Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстан Республикасы Рәисе Корбан гаете намазын Мәчкәрәнең Беренче Җәмигъ мәчетендә укыды

Республика җитәкчесе Мәчкәрәдәге беренче Җәмигъ мәчетендә үткәрелгән Корбан гаете бәйрәмендә катнашты.

Кукмара районына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде. Башкала кунагы Мәчкәрә авылындагы беренче Җәмигъ мәчетендә үткәрелгән Корбан гаете бәйрәмендә катнашты.

Дин йорты кунакларны горур басып, бик матур кыяфәттә каршы алды. Ул барлык заманча таләпләргә туры китереп, яхшы сыйфатлы итеп  төзекләндерелгән, шул ук вакытта үзенең беренчел тарихи үзенчәлекләрен дә саклап калган.

Бүген, нәкъ менә шундый изге Корбан гаете көнне биредә ничә еллардан соң искиткеч аһәңле азан тавышы яңгырады, Коръән аятьләре укылды. Шундый истәлекле вакыйгада башкала кунакларының да катнашуы үзе бер дәрәҗә булды. 

- Чын күңелдән барыбызны да бүгенге зур бәйрәм белән котлыйм. Һәм икенче бәйрәм - менә шушы бинаны яңарттылар, шушы бинага зур хезмәт керде, күп кешеләр ярдәм итте. Шушы изге эшне кылган өчен һәммәгезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Республикабызда, илебездә тынычлык булсын. Советлар Союзы беткәндә ничә мәчет бар иде, хәзер менә ничә? Бөтен шартлар бар. Аллаһы Тәгалә башкарган хезмәтләребезне кабул итсен, киләчәктә һәммәбезгә дә уңышлар юлдаш булсын, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Котлауларга район башлыгы Сергей Димитриев та кушылды. Ул изге Корбан гаете белән тәбрик итеп, республика җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

- 2025 ел безнең өчен истәлекле, тарихи вакыйга белән күңелләргә кереп калачак. Беренче Җәмигъ мәчетенең кабат ишекләре ачылуга көч керткәнегез  өчен Рөстәм Нургалиевич сезгә, барлык катнашучы кешеләргә бик зур рәхмәт. Без бу реставрация, төзекләндерү эшләрен күптән көттек, - диде ул.

Беренче Җәмигъ мәчете - безнең көннәргә кадәр сакланган татар мәдәни архитектурасының уникаль һәйкәле. Аны 1791 елда беренче гильдия сәүдәгәре Габдулла Габдессәлам улы Үтәмешев төзетә. Ул Казандагы “Мәрҗани” мәчете үрнәгендә салынган. 1793 елда биредә беренче тапкыр намаз укыла. Аның каршындагы мәдрәсәдә төрле елларда Казан, Уфа һәм Нократ губерналарының күп кенә мөселман руханилары дини белем алган. 
XX гасырның 20нче еллары азагында мәчет ябыла. Бина ашлык саклагыч һәм авыл клубы сыйфатында файдаланыла. 1930 елларда манара югала, бары тик 2013 елда гына пропорцияләре үзгәртелеп, яңадан торгызыла. Әмма ишек, тәрәзә, түшәм, диварлардагы бай рельефлы бизәкләр үзенең башлангыч кыяфәтендә безнең көннәргә кадәр сакланып калган.
Биредә ремонт-төзекләндерү эшләре 2005 елда башланып, 2015 елга кадәр 11 миллион сумлык эш башкарылды дип сөйләде Мәчкәрә мәчете имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Йосыпов. Әмма ул ахырына кадәр җиткерелми. 2022 елдан исә биредә янәдән реставрация эшләре башланып китә. Мәчет күзгә күренеп үзгәреш кичерә. Объектта эш Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты, Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте контролендә алып барыла. Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты барлык реставрация эшләрен координацияләде, мәдәни мирасны саклауның барлык нормалары һәм стандартлары үтәлешен тикшереп тора.

- Районыбызда, авылыбызда шундый сөенечле көн. Бу эшкә үз өлешен керткән һәркемгә Аллаһы Тәгалә савабын бирсен. Мәчеттә эшләрне башлар алдыннан бик күп җыештырырга, кирәкмәгән әйберләрне чыгарырга туры килде. Хезмәтебез бушка китмәде, ниһаять, мәчетебезнең бүгенге халәтен күрергә насыйп булды. Мәчет ике катлы итеп салынган. Аның беренче катында килгән Үтәмешевлар нәселенә караган музей, балаларга уку бүлмәсе, хатын-кызларга намаз залы эшләнде. Шулай ук килгән кунакларга  чәй эчертү урыны да булдырылды. Икенче катта исә төп – фарыз, сөннәт заллары урнашкан. Бөтен бүлмәләрдә оригинал бизәкләр сакланып калды. Алга таба мәчетебез буш тормас, аннан кеше өзелмәс дип өметләнәбез, – диде Мөнир хәзрәт, куанычы белән уртаклашып. 

Кунаклар корбан чалу йоласында катнаштылар. Барлык чаралар тәмамланганнан соң, мәчетне, андагы музей, уку бүлмәсен, хатын-кызлар өчен ясалган залны, тәхәрәтханә бинасын карадылар. Алга таба очрашу чәй өстәле артында дәвам итте.

Фото: Рустем Кадыров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев