Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина социаль контрактның шартлары турында сөйләде

Социаль контракт — социаль яклау органы һәм катлаулы тормыш хәлендә булган кеше яки гаилә арасында дәүләт социаль ярдәме күрсәтү турында төзелгән килешү ул.

Социаль контракт буенча бирелә торган дәүләт ярдәме турында еш ишетергә туры килә. Әмма шуңа да карамастан аның асылын аңлап бетермәүчеләр шактый. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина безгә бу турыда тулырак сөйләде.

— Социаль контракт нәрсәне аңлата, бу ярдәм кемнәргә бирелә?

— Социаль контракт — социаль яклау органы һәм катлаулы тормыш хәлендә булган кеше яки гаилә арасында дәүләт социаль ярдәме күрсәтү турында төзелгән килешү ул. Бу төр ярдәм аз керемле гаиләләргә яки ялгыз яшәүче аз керемле гражданнарга айлык (бер тапкыр бирелә торган) түләүләр рәвешендә бирелә. 2024 ел башыннан гаиләнең милек белән тәэмин ителеше исәпкә алынмый. Социаль ярдәм дүрт юнәлештә башкарыла: эшкә урнашу, эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару яки үзмәшгульлекне булдыру, шәхси ярдәмче хуҗалык оештыру, авыр тормыш хәленнән чыгу (янгын, гадәттән тыш хәлләр һәм башкалар).

— Социаль ярдәмнең юнәлешләре турында тулырак сөйләсәгез иде.

— Эшкә урнашу буенча социаль килешү төзү өчен эшкә урнашырга планлаштыручы, әмма гариза язганчы бер җирдә дә эшләмәүчеләр килә ала. Бу ярдәм аз керемле гаиләләр өчен генә. Гомуми керемне гаилә әгъзаларына бүлгәннән соң, ул минималь яшәү минимумыннан (13135 сум) артмаска тиеш. Иң элек гариза бирүче кирәкле документлар пакеты белән социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә, аның белән социаль яраклашу программасы төзелә. Шуның нигезендә ул хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенә эшсез яки эш эзләүче буларак исәпкә басарга тиеш була. Пособие 14317 сум күләмендә дүрт тапкыр түләнә. Беренче түләүне мәшгульлек үзәгенә исәпкә куйгач алалар, икенчесе — эшкә урнашканда, өченчесе һәм дүртенчесе эшкә урнашканнан соң ике ай дәвамында түләнә. Моның өчен эш урыныннан республика буенча минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган хезмәт хакы турында белешмә кирәк булачак.

Икенче юнәлеш — үз эшләрен ачарга ниятләгән аз керемле гражданнар. Алар шәхси эшмәкәрлеккә яки үзмәшгульлекне үстерүгә гариза бирә алалар. Бу очракта 350 мең сумга хәтле ярдәм бирелә. Моның шартлары шундый ук. Алдагы дүрт айның акча кереме исәпкә алына. Ул гаилә әгъзаларына бүленгәч, минималь яшәү минимумыннан артмаска тиеш.

Ярдәмне алганнан соң, сатып алынган җиһазлар өчен чек һәм накладная белән хисап тотасы була. Алга таба ай саен эшмәкәрлек эшчәнлеге буенча керемнәр хакында белешмә тәкъдим итү дә зарур, ул гаилә әгъзаларына бүлеп карагач, республикадагы минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаска тиеш.

Өченче юнәлеш — шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү өчен 200 мең сум күләмендә ярдәм бирелә. Бу акчага терлекләр, кош-корт алырга, үсемлекчелек белән шөгыльләнергә була. Акча бирелгәннән соң, ике ай эчендә теләгән әйберне сатып алырга һәм, алга таба ике ел дәвамында шул юнәлештә шөгыльләнеп, стабиль керем булдырырга кирәк.

Нинди генә юнәлеш буенча эшләсәләр дә, дәүләт ярдәме алучыларның үсүе, алга баруы күздә тотыла һәм һәр гаилә әгъзасына бүлеп караганнан соң, акча кереме минималь хезмәт хакы (22020 сум) күләменнән ким булмаска тиеш.

Һәм дүртенче юнәлеш ул — авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм. Әйтик, гаиләдә инвалид булу, янгын, су басу һәм башка җитди сәбәпләр аркасында акчаны җиткерә алмау. Бу очракта өчтән алып алты айга кадәр 14317 сум ярдәм бирелә. Бу акчаларның куллану урыны билгеле булырга тиеш, мәсәлән, беренче айда коммуналь хезмәтләр өчен, балалар бакчаларына түләү, кием-салым сатып алу һәм башкалар. Ярдәм алучы кешенең авыр хәлдә калуын дәлилләп күрсәтүе кирәк.

— Районда социаль контракт белән кызыксынучылар бармы? Халык кайсы юнәлешне күбрәк сайлый?

— Үткән ел районда социаль контракт нигезендә 112 гаилә 19 миллион сумнан артык матди ярдәм алды. 3 кеше шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерергә теләген белдерде, 46 кеше рәсми рәвештә эшкә урнашты, 60ы эшмәкәрлек хезмәтен башлады, тагын 3 кеше башка юнәлештә ярдәмгә ия булды. Күбрәк яшьләр, урта буын эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә тели. Машина сервислары, тәгәрмәч монтажлау урыннары, пилорама, кунакханә бизнесын үстерү өчен ярдәм алалар, тегүчелек белән шөгыльләнәләр, матурлык салоннары, чәчтарашханә һәм башка төрле эшчәнлек алып баралар. Мәсәлән, прицепларга тентлар тегү, мичкә-мунча төзүчеләр кебек яңа төрле юнәлештә эш башлап җибәрүчеләр дә бар. 

— Килешү төзү, ярдәм алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәк? Үзең белән нинди документлар булырга тиеш?

— Социаль килешү нигезендә дәүләт социаль ярдәме алу өчен паспорт, агымдагы айны исәпкә алмыйча, соңгы өч айга керемнәр турында белешмә (эшләүчеләргә), хезмәт кенәгәсе (эшләмәүче гражданнарга), якынча бизнес-план кирәк.

Документларны Кукмара шәһәре, Ворошилов урамы, 44нче йорт адресы буенча социаль яклау бүлегенә тапшырасы була. Белешмәләр өчен телефоннар: 8(84364) 28476, 8(84364) 26465.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев