Кукмара өченче урта мәктәбе территориясендә белем йорты белән янәшә яңа бина салына
Төзелеш эшләре «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы кысаларында алып барыла.
Кукмара өченче урта мәктәбе территориясендә белем йорты белән янәшә яңа бина салына. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы буенча башкарылучы төзелеш эшләре белән мәктәп директоры Диләрә Ганиева таныштырды.
«Бүгенге көндә шәһәрнең өченче урта мәктәбендә ике сменада 1023 бала белем-тәрбия ала. Шуларның 455е — башлангыч сыйныфлар. Мәктәпнең гомуми мәйданы 3284 квадрат метрны тәшкил итә. Балалар саны күп булганлыктан, әлеге бина бик кечкенә. Шуның өчен дә икенче-өченче, алтынчы-җиденче сыйныфлар икенче сменада укырга мәҗбүр. Мондый төр укыту процессы балаларга гына түгел, укытучыларга һәм әти-әниләргә дә уңайсыз. Проблеманы хәл итү өчен, без инде шактый еллар яңа башлангыч мәктәп төзү турында хыялланган идек. Район башлыгы Сергей Димитриевның тырышлыгы белән федераль программага кердек, һәм узган елның декабрендә төзүчеләр эшкә дә кереште. Ни өчен нәкъ менә башлангыч мәктәп соң? Минем әлеге сорауга да җавап биреп узасым килә. Билгеле булганча, белем алуга төп нигез, укуга, фәннәргә мәхәббәт нәкъ менә кечкенә сыйныфларда салына. Әгәр укытучы баланың кызыксынуларын үстереп, аңа мөмкинлекләр бирә икән, ул алга таба да үз юлын таба алачак», — ди Диләрә Хәким кызы.
Белем йорты җитәкчесенең сүзләренә караганда, яңа мәктәп 375 балага исәпләнгән. Проектта иркен һәм якты, заманча 16 сыйныф бүлмәсе (һәр сыйныфка — дүртәр кабинет), туган тел, инглиз теле, психолог, логопед, өстәмә белем бирү, озынайтылган көн төркеменә йөрүчеләр өчен уен кабинетлары, китапханә, спортзал, 228 урынлык актлар залы, 188 бала сыешлы ашханә, релаксация, махсус ял итү зоналары бар.
«Яңа мәктәпнең һәр почмагы, һәр бүлмәсе иң яхшы дизайн проектлары белән эшләнелеп, җиһазландырылган булырга тиеш. Төзүчеләргә исә быелның 1 сентябренә эшне төгәлләү һәм файдалануга тапшыру бурычы куелды. Өлгерә алсалар, ике бинаны коридор белән тоташтыру планы да бар. Анысын инде вакыт күрсәтер. Яңа бинага 650 свай кагылды. Төзүчеләр нигезен сала башлады. Төзелеш мәйданчыгыннан ерак түгел, шактый гына күпкатлы йортлар урнашкан. Эш барышында шау-шу күп булгач, аларга уңайсызлыклар да туадыр. Әмма бүгенге көнгә кадәр беркемнең мәктәпкә зарланып килгәне булмады. Бу эшләрнең вакытлыча икәнен аңлаган өчен рәхмәтем зур», — ди Диләрә Ганиева.
Мәктәп директоры белән территорияне төзекләндерү, өлкән буынның биш дистә еллык каеннарны кисүне шактый авыр кабул итүе хакында да сөйләштек.
«Безнең белем йортының 50 еллык тарихы бар. Аны төзегән вакытта территориянең күп өлешенә каен агачлары утыртылган булган. Килешәм, алар бик матур һәм минем өчен дә якын иде. Әмма һәрнәрсәнең, шулай ук каеннарның да гомере һәм вакыты бар. Мәктәпкә агрономнар килеп, әлеге агачларның һәммәсенең дә чирле икәнен әйтте. Тыштан карап торышка алар күркәм, киң ябалдашлы, әмма барысының да үзәкләре черегән, аларны инде дәвалап та булмый. Аннары каенның тамыры да бик өстә, һәм ул шактый озын. Агачларның тамырлары хәтта мәктәп бинасының нигезенә кадәр килеп җитеп, фундаментка зыян сала башлаган иде. Шулай ук берничәсе көчле җил вакытында ауды да. Бәхеткә каршы, кешеләргә, бинага зыян килмәде. Барысын да уйлап, иминлекнең беренче урында икәнлеген истә тотып, агрономнарның күрсәтмәсе нигезендә без аларның һәммәсен кисәргә, дигән нәтиҗәгә килдек. Әлеге каеннарны утырткан өлкәннәрне дә чакырдык. Алар да агачларның черегән икәнен үз күзләре белән күрә алды. Әмма бу белем йортының территориясе бернинди агачсыз кала, дигән сүз түгел. Яңа мәктәп проектында агачлар бихисап һәм күптөрле. Без ветераннар аллеясе ясарга, ял зоналарына алмагачлар утыртырга телибез. Аларның һәрберсен билгеле бер формада һәм зурлыкта кисеп торачакбыз. Мәктәп һәм балалар бакчасы каршындагы тукталышка килгәндә, анда шулай ук төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре көтелә», — ди ул.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев