Кукмара районы Арпаяз авылыннан Гөлинә Бакирова Яр Чаллыда “Сабантуй гүзәле-2023” бәйгесендә җиңү яулады
Арпаяз авылы кызы, Казан федераль университетының 4 курсын тәмамлаган инженер-программист Гөлинә Бакированың Яр Чаллыда “Сабантуй гүзәле-2023” бәйгесендә җиңү яулавы турында интернет челтәреннән укып белдем.
Кукмара кызы өчен горурлык хисләре кичерүемне яшермим. Районыбызның данын еракларга танытучы талантлы якташым белән телефон аша гына булса да элемтәгә кереп, аның белән якыннанрак танышырга уйладым.
Татар телен, йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм популярлаштыру максатыннан оештырылган әлеге бәйгедә 16-25 яшьлек 11 кыз катнашкан. “КамАЗ” фәнни-техник үзәгендә инженер-технолог вазыйфасын башкаручы Гөлинә “Сабантуй гүзәле”нең афишасына уйламаганда юлыга. 10 майда кастинг үтелә, диелгән була анда.
- Ул көнне фикерләремне туплап, куркуымны җиңеп, кастингка юл тоттым. Барлык кызлар да яхшы әзерлекле иде. Үзем турында татарча сөйләдем һәм иҗади номер күрсәттем. Мине сайлап алуларына 1-2 көн ышанмыйча да йөрдем әле. Аннары конкурска тулысынча кереп киттем, җиңү турында бөтенләй уйламадым. Мондый чарада беренче мәртәбә көч сынашуым иде. Үзем өчен кирәкле белем алуыма сөенәм, - ди мөлаем әңгәмәдәшем.
Бәйгегә төрле юнәлеш: дефиле, вокал, бию, сөйләм теле, актерлык осталыгы буенча бер ай әзерләнә кызлар. Аларга Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать директоры һәм “Болгар” ансамбле ярдәм итә.
- Миңа вакыт җитми иде: иртүк эшкә барырга, аннары репетицияләргә йөгерергә кирәк. Ә репетицияләр бик соң бетте. Арыган килеш кичен диплом эше белән утырдым. Йокыга әз вакыт кала иде. Шуңа да карамастан барлык җиргә җитешергә тырыштым, - дип сөйли Гөлинә.
Финал “Энергетик” мәдәният сарае сәхнәсендә концерт формасында уза. Конкурсантлар “Күбәләк” җырын, татар халык биюен башкара, сөйләм теле буенча шигырьләр сөйли. Киемнәрен махсус тектерткән кызлар биш күлмәк алыштырырга да өлгерә. Аларны үз юнәлешләрендә танылган һәм Россия күләмендә югары бәя алган тугыз жюри әгъзасы бәяли. Араларында Яр Чаллы шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлахов, Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры, Россия дәүләт премиясе иясе Гөлзадә Руденко, “Казан егетләре” төркеменең элеккеге солисты Илнат Фәрхуллиннар да була.
- “Сабантуй гүзәле”нең җиңүчесе икәнлегемне ишеткәч, берничә секунд ышана алмыйча тордым. Таҗ, лента, туристик юллама, төрле сертификат, диплом биреп зурладылар үземне. Бүләкләгәндә кичергән хис-кичерешләремне сүз белән генә әйтеп бетерүе мөмкин түгел, - ди Гөлинә Илфат кызы.
Көндәшләрең көчле идеме соң дип соравыма елмаеп җавап кайтарды ул: “Кастинг үткән кызларны көндәш дип әйтү ялгыш булыр. Чөнки беренче көннән үк үзебезне көндәш итеп күрмәдек. Безнең арада дуслык иде, бер-беребезгә булыштык, киңәшләр бирдек”. Телевидение, радиода эшләп тәҗрибә туплаган, оста алып баручылар арасында нәкъ менә сүзгә тапкыр Гөлинәнең җиңү яулавы аның уңганлыгын, кыюлыгын, чибәрлеген, бу титулга лаек булуын раслый да инде!
Гомер буе спектакльдә уйнаган артистлар, танылган җырчылар, биючеләр сәхнәгә чыкканда дулкынланган кебек Гөлинә дә борчылдымы икән?
- Яшермим, сәхнәдә каушау хисе бар. Тик шунысы гаҗәп: тамашачы каршына баскач, сәхнә артында борчылып басып торулар онытыла. Куркуым бусаганың икенче ягында калды сыман. Син иреккә чыккан, саф һаваны сагынган кош сыман оча башлыйсың. Сәхнәдәге һәрбер мизгелне кадерләп, ләззәтләнеп, күңел аша үткәреп яшисең. Шушы мизгелләргә һәм, әлбәттә, минем өчен җан аткан тамашачыларыма, һәрдаим үзләренең файдалы киңәшләрен биргән, ярдәм кулы сузган әти-әниемә ихтирамымны белдерәм. Алар шушы чарага тагын да җылылык өстәде.
Гөлинәнең гаиләсендә һөнәри яктан сәнгать белән шөгыльләнмәсәләр дә, җырларга, биергә барысы да ярата икән. Кечкенәдән авыл клубындагы концертларда даими катнашкан, сәнгатькә тартылган кызчык зур сәхнәләрдә чыгыш ясармын, районның йөзек кашы булырмын дип уйламагандыр, мөгаен. Язмам героеның: “Сәнгать дөньяга якты караш тәрбияли ул, сәләтле кешеләр белән таныштыра”, - дигән сүзләрен хуплап, киләчәктә аңа иҗади уңышлар телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев