Кукмара районы «Экояз» республика бәйгесендә беренче урынны яулады
Конкурска 1000нән артык гариза җибәрелгән була.
Татарстанда «Экояз» конкурсы тәмамланды. Ул чын мәгънәсендә экологик марафонга һәм республиканың барлык төбәкләреннән иң актив, табигатьне саклауга битараф булмаган катнашучыларны бүләкләүнең еллык традициясенә әверелде.
Быел оештыручылар 1000нән артык гариза кабул итеп ала. Марафонның һәр атнасы аерым темага багышлана.
Кукмара районы «Шәһәр статусы — үзәге булган муниципаль районнар» категориясендә «Иң яхшы муниципаль берәмлек» номинациясендә беренче урынны алды.
фото: Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев