый менә. 24 килолы герне сәгатьтән артык — 1010 тапкыр күтәрә ул! Менә кайда ул физик һәм ихтыяр көче. Зур залга шыгрым тулган халык аны аягүрә басып алкышлый. 55 яше тулгач, Вахит авылы Сабан туенда шулай ук 24 килолы герне ике сәгатькә якын вакыт эчендә 1100 тапкыр күтәрә.
«Хәзер юк инде, — ди Фаил абый. — Соңгы тапкыр 72 яшемдә Балтач районының Арбор авылындагы Сабантуйда 100 мәртәбә гер күтәрдем. Мәйданга чыгучы булмавы күңелемә тиде дә, чыгып карыйм әле, дидем».
Халык арасында элек-электән пәһлеван кешеләрне хөрмәт иткәннәр, аларга карап сокланганнар. Ә Фаил абыйны, чын мәгънәсендә, баһадирлар баһадиры дип атарга мөмкин. Әгәр дә аның яшьлегендә хәзерге кебек Дөнья чемпионатлары уздырылган булса, иманым камил, Фаил абый анда да чемпион булыр иде.
Ни өчен дигәндә, авырлыгы 90 килограммга да тулмаган гап-гади колхозчы ул чактагы Россия беренчелекләрендә герне, авырлыклары центнердан артып киткән пәһлеваннарга караганда да күбрәк күтәргән. Һәм Татарстанның Атказанган спорт остасы Фаил аганың байтак күрсәткечләрен әле бүген дә узып киткәннәре юк.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»; Фаил Гобәйдуллинның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев