Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы укытучылары Казан шәһәрендә узган семинар-киңәшмәдә катнаштылар

Семинар «Яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган телләрне укытуның методик аспектлары» дигән темага багышланды.

Казан шәһәренең «Һади Такташ исемендәге татар телендә белем бирүче 27 нче гимназия» базасында туган (чуваш, мари, удмурт, мордва) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «Яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган телләрне укытуның методик аспектлары» темасына семинар-киңәшмә узды.

Чара кысаларында туган тел укытучылары актуаль темалар буенча чыгыш ясадылар, яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру һәм федераль белем бирү программаларын гамәлгә кертү шартларында туган телләрне укыту мәсьәләләре буенча мастер-класслар күрсәттеләр.

Пленар утырыш барышында Почкучук урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы В.И. Юнусова ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев