Кукмара районында автомобиль тулысынча янып беткән
Бу хәл Лубянавылында була.
Кукмара районында җиңел автомобиль тулысынча янып беткән. Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

22 июльдә 14.27 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү-коткару частена Глонасс-112 системасы буенча Лубян авылының Нагорная урамында җиңел автомобиль януы турында хәбәр алына.

Ут нәтиҗәсендә 14нче модель автомобиль тулысынча янып бетә, кешеләрнең сәламәтлегенә зыян килми. Янгынның сәбәбе ачыклана.


Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев