Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында 10 меңгә якын кеше грипптан вакцинация ясаткан

Бүгенге көндә дәваханәгә 13 мең 290 дозада вакцина кайтты.

Район үзәк дәваханәсендә гриппка каршы вакцина ясау кампаниясе бара.

Көзнең беренче ае бик матур уза. Көннәр җылы, кояшлы, хәтта урамнан керәсе дә килми. Әмма чир тиясе булса, һава торышына карап тормый. Бу арада салкын тидерү нәтиҗәсендә төчкереп, йөткереп йөрүчеләрне, тамак төбе авырта, томау төште, хәлсезлек тоям дип зарланучыларны шактый очратырга туры килде. Грипп, кискен респиратор вируслы йогышлы авырулар турында уйласаң, бөтенләй куркыта. Ә менә алардан ничек сакланырга соң? Район үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Рамил Мохтаров белән дә шул хакта сөйләштек.

«Вируслы инфекцияләрне йоктырмас өчен, организмны алар белән көрәшкә әзерләргә, вакцина ясатырга тәкъдим итәбез. Районда ел саен көзге чорда якынча 31 мең 290 кеше гриппка каршы вакцинацияләү үтә. Бүгенге көндә дәваханәгә 13 мең 290 дозада (9 меңгә якыны — балаларга, калганы — өлкәннәргә) вакцина кайтты, һәм инде 9 мең 870 кешегә прививка ясалды. Аеруча пенсия яшендәге өлкәннәр активлык күрсәтә. Эпидемиологик сезон башланганчы ук мөрәҗәгать иткәннәре өчен аларга зур рәхмәт. Мәгариф өлкәсендә, бигрәк тә балалар бакчаларында эшләүчеләр, халык белән тыгыз элемтәдә булучылар да прививкага үзвакытында килә. езон вакытында нинди генә вируслы инфекцияләр очрамый. Вирусларга каршы көрәшүнең иң кулай ысулы — күмәк иммунитет булдыру. Якынча 60-70 процент халык үзвакытында вакцинацияләү үткән очракта, грипп безгә катлаулы проблемалар тудырмаячак», — ди табиб-эпидемиолог.

Табиб сүзләренә караганда, вакцинацияләү декабрь башына кадәр дәвам итәчәк.

«Авылларда барлык төр категория халык өчен дә прививканы фельдшер-акушерлык пунктында — фельдшерлар, ә шәһәрдә өлкәннәргә — район үзәк дәваханәсе поликлиникасының 223нче кабинетында, балаларга балалар консультациясенең прививка кабинетында ясыйлар. Моның өчен алдан языласы түгел. Без иң элек мөрәҗәгать итүче белән сөйләшәбез, медицина буенча каршылыклары юкмы икәнлеген сорыйбыз, проблемалары булган очракта, белгечләргә җибәрәбез. Бары тик шуннан соң гына прививка ясала. роизводство эшчәнлеген өзмичә генә хезмәт коллективларына чыгу мөмкинлеге дә бар. Моның өчен бары тик поликлиника мөдиренә генә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Вакцина авыруны булдырмый калырга ярдәм итәчәк, чирләп киткән очракта да организмга зыян салмыйча гына үтеп китәргә мөмкин. Шуның өчен район халкын активрак булырга чакырам», — ди ул.

Айсылу Әхмиева, Кукмара:

Мин медицина өлкәсендә хезмәт куям. Шуның өчен дә гриппка каршы прививка ясатуның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле икәнен яхшы аңлыйм. Бер елны ничектер прививкасыз калган идем, үпкә ялкынсынуы белән бик нык авырдым. Бу юлы сезон башланып, озын чиратлар җыелганчы дип, сентябрь уртасында ук килдем. 

Ләйсән Тимергалиева, шәһәрнең «Кояшкай» балалар бакчасы шәфкать туташы:

Безнең балалар бакчасында вируслы авыруларга каршы һәрдаим төрле профилактика чаралары үткәрелә. Иртән кабул иткәндә әти-әниләрдән сабыйларның сәламәтлеге турында сорашабыз, тән температурасын үлчибез. Әгәр балада салкын тию билгеләре була икән, ул очракта кабул итә алмыйбыз. Шулай ук бакчада эшләүче хезмәткәрләрнең дә хәлләрен белешәбез. Барлык төркемнәрдә дә бүлмәләргә көндәлек дезинфекция үткәрелә. Вируслы йогышлы авырулар темасына балалар белән сөйләшүләр алып барабыз, аларга кулларны һәрдаим юуның кирәклеген аңлатабыз.
Грипп, кискен респиратор вируслы йогышлы авырулардан иң мөһим профилактик чара ул — вакцинация. Бүгенге көндә безнең барлык хезмәткәрләргә дә прививка ясалды. Әти-әниләр ризалыгы белән поликлиникада сабыйларга да вакцинация үткәрелә.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев