Кукмара районнына Миләүшә Шәрәфетдинова: «Эшем үземә ошый, әби-бабайларым да бик әйбәт»
Бүгенге көндә социаль хезмәткәрнең карамагында тугыз өлкән яшьтәге кеше бар.
Чишмәбаш авылыннан Миләүшә апа Шәрәфетдинова 2017 елдан бирле социаль хезмәткәр булып эшли. Бүгенге көндә аның карамагында тугыз өлкән яшьтәге кеше бар.
Ул аларга йорт-кура тирәсендәге эшләрендә генә булышып калмый, ә тәмле телен, җылы сүзләрен дә кызганмый. Миләүшәне догабыздан калдырмыйбыз, исән-сау гына була күрсен, ди аның карамагындагы әби-бабайлар.
«Тугызыбыз тугыз төрле бит, әле өлкәнәйгән саен холык-фигыль тагын да катлаулана бара: тегесе ошамый, монысы килешми... Ничек шулай барыбызны да көйләп бетерәдер бу Миләүшә, шаккатам. Инде туеп, эшен генә ташлый күрмәсен дип торам. Безнең бәхеттән туган бала бу. Кайбер кеше үз әти-әнисен дә карамый бит. Ә чит-ят кеше никадәр кадер-хөрмәт күрсәтә. Кешеләрне ихтирам итмәсәң, яратмасаң, бу эштә хезмәт куеп булмыйдыр ул. Мин аннан бер тапкыр да „юк“, „булмый“ дигән сүзне ишетмәдем. Кулы алтын, пешергән ризыклары ашап туйгысыз. Балта остасы да, психолог та ул безнең. Кибеттән азык-төлек, даруханәдән даруын алып кайта, кирәкле җиргә документларны да илтә», — диде Зур Сәрдек авылыннан Кадрия апа Хәлиуллина.
«Бөтенесен үзе белеп эшли, күрсәтәсе, өйрәтәсе юк. Ул тәрбияләгән гөлләр шау чәчәктә утыра. Тормыш иптәшем Рузияне дә карап соңгы юлга озатты. Миләүшәнең килгәнен көтеп алыр иде», — дип сүзгә кушыла Зур Сәрдектән Вәкил абый Сөләйманов.
Миләүшә апа тумышы белән Бакчасарай авылыннан. Сәрдекбаш мәктәбен тәмамлагач, Яңа Сәрдектә дуңгыз фермасында, аннан соң берничә ел мех фабрикасында хезмәт куйган. Ә кияүгә чыкканнан соң, кабат фермага эшкә килгән. Тормыш иптәше белән ике балага гомер биргәннәр. Иренең апасы вафат булганнан соң, аның беренче сыйныфта укучы кызын да тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер балаларның барысы да җиткән кыз-егетләр инде.
Әтиләре генә бу мизгелләрне күрә алмый, ун ел элек бакыйлыкка күчкән.
«Чишмәбашта социаль хезмәткәр булып эшләүче танышым декрет ялына киткәч, мин аның урынына урнаштым. Ул чыкканнан соң да бу хезмәтне калдырасым килмәде. Сабада укып, пешекче һөнәрен үзләштердем. Бүгенге көндә минем карамакта алты әбием, өч бабаем бар. Шуларның икесе — Зур Сәрдектә, калганы Чишмәбаш авылында яши», — диде Миләүшә апа.
Миләүшә апа эшкә кыш көне җәяү, ә җәен исә велосипедта йөри.
«Билгеләнгән график нигезендә эшлибез, атнага ике тапкыр Зур Сәрдеккә барам, ә калган көннәрдә үзебезнең авылда булам. Шулай ук күбрәк тәрбия сораган, озак вакытлы кайгырту системасына кергән өлкәннәр дә бар, алар янына көн саен киләм. Килешүдә нинди хезмәтләр башкарасы, вакыты — барысы да күрсәтелгән: кибеткә бару, даруханәдән дару алып кайту, идән, савыт-саба, газ плитәләре юу, баздан бәрәңге алып чыгу, түләүләр башкару һәм башкалар», — диде социаль хезмәткәр.
Әлеге эшләрнең барысы да Миләүшә апаны өендә дә көтеп тора. Әмма ул бер дә зарланмый.
«Иренмим мин. Эшем үземә ошый, әби-бабайларым да бик әйбәт. Җитәкчелек, хезмәттәшләрем белән дә килешеп эшлибез. Участок белгече Юлия Гыйлаҗева да — бик җайлы кеше, һәрвакыт ярдәм итә. Хезмәт хакларын да вакытында бирәләр, Аллага шөкер. Алга таба да сау-сәламәт булып, исән-сау эшләргә язсын», — диде ул һәм, велосипедына утырып, үзенең әбиләре янына җилдерде.
фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев