Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында бал кортлары өчен кышлау урыны янган

Янгын Важашур авылында килеп чыга.

Кукмара районында бал кортлары өчен кышлау урыны янган. Бу хакта районның 117нче янгын-коткару частендә хәбәр иттеләр.

Кичә 13.00 сәгатьтә районның 117нче янгын-коткару частеның элемтә пунктына Кукмара районының Важашур авылы, Киров урамында торак йорт януы, күрше корылмаларга ут таралу куркынычы булу турында хәбәр килеп ирешә.

Урынга оператив рәвештә янгын сүндерүчеләр чыга. Аларны хуҗа кеше каршы ала һәм янгын чыккан урында кешеләр юк, дип хәбәр итә. Бал кортлары өчен кышлау урынын (омшаник) ут чолгап алуы ачыклана.

Янгын нәтиҗәсендә 16 кв.м. мәйданда омшаник яна. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк, кышкы йортта бал кортлары булмаган.

фото: районның 117нче янгын-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев