Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев оешма-предприятие җитәкчеләре белән очрашты

Киңәшмәдә уку йортларын тәмамлаучы студентларны районда эш белән тәэмин итү, оешмаларда булган вакансияләр, яшь гаиләләргә эш һәм яшәү шартлары булдыру кебек проблемаларны хәл итү юллары турында сөйләштеләр.

Бүген район башлыгы Сергей Димитриев оешма-предприятие җитәкчеләре белән очрашты. Киңәшмәдә уку йортларын тәмамлаучы студентларны районда эш белән тәэмин итү, оешмаларда булган вакансияләр, яшь гаиләләргә эш һәм яшәү шартлары булдыру кебек проблемаларны хәл итү юллары турында сөйләштеләр.    
Яшьләрнең зур шәһәрләргә китеп, анда уку йортлары тәмамлап, шунда ук яшәп калулары бүген генә килеп чыккан мәсьәлә түгел. Бер яктан шәһәрләр үссә, икенчеләре юкка чыга. Моннан 5-10 еллап элек әлеге хәл авылларга кагыла иде. Кемдер иркен тормыш, икенчеләр эш эзләп, авыллардан район үзәкләренә күченде. Инде хәзер шәһәрләргә чират... Югары хезмәт хакы, яхшы эш урыннары белән тәэмин итә алмаган кечкенә шәһәрләрнең дә киләчәге юк. Бу бер көндә генә хәл ителә торган мәсьәләләр түгел. Шуңа күрә алдан хәстәрен күреп, бу чиккә барып җитмәскә кирәк.  Район башлыгы шундый фикерне ассызыклап үтте. 
 Безнең һәм сезнең максат яшьләрне районда калдыру, - диде Сергей Димитриев, оешма-предприятие җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп. - Ә моның өчен, билгеле, яшәү урыны, яхшы хезмәт хакы, зур шәһәрләрдәге сыман үсү мөмкинлекләре булу кирәк. Яшьләр белән очрашканда һәрвакыт аларның теләк-фикерләренә колак салабыз. Иң башта фонтан, парк-скверлар сорадылар – ясадык, кинотеатр кирәк диделәр – аны булдырдык, юллар, тротуарларны яхшырттык. Нәрсә кирәксенәләр, барысын булдырырга тырышабыз. Алга таба Яшьләр үзәге, Яшьләр лабораториясе, кафе-ресторан, боулинг булдыру күздә тотыла. Яшь буын өчен мөмкинлекләр үсә.

Район башлыгы оешма-предприятие җитәкчеләренә студентлар белән беренче курста укыганда ук элемтәгә керергә, үзләренең оешмаларына карата кызыксыну уятырга кирәклеген киңәш итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk