Кукмара районы үзәк дәваханәсендә бер көн эчендә диспансерлаштыру кабинеты аша 50–60 пациент уза
Диспансерлаштыру кабинетының эше «Бердәм тәрәзә» режимында оештырылган.
Быелгы диспансерлаштыру вакытында яман шеш авыруының 11 очрагы ачыкланган. Бу мәгълүматны ишетүдән генә дә тәннәр куырылып китә. Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Вадим Рәхмәтуллинның сүзләренә караганда, алар барысы да башлангыч стадиядә ачыкланган, бу исә авыруны дәвалау өчен мөмкинлекләрнең күпкә зур булуын күрсәтә.
«Районда диспансерлаштыру үткәрүне, торак пунктның ераклыгына карап, өч дәрәҗәгә бүлдек. Беренчесенә 10–15 чакрым ераклыктагы 9 торак пункт керә. Анда яшәүчеләр дәваханәгә үзләре килә. Икенчесе — 15–30 чакрым ераклыкта урнашкан авыллар. Мондый торак пунктлар — 31. Пунктның фельдшеры үзенә тиешле эшләрне башкара. Шуннан соң социаль хезмәткәрләр яки җирлек башлыклары, флюорография һәм маммография үтү өчен, халыкны дәваханәгә алып килә. Барлык анализлар әзер булганнан соң, район үзәк дәваханәсендә терапевт нәтиҗә ясый. Ә өченче дәрәҗәгә 30 чакрымнан ерактарак урнашкан торак пунктларны билгеләдек. Алар барлыгы — 16. Монда шулай ук ФАП фельдшеры үзенә йөкләнгән вазыйфаларын тиешенчә башкара. Флюорография һәм маммографиягә күчмә комплекс килә. Терапевт урынга барып, халык белән очраша. Авыл кешеләренә бик уңайлы, Кукмарага барып йөрисе түгел», — дип аңлатты баш табиб.
Район үзәк дәваханәсендә диспансерлаштыру үтүчеләр, ягъни беренче төркемгә караучылар өчен дә поликлиникада барлык шартлар тудырылган дип сөйләде Вадим Булат улы. Диспансерлаштыру кабинетының эше «Бердәм тәрәзә» режимында оештырылган.
«Анкетадан башлап, анализлар тапшырганчы, пациент бер кабинетта диспансерлаштыру уза. Флюорография һәм маммография дә еракта түгел. Бер көн эчендә диспансерлаштыру кабинеты аша 50–60 пациент уза. Һәр участок терапевтының ел буена һәм атналык эш планы төзелә, анда диспансерлаштырылырга тиешле гражданнарның исемлекләре, яшь категориясе буенча каралган тикшерүләр билгеләнә», — диде Вадим Рәхмәтуллин.
Халык саны 60тан артык булмаган предприятиеләр диспансерлаштыру узарга һәр шимбә саен чакырыла, ә эре предприятиеләргә табиб-терапевт, участок шәфкать туташы, фельдшер-лаборант, акушер һәм фельдшер составында күчмә бригадалар бара. Предприятиеләрдә диспансерлаштыру узуның үз графигы төзелде дип сөйләде баш табиб.
Эльвира Хәсәнова, Олыяз фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры:
Безнең фельдшер-акушерлык пунктына ике авыл керә: Олыяз һәм Түбән Казаклар, бер меңгә якын халык исәпләнә. Әлеге яңа бинаның төзелгәненә ике ел булды. Элеккегесе бик иске иде, хәзер, Аллага шөкер, хезмәт өчен бөтен уңайлыклар да бар. Без биредә шәфкать туташы Гөлфинә Мостафина, фельдшер ярдәмчесе Эльвина Фәйзрахманова белән бергә өч кеше эшлибез. Үземнең медицина өлкәсендәге хезмәт стажым 25 ел. Кызлар белән килешеп, дус-тату хезмәт куябыз. Тикшерү авылда үткәрелгәч, халык фельдшер-акушерлык пунктына бик риза булып килә, чөнки уңайлы бит, Кукмарага барып йөрисе юк. Кан, антропометрик характеристикаларны шушында ук алабыз, ЭКГ ясыйбыз. Табиб килгәч, әзер анализларны карый, тиешле дәвалану курсын билгели. Соңгы елларны кан басымы, йөрәк авырулары белән мөрәҗәгать итүчеләр күп.
Әнвәр Әхмәтҗанов, Олыяз:
Авыл пунктында диспансерлаштыру үтү мөмкинлеге булу бик уңайлы. Вакытны да күп алмый, тиз арада эшеңне бетереп чыгасың, озын чират та көтәсе юк. Бер урында канын да алалар, кан басымын да үлчиләр, терапевт та карый. Әле яшем иллене генә узды, шуңа күрә сәламәтлектән зарланасым килми, бар да Аллага шөкер, әмма тикшеренеп тору кирәк. Безнең пунктта хезмәт куючы кызларның барысына да афәрин, алар — үз эшләренең осталары.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев