Кукмара районында аучылыкны ничек контрольдә тоталар
Безнең районда Кукмара һәм Лубян аучылык хуҗалыгы бар.
Табигатьнең уянган чагы. Зәңгәр күк йөзен яңгыратып, ерактан ук сәлам биргәндәй каңгылдаша-каңгылдаша, туган якларына кошлар кайта. Кыр казлары, үрдәкләре су буйларына, басуларга төшә. Әмма кошлар туган якларына кайтырга да өлгерми, аларга ау сезоны ачыла.
Аучылык таләпләре катгый
Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелегенең район (районара) бүлеге җитәкчесе Рифат Кадыйровның сүзләренә караганда, 5 апрельдән кыргый үрдәкләргә ау сезоны ачылган. Ул 5 майга кадәр дәвам итәчәк.
«Безнең районда Кукмара һәм Лубян аучылык хуҗалыгы бар. Аучылар, сезон башлангач, әлеге хуҗалыклардан рөхсәт ала. Лицензиядә аучыларга кирәкле барлык мәгълүмат языла. Һәр төр сунарчылыкның үз тәртибе бар. Мәсәлән, үрдәккә ау җәлеп итүче, ярдәмче ана үрдәк белән генә оештырылырга тиеш. Бары тик ата үрдәкне генә атарга ярый. Ата үрдәк бик матур, каурыйлары ялтырап тора, ә ана үрдәк көрән төстә була. Кыргый казларга ау сезоны 12 апрельдән 22 апрельгә кадәр дәвам итте. Аның тәртибе буенча, карачкы, скрадок (кулдан ясалган корылма яки палатка тибындагы күчереп йөртелә торган әйбер булырга мөмкин) һәм, әлбәттә, юлламалар булырга тиеш. Ә соры каз 2020 елдан Россиянең кызыл китабына кертелде, һәм ул юкка чыга торган кошлар исәбендә, шуңа күрә аларга ау тыела. 19 апрельдән 6 майга кадәр нарат урманнарында яшәүче урман тавыгы, көртлек, боҗыр һәм башка кошларга ау башлана. Бу территориягә безнең Лубян урманчылыгы керә», — дип аңлатты ул.
Ау сезоны башлангач, урынга чыгып тикшерү оештырыла. Без Рифат Кадыйров, Росгвардия хезмәткәре Альмир Җәләлиевлар белән берлектә Тырыш авылы якларына юл тоттык. Бүгенге көндә алар 20 аучыны тикшерергә өлгергәннәр инде. Аучылар күчмә кошлар күп төшә торган урыннарны сайлый, диделәр. Бу исә кукуруз басулары, бигрәк тә анда су җыелып торган урыннар.
«Районда 500гә якын кешедә мылтык бар, ләкин бүгенге көндә күбесе ауга йөрми. Аларны еш тикшерәбез, әмма тәртип бозучылар бик сирәк очрый. Районда аучылар тәртипле, барысы да тиешле таләпләргә туры китереп эшлиләр, документлары бар. Бәлки штрафларының зурлыгы да тәэсир итәдер. Штрафлар да шактый саллы: 500 сумнан алып 500 мең сумга хәтле җитәргә мөмкин», — диде Рифат Кадыйров.
Аткан кошлар кош гриппы авыруына каршы тикшерелә. Моның өчен кошның авызыннан проба алына, һәм ул ветеринария хезмәтенә тапшырыла.
Мавыктыргыч, әмма кыйммәтле шөгыль
Кукмарадан Юрий Евсеев, Сергей Байметовларны Кукмара районы белән Киров өлкәсенең Айбулат (Каменный Ключ) авылы белән чиктәш басуларында очраттык. Аучылар бирегә берничә көнгә килгән, палаткалар корып урнашкан.
Сергей Байметов аучылык белән армиядән кайтканнан соң, моннан 32 ел элек кызыксына башлаган, мылтык сатып алган.
«Эшләргә дә, ауга йөрергә дә җитешәбез. Әмма хәзерге яшьләр кызыксынмыйлар, ялкауланалар. Юра белән безне уртак мавыгу таныштырды. Ул да урамга ау эте белән йөрергә чыккан иде», — диде ул.
Юрий Викторович 3нче урта мәктәпне тәмамлаган, бүгенге көндә шәхси эшмәкәрлек эшен алып бара. Ул кечкенә вакытларыннан бирле аучылык, балыкчылык белән кызыксына. Чөнки бу аларның гаиләсендә буыннан-буынга килә торган шөгыль икән. Аның әтисе, бабасы, бабасының әтисе дә аучы булган.
«Буш вакытымны табигать кочагында үткәрү бик ошый. Ауга беренче тапкыр әти белән 10 яшьләрдә чыкканмындыр. Бу бик истә калырлык булды, чөнки беренче тапкыр тере кыргый куян күрдем. Тик шунысы истә: көне буе йөгереп йөреп, икенче көнне аякларым бик нык авыртты. 18 яшемә әти мылтык бүләк итте, шуннан соң үзем дә ныклап аучылык белән шөгыльләнә башладым. Консерв банкаларына төбәп атарга өйрәндем. Бу вакыйгадан соң 27 ел үтеп тә киткән. Ул бабайдан калган мирас, 16нчы калибрлы бик иске ТО3-БМ мылтыгы иде. Әмма иске вариант булгач, бик уңайсыз иде. Тик беренче вакытка ярап торды, шуның белән ауга йөрдем. Ә тузып, кулланмый башлагач, аны эчке эшләр органнарына тапшырдым», — диде Юрий Евсеев.
Киек атуга караганда миңа табигатькә чыгу, аны күзәтү, палаткалар кору, анда көнкүрешне җайлау кебек процесс ошый дип сөйләде райондашыбыз. Кышкы ау вакытында ул иртә белән чыгып, кич әйләнеп кайта. Яз-җәй айларында алар, дуслары белән шулай палаткалар корып, елга бер-ике тапкыр өч-дүрт көнгә табигать кочагына чыгарга тырышалар икән. Ә Юрий Викторович язын ауга Саратов өлкәсенә кадәр бара, бу вакытта инде берәр атна тирәсе йөреп кайта. Анда аучылар әз, халык тыгызлыгы түбән, торак пунктлар арасы шактый ерак, шуңа күрә кыргый җәнлекләр куркак түгел, ди. Бездә исә кешеләр янәшәдә булгач, хайваннар да күпкә саграк.
«Ауга йөрүче табигатьне яратырга, андагы көтелмәгән хәлләргә яраклаша белергә тиеш. Бервакыт әти үрдәк атты. Ул нәкъ аның каршында җыелып торган суга килеп төште. Без ул чакта тирес чыгара торган басуда идек. Әтинең бөтен өс-башы пычракка батты. Аучылык — ул бик авыр, пычрак, шуның өстенә кыйммәтле шөгыль. Хәзер таләпләр бик катгый, чикләүләр күп. Шуңа күрә аның һәр төре өчен аерым җиһазлар кирәк. Мәсәлән, язгы сунарчылык өчен, скрадок, карачкы, палатка, көнкүреш кирәк-яраклары, мылтык, патрон саклагыч һәм башка әйберләр. Бүгенге көндә минем ике карабин һәм ике шома көпшәле мылтыгым, аларны саклау өчен ике сейфым бар. Чит ил мылтыгының бәясе 100 мең сумнан артык тора. Шуңа күрә аучылык белән шөгыльләнәм дип кызыксынган яшьләргә бик авыр, чөнки шактый чыгым сорый», — диде ул.
Юрий Викторовичның тормыш иптәше, балалары да әтиләренең ауга йөрүенә күнеккәннәр инде, тик үзләре моның белән кызыксынмыйлар икән. Ата-бабадан калган шөгыль тукталып калачак дип борчыла аучы.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев