Кукмара район үзәк дәваханәсендә наркотик кулланган өчен 46 кеше исәптә тора
Шуларның 15е — «наркомания» диагнозы белән, ә 31е — профилактик исәптә.
Бүгенге көндә район үзәк дәваханәсендә наркотик кулланган өчен 46 кеше исәптә тора. Шуларның 15е — «наркомания» диагнозы белән, ә 31е — профилактик исәптә.
«Районда наркотиклар белән бәйле хәл тотрыклы булса да, исәпкә куелучыларның саны кимү ягына бармый. Аларның яртысы диярлек чит шәһәрләрдә яши, әмма тору урыны буенча Кукмарада теркәлгән. Шуның өчен дә өч ел район үзәк дәваханәсенең нарколог табибы күзәтүе астында торырга, билгеле бер вакытта билгеләнү өчен килергә тиеш булалар. Кабул итүгә килмиләр икән, гомер буе да исәптән төшерелмәскә мөмкиннәр. Быел табибка мөрәҗәгать итмәгән өч кешегә карата беркетмә төзелде. Андыйларга суд карары буенча кимендә 5–10 тәүлеккә кадәр тоткарлану яный. Без кайбер кешеләрне, тыелган матдә кулланганнарын белеп, нарколог янына үзебез алып киләбез. Анда исә анализлар алына, тикшерүгә җибәрелә. Кан яисә бәвелендә наркотик матдә ачыкланган очракта, профилактик исәпкә куелалар», — ди район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы урынбасары Илгиз Әхәтов.
Илгиз Әхәтов район территориясендә наркотик матдәләр белән бәйле булган бер очракка да тукталды:
«Кичке якта Дәүләт автоинспекторлары белән берлектә кизү торганда бер автомобильне туктаттык. Салонда биш яшь егет иде. Шуларның берсенең кесәсендә төргәккә салынган порошок сыман матдә табылды. Тикшерүдән соң аның наркотик булуы беленде. Әлеге егеткә карата җинаять эше кузгатылды. Калганнарыннан да анализлар алынды. Аларның да нәкъ шушы матдәне кулланган булулары ачыкланды. Райондаш егетләрнең бишесе дә район үзәк дәваханәсендә исәпкә куелды», — ди ул.
«Яшь егетләр үз гамәлләрен ничек аңлата соң?» — дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
«Берсе: „Авырыйм, булыша дип әйттеләр дә, шуңа кулландым“, — диде. Икенчесенең онытыласы, калганнарының татып карыйсы килгән. Тагын шуны да билгеләп үтим: яшьләрнең, гадәттә, 18–30 яшьлекләрнең күбесен җиңел акча эшләүгә кызыгу харап итә. Әйтик, наркотик матдә салынган төргәкне махсус урынга яшереп кую, ягъни „закладчы“ ролен башкарган өчен күпмедер суммада акча түләнә. Әмма аның ахыры һәрвакыт аяныч тәмамлана — бу хакта онытасы түгел. Без шул турыда халык белән очрашуларда, мәгариф учреждениеләрендә булган чараларда да укучыларга, студентларга һәрдаим сөйләп-аңлатып киләбез. Күптән түгел республика шәһәрләренең берсендә кукмаралыны курьер-закладчы буларак акча эшләгәндә полиция тоткарлады. Закон таләпләренә каршы килү иртәме-соңмы фаш ителә. Ялгыш адым гомер-гомергә синең артыңнан кара сакал сыман өстерәлеп бара, аның өчен бик кыйммәт түлисе була. Шуның өчен дә яшьләр акыл белән эш итсен иде», — ди Илгиз Нургаян улы.
Тиздән республикада «Мәк» оператив-кисәтү операциясе башланачак. Район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы урынбасары Илгиз Әхәтов белән шул хакта да сөйләштек.
«Операция барышында кыргый үскән дип саналган наркотиклы үсемлекләрне табып юк итү һәм республикага наркотиклар үтеп керү каналларын ябу бурычы куела. Узган елның көзендә районыбызның Олыяз авылында бер ир-ат тоткарланды. Ул кешеләрнең бакчаларына кереп, шуннан мәкләр җыеп йөргән була. Әлеге кешенең сумкасында мәктән тыш, кайнатканда салу өчен махсус сыеклык, хәтта табак та бар иде. Тикшерү вакытында аның элегрәк хөкем ителгән булуы, наркоман икәнлеге ачыкланды. Берничә ел элек ул кеше бакчаларга мәк орлыклары чәчеп йөргән була. Узган ел яңгырлар яугач, мәкләр яхшы булып тишелеп чыга. Шуның өчен үзе белгән кишәрлекләргә керә дә тиз генә мәкләрне өзеп чыга. Әлеге ир суд карары буенча үз җәзасын алды», — ди ул.
Илгиз Әхәтов, матурлыгына кызыгып, бакчаларда бөтенләй дә мәк чәчәге утыртмаска киңәш итә.
«Мәк ул ике төрле була. Берсе — декоратив, ә икенчесе — „йокы“ мәге (масличный мак). Икенчесен бөтенләй дә бакчага утыртырга ярамый. Әлеге мәкләрнең ике төре дә бер-берсенә бик охшаш. Аны бары тик махсус экспертиза юлы белән генә ачыкларга мөмкин. Төгәл итеп нинди төр мәк сатып алганыңны белмисең икән, башка төр чәчәкләргә өстенлек бирүең хәерле. Чөнки полиция тарафыннан тикшерү булган очракта, „белмәдем“ дигән сүз коткармаячак. Штраф күләме саллы. Шулай ук җинаять эше дә кузгатылуы бар. Мәк яки киндер үскән җирләр, наркотик, психотроп, көчле тәэсир итә торган агулы матдәләр тарату урыннары турында белсәгез, авыл җирлекләрендә таныш булмаган, карап торышка сәер кебек күренгән чит кешеләрне очратсагыз, район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена 02, 2-70-80 номерларына шалтыратуыгызны яисә минем шәхси номерга: 89083471513 хәбәргә чыгуыгызны сорыйм. Анонимлык гарантияләнә», — ди полиция начальнигы урынбасары.
фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев