Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы язгы ташуга әзер

Март ахыры — апрель башында Лубяндагы бөядә бозны каралту эшләре үткәрү планлаштырыла.

Районда гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда язгы ташуга әзерлек турында карар кабул ителде.

Район территориясендәге елгаларда боз тыгылу ихтималы булган участоклар ачыкланмады.

Мондый хәл Лубян авылыннан 4 чакрым ераклыкта урнашкан Удмуртиянең Крым Слудкасы авылы яныда барлыкка килергә мөмкин. Соңгы 25 елда мондый очраклар теркәлмәгән.

Март ахыры — апрель башында Лубяндагы бөядә бозны каралту эшләре үткәрү планлаштырыла.

Районда ташу нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәкле насос, мотопомпа, су суырту өчен махсус техника, шулай ук 45 автоном электр белән тәэмин итү чыганагы (шул исәптән күчмә) бар. 900 кеше сыйдырышлы ике вакытлыча урнаштыру пункты әзерләнгән.

Фото: Гөлнара Кәримуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев