Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы сугышчысының әнисе: «Бар кешегә дә күңел җылысы җитә иде аның»

Сергей Искаковны 2022 елның 27 сентябрендә махсус хәрби операциягә чакыралар. Узган елның май аенда булган очрашу күз ачып йомганчы үтә, туган авылы урамын исән килеш соңгы тапкыр 4 июньдә уза ул. Күңеле сизенгәндәй, һәркем белән саубуллашып китә.

Бу — Сережаның соңгы фоторәсеме. Һәлак булуына ике көн кала рота командиры янына барып: «Әйдәгез, фотога төшик әле», — дип үтенә ул. Әллә күңеле сизенгән, әллә башкасы... Туганнары сагыштан күңелләре өзелер дәрәҗәгә җиткәндә, телефонны ачып, шушы фоторәсемне карыйлар, ялга кайткан чагында калдырып киткән баш киеме — фуражкасын кулларына алалар. 

Поч. Кучук авылында яшәүче Эльвира Искаковага матур исемен, яшьлек истәлеге итеп, әтисе куша. Җиде бала тәгәрәшеп үсә алар: ике малай, биш кыз. Кызлар арасында иң беренчесе — Эльвира. «Әти кызы» булып, аның бар яратуын тоеп, күреп үсеп, авылдашы Анатолийга тормышка чыгып, Эльвира үзе 3 ир бала алып кайта. Сергей — төпчек уллары. 

Малайлар гына үскән өйдә, үзегез беләсез инде: шуклык та, шаянлык та җитәрлек. Әмма хуҗалыкта сыер савучы булып эшләүче Эльвира аларны, һәрвакыт миңа фермага булышырга йөгерәләр иде, бер эштән дә куркып тормадылар дип, сагыш тулы күзләре белән елмаеп искә ала. 

«Сережа да гел ярдәм итәргә генә торды. Казанда эшләгәндә ялларга кайтканда, әни, син бәрәңге генә әзерләп бир, калганын үзем эшлим дип, ашарга яратып пешерә иде. Миңа гына түгел, бар кешегә дә күңел җылысы җитә иде аның. Балаларны яратты. Ачык күңелле иде. Әнә махсус хәрби операциядән ялга кайтканда да урамыбыздагы һәр күршегә кереп, хәлләрен белешеп, саубуллашып китте», — ди Эльвира.

Мәктәпне тәмамлагач, Сергей Искаков данлыклы Таман мотоукчылар дивизиясендә хезмәт итә, Белоруссиядә үткән «Көнбатыш-2013» хәрби өйрәнүләрдә катнаша. Абыйсы Дмитрий белән бергә Казанда төзелештә эшләгән чагында аны 2022 елның 27 сентябрендә махсус хәрби операциягә чакыралар. 

«Сергей бервакытта да ярдәмгә мохтаҗ кеше яныннан битараф кына үтеп китмәде, мөмкин булганча ярдәм итәргә ашкынды. Шуңа күрә чакыру килгәч тә, төрле сәбәпләр табып калу турында уйламады да ул. Ноябрь ае башында ук Сватово районындагы хәрби хәрәкәтләрдә катнаша башлады. Спортны бик яратты, чаңгыда оста йөрде, футбол уйнау буенча талантлы иде. Физик яктан көчле, нык холыклы булуы берничә тапкыр яу кырыннан яраланган иптәшләрен алып чыгарга ярдәм итә. Бу турыда безгә аның белән бергә булган солдатлар сөйләгән иде», — ди абыйсы Евгений.

Махсус хәрби операциягә киткәч, берникадәр вакыттан соң Сергейдан берничә ай дәвамында хәбәр килми. Якыннары соңыннан гына белә: аларның ротасы һәрвакыт алгы сызыкта булганлыктан, элемтәгә чыгу мөмкин булмаган. Узган елның апрель аенда әнисенә тиздән ике атналык ялга кайтам, көт дип хәбәр итә ул. Май аенда булган очрашу күз ачып йомганчы үтә, туган авылы урамын исән килеш соңгы тапкыр 4 июньдә уза ул. Күңеле сизенгәндәй, әнисе әйткәнчә, һәркем белән саубуллашып китә. 

5 ноябрь көнне әнисе белән соңгы тапкыр телефоннан аралаша. Күрше егете Сережаның үлеме турындагы хәбәрне дә бик авырдан кабул итә. Ике көннән үзе дә мәңгелеккә күзләрен йома. 

«Улыбыз турында ике ай дәвамында бер хәбәр дә булмады, элемтәгә чыкмады. Шуннан соң гыйнвар аенда эзләтә башладык. 16 гыйнварда хәбәрсез югалды, дигән белешмә килде. Шулай булса да без эзләнүләрне дәвам иттек. Рәхмәт, туганнарым да нык булышты. Волонтерлар ярдәме белән Харьков өлкәсендә улыбызның җир астына күмелеп калган гәүдәсен таптык. Паспорты, хәрби билеты янында булган. 20 апрельдә авылыбызга алып кайттылар, икенче көнне аны әтисе янына җирләдек. Күздән яшь кипми, гәүдәсен булса да туган авылыбызга, үз җиребезгә алып кайта алдык бит, дигән уй гына бераз тынычлык бирә», — ди Эльвира.

Эльвира ханым янәшәсендә бүгенге көндә уллары Дмитрий һәм Евгений. Ул үзе — сәламәтлеге буенча өченче төркем инвалид, онкология авыруы кичергән. Женяның да аякларына катлаулы операция көтелә. Шуңа күрә хуҗалыкта бетмәс-төкәнмәс эшләр күбрәк Дмитрий җилкәсендә. 

9 Май бәйрәме алдыннан бу төбәктә яшәүче бер төркем энтузиастлар автойөреш оештырганнар иде. Аларны капка төбендә Эльвира Искакова да өстәл әзерләп каршы алган. «Сережаны искә алдык, аларны кулымнан килгәнчә сыйлап озаткач, күңелемә бераз тынычлык иңде, рәхәт булып калды», — ди ул. Кырыкка кискәләнгән ана йөрәгенә аз гына игътибар да дәва шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев