Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы автоинспекциясе: Юл фаҗигаләренең төп сәбәбе — юл кагыйдәләрен үтәмәү һәм игътибарсызлык

Игътибарсызлык бәясе – бала гомере.

Балалар катнашында килеп чыккан юл-транспорт фаҗигаләренең артуы җитди мәсьәлә булып кала. 
Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, быелның гыйнвар-февраль айларында республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 40 юл фаҗигасе булган: бер баланың гомере өзелгән, 45е төрле тән җәрәхәтләре алган. 

– Быелның ике аенда районда зыян күрүчеләр булган ике юл һәлакәте теркәлде, - ди вакытлыча район дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Руслан Самиков. - 2 гыйнварда, көндезге сәгать 12ләр тирәсендә, Өлге-Иске Юмья автоюлында бәхетсезлек очрагы булды. “Форд” автомобиле йөртүчесе, иминлекне тәэмин итәрлек тизлекне сакламыйча һәм һава шартларын исәпкә алмыйча, узып киткәндә каршы як полосага чыга һәм “Мерседес” автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә “Мерседес” шоферы, шулай ук  2012, 2019 елгы балалар зыян күрде. 7 гыйнварда, сәгать 16.55тә “ВАЗ” автомобиле йөртүчесе, шәһәрнең Почта урамыннан Ворошилов урамына таба хәрәкәт иткәндә, җәяүлене бәрдерә. 1961 елгы хатын-кыз тиеш булмаган урында кинәт кенә юл аша йөгереп чыккан була. Нәтиҗәдә ул төрле җәрәхәтләр алды. 

Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары билгеләп үткәнчә, мондый фаҗигаләрнең төп сәбәпләре – юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү һәм игътибарсызлык. Җәяүлеләр дә, машина йөртүчеләр дә юлда аеруча сак булырга тиеш.

- Тиздән укучыларның язгы каникуллары башлана. Инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып баралар, очрашулар, акцияләр уздыралар. Шулай ук ата-аналарга балалар белән даими рәвештә юл йөрү кагыйдәләрен кабатларга, аларда куркынычсызлык күнекмәләре тәрбияләргә киңәш итәбез. Балаларга юлны бары тик рөхсәт ителгән урыннардан гына чыгарга, светофор сигналларына игътибар итәргә кирәклеген аңлату мөһим. Автомобиль йөртүчеләргә дә тизлек режимын саклау, юл шартларын исәпкә алу, җәяүлеләргә юл бирү кебек таләпләрне төгәл үтәү зарур. Юлларда иминлек – һәркемнең уртак җаваплылыгы. Уяулык һәм тәртип кенә фаҗигаләрне киметергә ярдәм итә алачак, – ди Руслан Самиков. – Бала белән юлга чыкканда аларның гомере өчен өлкәннәр җавап бирә. Шуңа күрә автоурындыклар турында да онытырга ярамый. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев